Accessibility links

Татарстанда мәктәп укучыларыннан Украинадагы сугыш өчен кирәк-яраклар ясатканнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Укучыларның сугышта катнашучы "якташларына ярдәм күрсәтүе" турындагы репортаж җирле "Мамадыш 24" телеканалында чыкты.

Мамадышның 2нче лицеенда укучы балаларга иҗат түгәрәгендә Украинадагы сугыш өчен кирәк-яраклар ясатканнар. Әйтик миналарга "койрыклар", яраны кысып торырга турникет һәм дару апмулаларын ватмыйча саклап йөртү өчен савытлар.

Укучыларның сугышта катнашучы "якташларына ярдәм күрсәтүе" турындагы репортаж җирле "Мамадыш 24" телеканалында чыкты.

"Миналар өчен койрыкны квадрокоптер астына эләләр. Йөген ташлаган чакта, койрык аңа һавада бөтерелмичә туп-туры һәдәфкә очарга булыша", дип аңлата репортажда беренче җайланма турында журналист.

Аның сүзләренчә, мина койрыкларын, турникетларны һәм контейнерларны 3D-принтерларда ясыйлар. "Сигез эшләнмәне принтердан чыгару өчен 9-10 сәгать китә", дип сөйли репортаж авторы.

Видеода мәктәп укучылары пластик эшләнмәләрдә кирәкле тишекләр ясый һәм аларны шомартып ышкый. Журналист белән сөйләшкәндә бер укучы койрыклар снарядларга һәдәфләргә туп-туры килеп эләгергә булыша ди. Икенче укучы исә үзе җыйган пластик турникетны яраланганнарга ничек кулланасын күрсәтә.

  • Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында да Украинага һөҗүм итү өчен дроннар, ягъни кеше үтерүче коралны җитештерүдә дә "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланыла.
  • Күптән түгел Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә Украинадагы сугышта катнашучы Русия хәрбиләре өчен дип студентлардан "исән калу беләзекләре" үрдерделәр. Бу беләзек өч метрлы баудан ясала. Гадәттән тыш хәлләр булган чакта аны жгут буларак кулланырга мөмкин.
  • Быел сентябрь ахырында "Гадел Русия" фиркасе балалар Украинадагы сугышта катнашучылар өчен ятьмәләр үрә, окоп шәмнәре ясый алсын өчен мәктәпләргә "Мөһим эшләр" дигән дәрес кертергә тәкъдим иткән иде.
  • Русия мәгариф министрлыгы ОБЖ фәнен (Тормыш иминлеге нигезләре) "Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре" дип үзгәртмәкче була. Мәктәп укучылары яңа програм нигезендә 2024 елның 1 сентябреннән белем ала башларга мөмкин.
  • Быел 1 сентябрьдән укучыларның башлангыч хәрби әзерлек дәресләрендә пилотсыз очкычларны сугышчан куллану нигезләрен өйрәнә башлаячагы да билгеле булды.
  • Мәгариф белгече Марат Лотфуллин моны "бүгенге сәясәтнең бер өлеше һәм бу сугышка әзерләнү" дип саный. "Хәрби әзерлек дәресләренең нәрсә икәнен беләбез инде, — ди ул. — Балалар дроннар турында өйрәнәчәк. Бүген безнең илгә солдатлар кирәк. Мәктәп солдат әзерләүгә юнәлтелгән. Хәзер абортларны туктатырга җыеналар. Солдалар җитми. Безнең дәүләт зур сугышка әзерләнә, бу шуның бер адымы", диде ул Азатлыкка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG