Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бүген мәктәп солдат әзерләүгә юнәлтелгән"


Мәскәү мәктәпләренең берсендә Русия байрагын күтәрү чарасы, 2022 елның сентябре
Мәскәү мәктәпләренең берсендә Русия байрагын күтәрү чарасы, 2022 елның сентябре

Яңа уку елы башланырга ике атна вакыт калды. Узган ел мәктәпләрдә башланган милитаристик рух быел тагын да көчәер дип көтелә. Укучылар тарих дәресендә Русиянең Украинага каршы сугышын Путин карашыннан чыгып өйрәнәчәк, барлык мәктәпләр дә бердәм програм нигезендә укытачак, балалар хәрби әзерлек узачак һәм хезмәткә тартылачак. Азатлык мәктәпләрдә кертеләчәк төп үзгәрешләр хакында белешмә җыйды һәм белгечләр белән сөйләште.

БЕРДӘМ ПРОГРАМНАР

Мәгариф өлкәсендә төп үзгәреш — яңа уку елыннан барлык мәктәпләр дә бердәм белем бирү програмына күчә башлый. Бу әлегә урыс теле, әдәбият, тарих, җәмгыять белеме, география һәм тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) дәресләренә кагыла. Русиянең бөтен төбәкләрендәге укучылар да бертөрле белем һәм бер үк дәреслекләрдән белем алачак диелә. Русия рәсмиләре бу укучыларга бер мәктәптән икенчесенә күчүне җиңеләйтәчәк ди. Шулай ук Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) сораулары да шул програмга нигезләнеп төзеләчәк.

Бу үз чиратында мәгариф өлкәсенә үтеп кергән милитаристик рухны көчәйтә. Укучылар тарих дәресендә Украина сугышын ялган пропагандадагы мәгълүматлар белән өйрәнәчәк. Тормыш иминлеге нигезе дәресләрендә сугышырга ук әзерләнәчәк. Моннан тыш, урыс теле һәм әдәбияты дәресләре саны артачак.

Мәктәпләр әкренләп биш көнлек укуга күчәчәк диелә. Бу үз чиратында ихтыяри өйрәтелүче татар теле сәгатьләрен тагын да киметергә мөмкин.

"Мәгариф" берләшмәсе башлыгы Марат Лотфуллин Азатлыкка сөйләвенчә, мәгариф системы Совет берлегенә таба юл алуын күрсәтә.

Бөтен мәктәп тә бертөрле програм белән укытачак. Бу мәгарифнең сыйфатына зыян китерә

— Мәгариф канунында укыту програмын мәктәп үзе төзи ала дип язылган, — ди ул. — Андый мөмкинлек юкка чыгарылыр дип уйлыйм. Бөтен мәктәп тә бертөрле програм белән укытачак. Бу мәгарифнең сыйфатына зыян китерә. Балаларның хокуклары бер булса да, сәләтләре бер-берсеннән аерыла. Белем биргән вакытта аны исәпкә алырга кирәк. Болай эшләмәсәләр, бу зыянга булачак. Әлеге эш күптәннән алып барыла. Белем програмнары сәләтле балаларга исәпләнмәгән. Кеше ничек укыса да, аңа "икеле" куймыйлар һәм ул ун ел укып аттестат ала. Өлгереш исә укытучыларны боза. Алар үз эшен күрсәтер өчен билгеләрне күтәреп куя. Бу Русиягә зыян китерә торган әйбер. Без аның нәтиҗәләрен күрә башладык инде.

Татар теле дәресләре инде болай да кимеп бетте. Дәресләр саны бер-ике сәгать калган. Бу күз буяр өчен генә эшләнә. Болай телне укытып булмый.

Биш көнлек укуга күчәрләр дип уйлыйм. Бу — ата-аналарның һәм мәктәпнең хокукы. Безнең халыкка белем кирәкми бит.

БЕРДӘМ ТАРИХ ДӘРЕСЛЕГЕ

Бу уку елында иң зур бәхәс тудырган дәрес — бердәм тарих дәреслекләре эшкә җигелә башлый. Бу бердәм белем бирү програмнары кысаларында эшләнде. 11нче сыйныф укучылары өчен китапны МГИМО ректоры Анатолий Торкунов һәм Русиянең элекке мәдәният министры, татарларны "ясак суыручылар" дип атаган Владимир Мединский язган.

Яңа хезмәттә 70нче, 80нче, 90нчы һәм 2000нче еллар тарихы үзгәртеп язылган. Аерым урын Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруына да бирелгән.

  • Дәреслекләрдә Украина "ультрамилләтчел дәүләт" дип атала. "Бүген Украинадагы башка карашлар катгый рәвештә эзәрлекләнә, оппозиция тыела, урыска бәйле барлык әйберләр дә дошман дип игълан ителә", дип аңлатма бирелә китапта.
  • Китапта Украина сугышы күрсәтелгән видеоларга ышанмаска чакыралар. "Махсус төшерелгән ролик, фейк фото һәм видеолар җитештерүдә дөнья индустриясе туктаусыз конвейер кебек эшли", дип кисәтәләр.
  • Русиягә карата кертелгән санкцияләргә һәм дәүләтнең активлары туңдырылу турында: "Русия дәүләте активы Көнбатыш тарафыннан урланды" дип әйтелә.
  • Дәреслекләрдә Горбачев чоры тәнкыйтьләнә. 90нчы еллардагы демократик үзгәрешләр һәм СССРның таркалуында "милләтчеләр һәм сепаратистлар" гаепләнә.

Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң чит илгә китәргә мәҗбүр булган Чаллы шәһәренең элекке тарих укытучысы Рушан Вәлиуллин дәреслекләр "русиядәге телешоу"ны хәтерләтә ди.

— Параграфта дистәләгән мең кешенең үлүе һәм яралануы, илдә хәрби цензура кертелүе, эмиграция дулкыны һәм хакимияткә ошамаган башка темалар турында берни әйтелмәгән. Тарих барысын да үз урынына куяр дип ышанам, — диде ул Idel.Реалии-га.

Бер ай элек Татарстан мәгариф министрлыгында яңа тарих дәреслекләре әлегә килмәвен әйткәннәр иде. Балык бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылы мәктәбенең тарих укытучысы Рамазан Кәбиров бүгенгә кадәр яңа дәреслекләр авыл мәктәбенә килеп җитмәде дип белдерде Азатлыкка. Шуңа да ул үз фикерен әйтүдән тыелып торды.

Казандагы яшь тарихчы аноним төстә яңа дәреслекләргә үз аңлатмасын бирде. Аныңча, Украина сугышы турында язылган пропагандистик фикерләрдән кала, ХХ гасыр тарихына да зур үзгәрешләр кертелгән.

Мондый пропагандистик дәреслек мәгариф системын җимерә генә

— Сталин репрессияләре турыдан-туры акланмаса да, бу чорда шундый вазгыять булган дигән аклану бар, — ди ул. — Совет берлегендәге диcсидент хәрәкәте нык тәнкыйтьләнә. Элек бу дәреслекләрдә юк иде. Совет берлеге җимерелүе бары тискәре яктан күрсәтелә. Иң мөһиме — мәктәптә укытылган дәреслекләрдә факт һәм ике як та күрсәтелергә тиеш. Монда бер генә фикер бар. Беренчедән, бу кеше хокукларын боза. Икенчедән, мин моны буш эш дияр идем. Тарих белән кызыксынучы интернеттан бу вакыйгаларны өйрәнә башлагач, башка фактлар һәм фикерләр укый. Шуңа да бу дәреслекләргә карата ышанычны бетерәчәк. Мондый пропагандистик дәреслек мәгариф системын җимерә генә. Бер-ике елдан вазгыять үзгәрер һәм кабат яңа тарих дәреслекләреннән өйрәнә башларбыз дип уйлыйм.

БАЛАЛАРНЫ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕК КӨТӘ

Киләсе уку елыннан Тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) дәресендә укучыларны хәрби әзерлеккә өйрәтә башлыйлар. 2024-2025 уку елында бу дәрес "Иминлек нигезе һәм Ватанны саклау" дип үзгәртеләчәк. Уку програмын төзүгә Русия саклану министрлыгы да җәлеп ителгән.

Быелдан хәрби әзерлек дәресләрендә Калашников автоматын сүтеп җыярга, сугыш вакытында үзеңне ничек тотарга өйрәтәчәкләр. Шулай ук балаларга дроннарның "төрләрен, нәрсә өчен кулланыла алуын, ничек корылган булуын, техник характеристикаларын, дошманның пилотсыз очкычына каршы тору ысулларын" өйрәтергә телиләр.

Мәгариф белгече Марат Лотфуллин моны "бүгенге сәясәтнең бер өлеше һәм бу сугышка әзерләнү" дип саный.

Мәктәп солдат әзерләүгә юнәлтелгән

— Хәрби әзерлек дәресләренең нәрсә икәнен беләбез инде, — ди ул. — Балалар дроннар турында өйрәнәчәк. Бүген безнең илгә солдатлар кирәк. Мәктәп солдат әзерләүгә юнәлтелгән. Хәзер абортларны туктатырга җыеналар. Солдалар җитми. Безнең дәүләт зур сугышка әзерләнә, бу шуның бер адымы.

ҖӘМГЫЯТЬКӘ ФАЙДАЛЫ ХЕЗМӘТ

Бу уку елыннан укучыларны "җәмгыятькә файдалы хезмәт"кә җәлеп итәчәкләр. Бу карарны Владимир Путин имзалады. Эшләүдән баш тарткан укучыларга кисәтү ясалачак. Берничә тапкыр тәртип бозса, мәктәптән куарга мөмкиннәр. Бу башлангыч сыйныф укучыларына, сәламәтлеге чикле балаларга һәм 15 яше тулмаганнарга кагылмаячак.

Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин ата-аналар үз балаларын "җәмгыятькә файдалы хезмәт"тә катнашудан саклап кала алмаячак диде.

Балалар мәктәпләрдә һәм аның биләмәләрен җыештыруда җәлеп ителәчәк. Шул ук вакытта укучыларны авыр эшләр башкарырга мәҗбүр итәрләр дигән шик бар. Әйтик, быел Уфаның 51нче мәктәбендә балалар төзелеш чүбен җыештырды. Алар ел дәвамында эшләгән дип яздылар.

  • Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
  • Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
  • Хакимиятләр кушуы белән Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр дүшәмбе иртәсендә байрак күтәрәләр һәм гимн җырлыйлар, "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес укыталар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG