Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрмәдән хат. Фаил Алсынов аны гаепләүчеләргә ни дип җавап биргән


Фаил Алсынов мәхкәмә бинасы янында. 2024 елның 11 гыйнвары
Фаил Алсынов мәхкәмә бинасы янында. 2024 елның 11 гыйнвары

Башкорт активисты Фаил Алсынов үзен гаепле санамый, әмма үз өстемнән җаваплылыкны төшермим, дигән хатында. Аны гаепләүчеләр, тәнкыйтьләүчеләр шактый. Ни дип җавап биргән ул аларга?

Бүген Башкортстан Югары мәхкәмәсендә активист, җәмәгать эшлеклесе Фаил Алсыновның шикаяте карала. Мәхкәмә Уфада уза, ә Фаил Магнитогорски шәһәренең 2нче тикшерү изоляторында утыра. Аны Уфага китертмичә генә, мәхкәмә утырышына видеоэлемтә аша тоташтыралар. Мәхкәмәнең шулай Алсыновтан башка узачагы хакында алдан ук әйттеләр.

Хатыны Галия Алсынова аша юллаган хатында Фаил Алсынов аны яклаучыларга 18 апрель көнне мәхкәмә бинасы янына килмәскә кушкан.

"18 апрель Югары мәхкәмә минем эшемне карый. Тагын җыелырга кирәк диючеләр бар. Дуслар, килергә кирәкми. Мәхкәмә ябык була. Мине Магнитогорски шәһәреннән видео аша тыңлаячаклар. Минем өчен дога кылыгыз — зур ярдәм булыр. Югары мәхкәмә эшне җентекләп карар һәм мин газиз балаларым янына кайтырмын дип ышанып калам", дигән ул хатында.

Алсынов хатларны күп ала һәм үзе дә хатынына да, адвокат Илнур Сөендековка да еш язарга тырыша. Шуны да әйтергә кирәк, тикшерү изоляторы, төрмәдән язылган һәм анда утыручылар исеменә юлланган барлык хатлар да цензор аша уза, җентекле тикшерелә. Хат язучылар моны исәпкә алып эш итәргә мәҗбүр.

Фаил Алсынов сәлам хатларын туган телендә, йөгерек саф башкорт телендә яза. Тагын ниләр яза? Ниләр турында борчыла, нәрсәгә үкенә, нәрсәгә рәхмәтле? Без аның соңгы хаты белән таныштарабыз.

Алсынов соңгы хатын башкортстаннарга исемләгән, барысын да дуслар, туганнар дип атаган һәм Магнитогорски изоляторында нинди шартларда яшәгәнен, ниләр эшләгәнен тасвирлаган.

— Өч ай вакыт та үтеп китеп бара. Тәүге айлар борчылулар, уйланулар белән озак үтте. Рамазан ае, әллә ураза тоткангамы, сизелмичә узды. Барыгызның да тоткан уразалары, укыган намазлары, кылган догалары Аллаһ Тәгалә тарафыннан кабул ителсен, — дигән ул. — Гомумән алганда, хәлләрем яхшы. Караңгы камерада берүзем утырам. Телевизор, радио кебек әйберләргә рөхсәт юк. Көннәрем китаплар укып, намазлар кылып, спорт белән шөгыльләнеп уза. Хатларыгызны алып торам, күп волонтерлар, хәтта бәләкәй балалар тәбрикләмәләр җибәрә, хатлар яза. Укыган чакта күзләргә яшь тула. Рәхмәт сезгә! Адвокатым белән даими бәйләнештәмен, дусларым кирәк-яракларны китереп тора.

"Халыкка килмәгез дип мөрәҗәгать иттем"

Хатта Фаил Алсынов гыйнвар аенда булган мәхкәмәләр һәм аннан соң булган вакыйгалар турында уйлануларын яза. Ул тикшерү изоляторында утырып, аңа гаепләү сүзләрен дә күп ишетә булып чыга. Алсыновны хөкем иткәндә Башкортстанның Баймак һәм Уфа шәһәрләрендә күп кешеләр тоткарланды һәм кулга алынды. Азатлык исәпләүләренә күрә, "Баймак эше" нигезендә 80ләп кешегә җинаять эше ачылды, алар барысы да тикшерү изоляторларында утыра. Алар арасында пенсионер хатыннар да, күпбалалы гаилә башлыклары да бар. Фаил 15, 17 гыйнвар көнне булган вакыйгаларны искә төшереп, мин берсен дә урамга чыгарга кыстамадым дип яза.

— Баймакта булган хәлләрдән соң, кайбер кешеләр гаеп эзләп, шулай итмәсәләр, болай булмас иде, тегеләй итмәсәләр, шушылай килеп чыкмас иде, шул гаепле, бу гаепле дип яза. Азагы шушылай тәмамланыр дип кем уйлаган? Белгән булсам, шушы хәлгә тарымас өчен бар көчемне салыр идем… Һәр мәхкәмәдән соң чыккан саен бу салкыннарда килеп йөрмәгез дип кабатлап тордым. Шулай дип әйткәнемә әрлиләр иде үземне. Килгән кешене куып кайтарып булмый бит, — дип дәвам итә ул хатын. — 15 гыйнвар көнне карар чыгар алдыннан халык арасында буталыш китте. Күпләр Уфада җыелышырга тәкъдим итә башлады. Мин моңа каршы булдым һәм Уфада җыелышырга кирәкми, кемдер тели икән, Баймакта күрешербез дип видео төшереп салдым.

Бу кадәр күп кеше килер дип башка да килмәде. Халыкның оешканлыгын күреп, хис-тойгыларым ничек ташканын үзегез күрдегез. Урамда җыелган халыкны күреп, хөкемдар карар чыгаруны 17 гыйнварга күчерде. Мәхкәмәдән чыккач, шунда да килмәгез дип мөрәҗәгать иттем, чөнки беләм, күпләр чит районнардан килгән, аларны кызганыч булды. Тик 17 гыйнвар халык тагын да күбрәк килде. Моны күреп, мәхкәмәгә кереп китәр алдыннан берничә егеткә провокацияләр була күрмәсен, карап йөрегез дидем. Бу көнне сүз әйтерлек якын дусларымны кулга алып ябып беткәннәр иде. Мәхкәмәдән чыгармын дип кереп киттем, тик кире чыгып булмады.

Хәлнең кискен булуын күреп полиция хезмәткәрләреннән 5 минутка мине халык каршысына чыгаруларын сорадым. Башта риза булдыдар, аннары баш тарттылар. Күрәсең, кемгәдер хәлнең шушылай тәмамлануы кирәк булган. Хәзер ничек кенә теләсең дә бер нәрсәне дә кире кайтарып булмый.

"Тырнак астыннан кер эзләмәгез!"

Алсынов соңгы хатында Куштау өчен көрәш вакытын искә төшереп, ул чакта да көрәшмәскә чакыручылар, тәнкыйтьләүчеләр күп иде дип искә ала.

— Куштау вакытында тауны саклау акцияләрен оештырган вакытта, күпләр язды, шалтыратты. Имеш, тауның язмышы хәл ителгән, халыкны чакырма, егетләрне төрмәгә тыгасың бит диделәр. Шул вакытта куркып ятып калырга идеме? Аллаһның ярдәме белән югалтуларсыз тауны саклап калдык. Азагы ничек булырын берсе дә алдан белмәде.

17 гыйнвар мәхкәмә мине акласа, шулай ук аның кире ягын табарлар иде. "Менә бит спектакль, утыртмаячаклары билгеле иде" дип язарлар иде. Көрәш вакытында югалтуларсыз булмый. Эшнең нәтиҗәсе ничек булуына карамастан, тәнкыйтьләүчеләр, провокаторлар, "белгеч"ләр табылып тора. Аларга игътибар итсәң, бөтенләй берни эшләмичә ятарга кирәк, — ди ул һәм тарихка күз салырга тәкъдим итә. — Халкыбызның тарихын өйрәнгән вакытта үземә күп төрле сораулар бирдем. XVII-XX гасырларда халык күтәрелеше булмаса, бүген халкыбыз 2 млн түгел, бәлки, 5 млн булыр иде?! Күпме югалту кичергән халык, күпме кырылган… Тик шул вакытта батырлар күтәрелеп чыкмаса, без күптән җирсез калган булыр идек. Төрлечә уйларга мөммкин, әмма үзгәртеп кенә булмый.

Тагын бер кабатлыйм — берни эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Зинһар, тырнак астыннан кер эзләмәгез. Үземнән җаваплылыкны алып ташларга җыенмыйм, әйе, гаеплемен. Иртән дә, кич тә, һәрдаим тиз арада ирләрнең азат ителүе турында дога кылам. Иң караңгы төн — ул таң алдыннан. Аллаһ боерса, якты таң атар һәм егетләребез, апайларыбыз газиз балалары, хатыннары, якыннары янына кайтыр.

Ялгыз хатыннар мине гаепләр дип уйлаган идем, алардан андый сүз ишетмәдем. Сабырлыгыгыз өчен рәхмәт.

Фаил Алсынов хатында аның гаиләсенә дә, кулга алынып изоляторларга утыртылган башка кешеләргә дә, ярдәм итүчеләргә дә рәхмәт әйткән. Ул киләсе елның Рамазан аена кадәр "Баймак эше" нигезендә ябылучы кешеләр дә, үзе дә азат ителүенә өмет белдергән. "Киләсе Рамазан аена барыбыз да азат ителеп, авыз ачу мәҗләсләрендә очрашырга язсын", дигән ул.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • "Баймак эше" нигезендә 80ләп кешегә җинаять эше ачылды, алар барысы да тикшерү изоляторларында утыра. Аларның изоляторларда утыру 17 июньгә кадәр озайтылды.

Белешмә: Фаил Алсынов

Фаил Алсынов — башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе, хакимият тарафыннан тыелган "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе.

1986 елны Зилаер районы Юлдыбай авылында туган. Мәктәпне авылда тәмамлаган. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында укыган. Спорт белән шөгыльләнә, шахмат уйнарга ярата. Хатыны белән дүрт бала үстерәләр.

2007 елдан "Күк бүре" башкорт оешмасы әгъзасы була. 2011 елда Бөдендөнья башкорт корылтаенда эшли башлый. 2014 елда яңа җитәкче белән фикер каршылыгы сәбәпле аннан китә. Шуннан соң "Башкорт" оешмасын җитәкли. 2020 елда оешма Русиядә экстремистик дип танылды.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG