Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хакимиятләре мәктәпләргә дроннар проектлау җиһазлары сатып алырга мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзерге вакытта Русия мәктәпләре пилотсыз очкычларны проектлау өчен җиһазлар сатып ала. Бу хактагы мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан. Алмаш өлешләрне ОБЖ дәресләрендә,"пилотсыз очучы җиһазларны куллану нигезләре" програмы кысаларында кулланачаклар диелә. 

Татарстан хакимиятләре мәктәпләргә плиотсыз очкычларны проектлау өчен җиһазлар сатып алу мәсьәләсен карый. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министрлыгына сылтанып "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Министрлыкта аңлатуларынча, хәзерге вакытта республикада авиатөзелеш сыйныфлары бар, әмма әлегә очу җиһазларын проектлау мәсьәләсе хәл ителмәгән.

"Республикада авиатөзелеш сыйныфлары һәм "Инженер республикасы" проектына кергән мәктәпләр бар. Өстәмә җиһазлар, шул исәптән пилотсыз очкычларны проектлау өчен кирәклеләрен дә сатып алу мәсьәләсе өйрәнелә", дип белдергәннәр министрлыкта "Реальное время"га.

Хәзерге вакытта Русия мәктәпләре пилотсыз очкычларны проектлау өчен җиһазлар сатып ала. Mash Тelegram-каналы мәгълүматынча, бу хактагы мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан. Алмаш өлешләрне ОБЖ (тормыш иминлеге нигезләре) дәресләрендә,"пилотсыз очучы җиһазларны куллану нигезләре" програмы кысаларында кулланачаклар диелә.

  • Быелдан хәрби әзерлек дәресләрендә укучылар Калашников автоматын сүтеп җыярга, сугыш вакытында үзеңне ничек тотарга өйрәтәчәкләр. Шулай ук балаларга дроннарның "төрләрен, нәрсә өчен кулланыла алуын, ничек корылган булуын, техник характеристикаларын, дошманның пилотсыз очкычына каршы тору ысулларын" өйрәтергә телиләр.
  • Мәгариф белгече Марат Лотфуллин моны "бүгенге сәясәтнең бер өлеше һәм бу сугышка әзерләнү" дип саный. "Хәрби әзерлек дәресләренең нәрсә икәнен беләбез инде, — ди ул. — Балалар дроннар турында өйрәнәчәк. Бүген безнең илгә солдатлар кирәк. Мәктәп солдат әзерләүгә юнәлтелгән. Хәзер абортларны туктатырга җыеналар. Солдалар җитми. Безнең дәүләт зур сугышка әзерләнә, бу шуның бер адымы", диде ул Азатлыкка.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели ди. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG