Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабыйларга кадәр окоп шәмнәре ясый. Татарстанда балаларны сугышка ничек эшләтәләр


Балалар мәктәптә окоп шәмнәре ясый. Иллюстратив фот
Балалар мәктәптә окоп шәмнәре ясый. Иллюстратив фот

Русиянең Украинага каршы сугышына хезмәт итүдә Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентларны күпләп җәлеп итәләр. Алай гына түгел, соңгы вакытта балалар бакчаларына йөрүче сабыйларны "патриотик тәрбия" дигән сылтау белән хәрбиләр өчен кирәк-ярак әзерләтә башладылар. Балигъ булмаган балалар хезмәт дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш вакытта окоп шәме, мина "койрыгы", маскировка челтәре, хәрбиләр өчен пижама һәм башка кирәк-яраклар ясый. Студентлар җилкәсенә дрон кебек кеше үтерүче корал җиһазы җитештерү төшә. Азатлык Татарстан балалар бакчалары, мәктәпләре һәм уку йортларында балаларны сугышка хезмәткә ничек җәлеп итүләрен өйрәнде.

"УКУЧЫЛАР СОЛДАТЛАРГА ЯРДӘМ ИТҮЧЕ БАРЛЫК ЭШЛӘРГӘ ДӘ БИК ҖИТДИ КАРЫЙ"

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 101нче мәктәп даими төстә хәрбиләргә кирәк-яраклар ясый. Монда укучыларны һәм аларның ата-аналарын окоп шәме, маскировка челтәре, мендәрләр, "коры душ" өчен сөлгеләр һәм хәтта чәкчәк әзерләтәләр. Белем бирү оешмасының рәсми бите дә, "Вконтакте"дагы аккаунты да сугышка ярдәм итү хәбәрләре белән тулган. Мәктәптә сугыш волонтерлары төркеме булдырылган. Күп кенә эшләрне шулар исеменнән алып баралар.

101нче мәктәптә һәр шимбә укучыларны дәресләрдән соң окоп шәме һәм маскировка челтәрләре ясатырга калдыралар. Мәсәлән, 17 февральдә 300 данә шәм әзерләнгән. Сугышка җибәрү өчен 717 шәм ясалуы хәбәр ителә. Шәмнәрне инде 9 ай ясыйлар.

Ни өчен окоп шәме?
Татарстанда укучыларны иң күбе окоп шәме ясатуга җәлеп итәләр. Бүген Украина сугышын Беренче дөнья сугышындагы позицион сугышка, яки окоп сугышына тиңләүләр турында еш ишетелә. Русия хәрбиләрендә окоп шәмнәренә ихтыяҗ зур диелә. Сугышчылар алар белән җылына, ризык җылыта, киемнәрен корыта. Мондый шәмнәр 8-10 сәгать яна ала, диелә 101нче мәктәп сайтында.

"Шәмнәргә ихтыяҗ бик зур", дип язалар мәктәпнең "Вконтакте" битендә. Бу эштә алар Татарстан сәнәгать оешмалары һәм православ чиркәүләре белән хезмәттәшлек итә. Чимал белән "Нәфис косметикс" ширкәте, Казан, Биектау һәм Яшел Үзән чиркәүләре тәэмин итүе күренә.

Мәктәп аккаунтында фронт белән элемтәләр урнаштырылуын яшермиләр. "Солдатлардан зур булмаган мендәргә заказ килде", дип яза алар һәм укучыларның ничек мендәр ясаулары белән уртаклашалар.

101нче мәктәп укучы кызларын "коры душ" өчен сөлге әзерләткәннәр.

"Укучылар безнең солдатларга ярдәм итүче барлык эшләргә дә бик җитди карый! Бүген балаларны инфантиль дип юкка әйтәләр. Яхшы алар, акыллы… Иң мөһиме — мотивацияләп торырга яннарында өлкәннәр булырга тиеш" дип әйтелә хәбәрдә.

Укучыларны, аларның ата-аналарын сугыш өчен башка кирәк-яраклар әзерләүдә дә катнаштыралар. Мәсәлән, 70 килограм чәкчәк пешергәннәр. Татлы ризыкны шундук хәрбиләргә җибәргәннәр. Мәктәптә узган "Ярмарка Добра" ярминкәсендә укучылар өйләреннән алып килгән тозланган яшелчә, тәм-том, кул эшләнмәләре саткан. Алар уртача 50-100 сум тора. Аннан җыелган керемне сугышчыларга җибәрүләре турында хәбәр ителә.

101нче мәктәпнең сугыш өчен җитештерү мәйданына әверелүенә мәктәпнең мөдире Татьяна Петрова зур өлеш кертә. Ул социаль челтәрдә милитаристик рухтагы хәбәрләр язып утыра һәм укучыларны, ата-аналарны ярдәм итәргә өнди. Ул "ЧВК Вагнер", "ДНР", "ЛНР" төркемнәренә, Русия президенты ярдәмчесе һәм яңа тарих дәреслеге авторы, татарларны "ясак суыручылар" дип атаган Владимир Мединский битенә язылган. Петрова хәтта үзе дә сугышка барып укучылар ясаган кирәк-яракларны тапшырган, "Тимер" батальоны белән очрашкан. Март башында мәктәп мөдире кабат сугышка барырга ниятләвен язды.

Петрова халыктан акча җыеп "УАЗ" машинасы сатып алуларын хәбәр итте. Аны 90нчы танк дивизиясенең 400нче полкы сораган булган. Узган ел да машина сатып алган булганнар.

Мәктәп мөдире "Реальное время"га сөйләвенчә, Русия хәрбиләренә ярдәм итү чыгымнары укучылардан, ата-аналардан, укытучылардан җыелган акча хисабына каплана.

"Ата-аналар күпме китерә ала, шуның кадәр була — ярма, азык-төлек. Балалар һәйрия ярминкәләрендә акча эшли — татлы ризыкларны ничек алып бетерүләрен белсәгез", дип сөйләгән ул.

ШӘЙМИЕВ МӘКТӘБЕ ДӘ ОКОП ШӘМНӘРЕ ЯСАУ ОСТАХАНӘСЕНӘ ӘЙЛӘНӘ

Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев проекты — "Адымнар" күптелле мәктәпләрендә дә укучыларны сугыш өчен хезмәт итүгә җәлеп итәләр. Быел 23 февраль бәйрәме алдыннан 4Н сыйныфы өчен окоп шәме ясауда остаханә үткәргәннәр. Бу татар теленә басым ясап белем бирүче Бондаренко урамындагы мәктәпнең бүлеге. Остаханәгә ата-аналарны да чакырганнар.

"Хәзер балалар шәм ясау технологиясен белә һәм өйдә үзләре дә ясый ала", диелә мәктәп хәбәрендә.

6Б сыйныфында укучыларын да технология дәресендә окоп шәмнәре ясатканнар.

"Без башка сыйныфларда да шәм ясауны дәвам итәбез, Алда — күп эшләр…" дип яза мәктәпнең Telegram-каналы.

Башлангыч сыйныфларга исә, әлегә "Ватанны саклаучылар" өчен дип рәсем һәм хатлар яздырталар.

ПИЖАМА, МЕНДӘР, ҖӘЙМӘЛӘР

Әлмәт шәһәренең 5нче гимназиясе укучыларына сугышчылар өчен урын-җир кирәк яраклары, пижамалар тектертәләр. Мәктәптә махсус остаханә булдырганнар, анда 20 укучы катнаша диелә.

Әлмәт телевидениесе хәбәр итүенчә, укучылар 165 җәймә, 230 мендәр, 2 чатыр һәм 4 саклау япмасы теккән. Әзер кирәк яракларны "Ассоль" штабына тапшыралар, алар үз чиратында аны сугышка җибәрә.

Сугышка хезмәт итүне технология укытучысы Нина Милослова оештырган. Ул укучылар ихтыяри төстә хәрбиләргә ярдәм итәргә булды дип сөйли.

"Балалар минем нәрсә белән шөгыльләнгәнне күрде һәм әкренләп миңа кушылды", ди ул.

Тукымаларны ата-аналардан алдырталар. Бу да ихтыяри эшләнә диелә.

АВЫЛ МӘКТӘПЛӘРЕ: ОКОП ШӘМЕ, КУЛТЫК ТАЯГЫ

Авыл мәктәпләрендә дә укучыларны сугыш өчен кирәк яраклар әзерләүдә күпләп җәлеп итәләр. Монда иң күбе окоп шәмнәре ясыйлар.

Ел башында Яңа Чишмә районының Волчья Бистәсе авылы укучылары окоп шәмнәре ясавы турында район хакимиятенең Telegram каналы хәбәр итте.

"Без бу шәмнәрнең нәрсә өчен кирәклеген һәм сугышчыларга нинди ярдәм бирәчәген аңлыйбыз, шуңа да чын күңелдән ясадык", дигән 8нчы сыйныф укучысы Лера Зубатова.

Кукмара районының Пүчинкә-Сутер удмурт авылында сугыш башлану белән Русия хәрбиләренә ярдәм итә башлаганнар. Башта маскировка челтәре әзерләгәннәр, токмач кискәннәр. Хәзер бу эшкә мәктәпне җәлеп иткәннәр, дип хәбәр итте "Татар-информ". Укучылар күпләп окоп шәмнәре ясый.

"Балаларны һуманитар ярдәм җыюга чакыру белән алар актив төстә катнаша. Алардан ни сорыйсың, шуны рәхәтләнеп китерә", дип сөйләгән мәктәпнең удмурт теле укытучы Владимир Әхмәтов.

Зәй районының Александр Бистәсе авылында яраланган хәрбиләргә култык таягы ясаталар. Бу эшне мәктәпнең технология укытучысы Нияз Һадиуллин оештырган.

Узган елның декабрендә алар 25 пар култык таягын сугышка җибәрергә җыенулары турында хәбәр иткән. Моны укучылар ике атна эчендә эшләгән.

Һадиуллин сөйләвенчә, бу эш белән шөгыльләнергә аңа авылдашлары тәкъдим иткән. Соңрак мәктәп укучылары да дәресләрдән соң килеп катнаша башлаган дип сөйләгән ул.

"Төрле яшьтәге укучылар килә, малайлар да, кызлар да. Аларның ярдәм итү теләге зур, бу аларга кызык, энергияләре күп", ди ул.

Укучы егетләр таякларны шомарта, кызлар исә — этикетка ябыштыра. Бер култык таягын ясар өчен 2 сәгать вакыт кирәк.

Шулай ук кучыларны окоп шәмнәре ясауга да җәлеп итәләр. Район газеты мәктәптә 1 мең данә шәм ясаулары турында язып чыкты.

Мәктәп бу эшләр укудан тыш вакытта гына башкарыла дип ышандыра.

МАМАДЫШ СУГЫШ КОРАЛЫ ӘСБАБЫ ЯСЫЙ

Мамадышның 2нче лицеенда укучы балаларга иҗат түгәрәгендә Украинадагы сугыш өчен кирәк-яраклар ясатулары турында хәбәр узган елның ноябрендә чыкты. Бу хакта Азатлык та язды. Башка мәктәпләрдән аермалы, биредә турыдан-туры кеше үтерүче кораллар өчен әсбаплар әзерләнде. Бу — миналарга "койрыклар".

"Миналар өчен койрыкны квадрокоптер астына эләләр. Йөген ташлаган чакта, койрык аңа һавада бөтерелмичә туп-туры һәдәфкә очарга булыша", дип аңлата журналист "Мамадыш 24" телеканалында чыккан репортажда.

Моннан тыш, мәктәп укучыларын яраны кысып торырга турникет һәм дару апмулаларын ватмыйча саклап йөртү өчен савытлар ясауга да җәлеп иттеләр.

Видеода мәктәп укучылары пластик эшләнмәләрдә кирәкле тишекләр ясый һәм аларны шомартып ышкый. Журналист белән сөйләшкәндә бер укучы койрыклар снарядларга һәдәфләргә туп-туры килеп эләгергә булыша ди. Икенче укучы исә үзе җыйган пластик турникетны яраланганнарга ничек кулланасын күрсәтә.

БАЛАЛАР БАКЧАЛАРЫНА ЙӨРҮЧЕЛӘРНЕ ДӘ ҖӘЛЕП ИТӘЛӘР

Сугышка хезмәт итүгә инде балалар бакчаларын да җәлеп итә башлаулары күренә. Бу хакта хәбәрләрне берьюлы берничә районда күрергә мөмкин.

Зәйдәге "Радуга" балалар бакчасына йөрүче сабыйларны шәм ясарга өйрәтүне оештыручылар "патриотик тәрбия" дип аңлаткан.

"Минем өчен сабыйларның изге эшкә алынуы бик дулкынландыргыч. Бу бит патриотик тәрбия", дип сөйләгән бакчага йөрүче баланың анасы Юлия Минина.

"Балалар куллары белән ясалган шәмнәр җан җылысы символы кебек һәр солдатны җылытыр дип өметләнәбез", дигән балалар бакчасы мөдире Алина Гончарова.

Түбән Кама районының Сокрау авылы китапханәсендә "Аленушка" балалар бакчасы һәм яшьләр өчен окоп шәмнәре ясау остаханәсе оештырганнар. Балаларга хәрбиләр өчен шәмнәрнең ни кадәр мөһим булуы турында сөйләгәннәр. Остаханәдә барлыгы 100 шәм ясаганнар.

Шундый ук мисалны Буа районында да күрергә була.

УКУ ЙОРТЛАРЫНДА: ДРОННАР, "ИСӘН КАЛУ БЕЛӘЗЕКЛӘРЕ"

2023 ел җәендә Татарстанда иран дроннарын җыюда балигъ булмаган студентларны җәлеп иттеләр. "Алабуга Политех" уку йортында белем алучыларны "Алабуга" икътисади зонасында да Украинага һөҗүм итү өчен дроннар, ягъни кеше үтерүче коралны җитештерүдә кулланды.

Яшүсмерләрне "дуаль програм" нигезендә белем белән кызыктыралар. Уку йорты бу проект кысаларында сыйфатлы белем эстәү белән беррәттән 70 мең сумга кадәр хезмәт хакы алып яшәүне дә вәгъдә итте. Журналистлар мәгълүматынча, студентлар аена уртача 30-40 мең сум ала. Әмма моның йокысыз берничә көн эшләргә туры килә аларга.

2023 елның ноябрендә Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә Украинадагы сугышта катнашучы Русия хәрбиләре өчен дип студентлардан "исән калу минлек беләзекләре" үрдерделәр. Бу беләзек өч метрлы баудан ясала. Гадәттән тыш хәлләр булган чакта аны жгут буларак кулланырга мөмкин.

Беләзек үрүгә 75ләп кешене җәлеп иткәннәр, аларның 15енең якын туганнары сугышта катнаша диелде.

Узган елның октябрендә Норлат аграр техникумы студентлары 500ләп окоп шәме ясаган.

Бүген Татарстанның төп уку йорты — Казан федераль университетында нигездә ихтыяри студенталарны һуманитар ярдәм җыюда җәлеп итәләр. Бу хакта КФУ телевидениесе даими хәбәр итеп тора.

2022 елның октябрендә КФУ студентларына Украинадагы сугышка баручы Русия хәрбиләренә кием тектертә башладалыр. Студентлар иртән белем ала, кичен остаханәдә тегү белән шөгыльләнә диелде. Бу эшкә дистәдән артык студентны җәлеп иттеләр. Киемнәрне Татарстан ихтыяриларыннан оешкан "Алга", "Тимер" батальоннары сугышчыларына, мобилизациягә эләгүчеләргә тапшырачаклар диелде.

  • "Сибирь.Реалии"га сөйләгән белгеч (исеме иминлек хакына әйтелми) әйтүенчә, укучыларны һәм студентларны сугыш өчен эшләтүнең ике сәбәбе бар: "балаларны милитаризацияләү" һәм эшче көчләр кытлыгын каплау. Эксперт укучыларны хезмәт килешүе төземичә эшләтәләр ди. "Бу эш бирүчегә бала хезмәтен куллану куркыныч тудыра, шуңа да балигъ булмаган яшьләр документсыз эшли", ди ул.
  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң белем бирү системы милитаристик рухка күчте. Шул исәптән мәктәпләрдә укучыларның башлангыч хәрби әзерлек дәресләрендә пилотсыз очкычларны сугышчан куллану нигезләрен өйрәнә башлаячагы да билгеле булды.
  • Моңа кадәр мәгариф белгече Марат Лотфуллин моны "бүгенге сәясәтнең бер өлеше һәм бу сугышка әзерләнү" дип белдергән иде Азатлыкка. "Хәрби әзерлек дәресләренең нәрсә икәнен беләбез инде. Балалар дроннар өйрәнәчәк. Бүген безнең илгә солдатлар кирәк. Мәктәп солдат әзерләүгә юнәлтелгән. Хәзер абортларны туктатырга җыеналар. Солдалар җитми. Безнең дәүләт зур сугышка әзерләнә, бу шуның бер адымы", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG