Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баймак исемлеге": 70тән артык кешегә җинаять эше ачылган


Полиция хезмәткәрләре Фаил Алсыновны якларга чыккан активистны тоткарлый, Уфа, 19 гыйнвар 2024 ел
Полиция хезмәткәрләре Фаил Алсыновны якларга чыккан активистны тоткарлый, Уфа, 19 гыйнвар 2024 ел

Азатлык башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп, кулга алынган кешеләрнең исемлеген төзи. Көн саен диярлек яңа исемнәр өстәлә.

17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты, ул 4 елга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем ителде. Халыкта бик популяр булган Алсыновны якларга күпләп кеше җыелды, хөкем чыгарылганда Баймакта урамда 5 меңнән артык кеше Фаилгә азатлык таләп итте.

Халык җыелу уңаеннан Башкортстанда берничә җинаять эше ачылды, аның нигезендә берничә дистә кеше тоткарланган. Кешеләргә Җинаять кодексының берничә маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде:

  • Киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру (212 маддәсенең 1 өлеше)
  • Киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу (212 маддәсенең 2 өлеше)
  • Хакимият вәкилләренә карата көч куллану (318 маддә)


Бу вакыйгалардан соң тоткарланган Рифат Даутовның үлеме турында хәбәр иттеләр, ә Дим Дәүләткилдинның туганнары аның кыйналуы турында белдерде.

Даутов 25 гыйнварда тоткарланды, ә 26 гыйнварда туганнарына аның мәетен тану кирәк дип хәбәр иттеләр. 6 февральдә ул җирләнде, аның белән хушлашу турында алдан хәбәр ителмәде.

ОВД-инфо мәгълүматына караганда, 1 февральгә 34 кешегә җинаять эшендә гаепләү белдерелгән. Аларның 13енә, шул исәптән, 318нче маддә дә, дүртесенә 212 нче маддәнең 1нче өлеше дә тагылган.

Азатлык тоткарланучы кешеләр исемлеген җыя башлады. Кешеләр исемлеккә туганнарының хәбәре, Башкортстан мәхкәмәләрендә чыккан мәгълүмат һәм ОВИД-Инфо тапкан мәгълүмат нигезендә кертелә.

Әлеге исемлектәге кешеләр турында өстәмә мәгълүмат, яки анда әле булмаган кешеләр турында мәгълүматыгыз булса, безгә @azatliqradio Телеграм аккаунтына языгыз.



1. Вилүр Карачурин

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше; 318 маддәсе, 1 өлеше)
  • 1976 елда туган, Баймакта яши, күпбалалы гаилә башлыгы.
  • 2024 елның 18 гыйнварында үзенең өендә тоткарланган. 20 гыйнвар көнне сак астына алынган. Киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм катнашуда, хакимият вәкиленә көч куллануда гаепләнә.

2. Азат Мирзин

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше: 318 маддәсе, 1 өлеше)
  • 1982 елда туган. Муллакаево авылында яши.
  • 2024 елның 18 гыйнварында үз өендә тоткарлаган. 20 гыйнвар көнне мәхкәмә аны сак астына җибәргән. Киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыру һәм катнашуда, хакимият вәкиленә көч куллануда гаепләнә.

3. Ильяс Байгускаров

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше: 318 маддәсе, 1 өлеше)
  • 1998 елда туган.
  • 17 гыйнвар көнне протест чарасында тоткарланган, аңа карата административ беркетмә төзелгән, шуннан соң азат ителгән. 18 гыйнвар көнне мәхкәмә эшне полициягә кайтарган, шул ук көнне Байгускаров Уфада тоткарланган, аңа карата җинаять эшен ачу турында хәбәр ителгән. 25 гыйнвар көнне җинаять эше нигезендә сак астына җибәрелгән.
  • Киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнә, шул ук вакытта җыен вакытында ул кешеләрне өйләргә кайтып китәргә өндәгән диюче кешеләр бар, дип яза ОВД-Инфо.

4. Дим Дәүләткилдин

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше: 318 маддәсе, 1 өлеше)
  • Баймакта яши.
  • 20 гыйнвар көнне полиция бүлегенә чакыртылган, аңа административ эш ачылган дип аңлатып, тоткарланган. Киләсе көнне хатынына аңа җинаять эше ачылуы хәбәр ителде. 22 гыйнвар көнне сак астына җибәрелгән.
  • 26 гыйнвар көнне Дәүләткилдин кыйналудан соң хастаханәдә булуы ачыкланган. Аның анемия диагнозы һәм умыртка сөяге үрентесе сынган.

5. Даян Вәлиев

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше: 318 маддәсе, 1 өлеше)
  • 2002 елгы.
  • 22 гыйнвар көнне тәртипсезлекләр һәм хакимият вәкиленә карата көч куллану эшләре нигезендә кулга алынуы билгеле булды.

6. Раят Дәүләтбаев

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше: 318 маддәсе, 1 өлеше)
  • 22 гыйнвар көнне тәртипсезлекләр һәм хакимият вәкиленә карата көч куллану эшләре нигезендә кулга алынуы билгеле булды.

7. Әлфинур Рәхмәтуллина

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше)
  • 1964 елгы, пенсионер, 37 ел укытучы булып эшләгән.
  • 23 гыйнвар көнне аңа төнтү белән килгәннәр һәм кулга алганнар. Киләсе көнне ул сак астына җибәрелгән.

8. Илшат Ульябаев

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 1 һәм 2 өлеше: 318 маддәсе, 1 өлеше).
  • Сигез бәлигъ булмаган бала атасы. Хатынында яман шеш авыруы бар.
  • 23 гыйнвар көнне тәртипсезлекләрдә катнашу гаепләве белән сак астына алынган.

9. Әхмәт Якупов

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше).
  • 1963 елда туган.
  • 22 гыйнвар көнне кулга алынган. 23 гыйнварда тәртипсезлекләр эше нигезендә сак астына җибәрелгән.

10. Галим Заманов

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше).
  • 2001 елда туган.
  • 23 гыйнварда тәртипсезлекләр эше нигезендә сак астына җибәрелгән. Моңарчы аңа полиция вәкиленең канунлы таләпләрен үтәмәү маддәсе нигезендә административ җәза билгеләнгән.

11. Әхәт Гыйбадуллин

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше).
  • 1981 елда туган.
  • 23 гыйнварда тәртипсезлекләр эше нигезендә сак астына җибәрелгән. Моңарчы аңа полиция вәкиленең канунлы таләпләрен үтәмәү маддәсе нигезендә административ җәза билгеләнгән.

12. Хәлид Ишкуватов

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше).
  • Хатыны декретта, өч бала атасы, кечесенә 2 яшь.
  • 23 гыйнварда тентүдән соң кулга алынган. 24 гыйнвар көнне сак астына җибәрелгән.

13. Айтуган Малабаев

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше).
  • 1988 елда туган
  • 24 гыйнварда тәртипсезлекләр эше нигезендә сак астына җибәрелгән. Моңарчы аңа полиция вәкиленең канунлы таләпләрен үтәмәү маддәсе нигезендә административ җәза билгеләнгән.

14. Мөнир Исәнгилдин

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше).
  • 1994 елда туган.
  • 26 гыйнварда тәртипсезлекләр эше нигезендә сак астына җибәрелгән.

15. Салават Елкибаев

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше).
  • 1990 елда туган.
  • 18 гыйнвар көнне полиция вәкиленең канунлы таләпләрен үтәмәү административ маддәсе нигезендә 10 көнгә төрмәгә ябылды. 27 гыйнвар иртәсендә Уфага җинаять эше буенча шаһит буларак китертелгән. Соңрак аның хатынына Елкибаев "җинаятьтә шикләнүче" буларак каралуын хәбәр иттеләр. Сак астына алынган.


16. Данис Үзәнбаев

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше).
  • 23 гыйнварда тоткарлана, башта полициягә буйсынмау өчен административ эш ачыла. 26 гыйнварда Уфага җибәрелә, СИЗОга утыртыла.

17. Сания Узянбаева

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше).
  • 22 гыйнварда полиция таләбенә буйсынмау административ эше нигезендә 13 тәүлеккә ябыла, 26 гыйнварда Уфага җибәрелә һәм киңкүләм тәртипсезлекләр җинаять эше нигезендә кулга алына.

18. Айрат Әхмәтов

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше).
  • 1963 елда туган
  • 26 гыйнварда тәртипсезлекләр эше нигезендә сак астына җибәрелгән, Уфада Достоевский урамы, 39нчы йортта урнашкан СИЗОда утыра.

19. Закир Әхмәдин

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше).
  • 1992 елда туган.
  • 24 гыйнварда Сибайдан Баймакка кайтканда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата һәм полиция бүлегенә алып китә. Икенче көнне мәхкәмә аны инфраструктура һәм транспортка комачаулаган килештерелмәгән митинг оештыру өчен сигез тәүлеккә административ сак астында ала.
  • 26 гыйнварда тәртипсезлекләр эше нигезендә тикшерү изоляторына җибәрелә, Уфада утыра.

20. Шәфкать Үлмәсбаев

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше: 318 маддәсе, 1 өлеше).
  • 1983 елда туган.
  • 23 гыйнвар кич Сибайда эш урынында тоткарлана. Икенче көнне аны полиция таләбенә буйсынмавы өчен 10 тәүлеккә административ сак астына алалар.
  • 25 гыйнварда тәртипсезлекләр эше нигезендә тикшерү изоляторына җибәрелгән, Уфада утыра.

20. Фидан Исмәгыйлов

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше: 318 маддәсе, 1 өлеше).
  • Өч бала атасы
  • 1989 елда туган.
  • Яшәгән урыны Әбҗәлил районы Аскар авылыннан 26 гыйнварда тоткарлап, Баймак полиция бүлегенә алып китәләр.
  • 27 гыйнварда тугганнарына Исмәгыйловка тәртипсезлекләрдә катнашу эше нигезендә җинаять ачылуы турында хәбәр итәләр. Шул ук көнне сак астына алына.

21. Айсувак Явгастин

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше).
  • Алты бала атасы.
  • 26 гыйнварда аны 17 гыйнварда узган митингта полиция таләбенә буйсынмавы өчен 10 тәүлеккә ябалар. Икенче көнне Явгастинны тәртипсезлекләрдә катнашу турындагы җинаять эше нигезендә кулга алалар. Хакимият вәкиленә гомеренә янау маддәсе турында да хәбәрләр йөрде, ләкин ул мәгълүмат расланмады.

22. Айтуган Китиков

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше).
  • 1998 елда туган.
  • 24 гыйнварда тоткарлана, икенче көнне тәртипсезлекләрдә катнашу турындагы җинаять эше нигезендә кулга алалар

23. Самат Дәүләтов

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше).
  • 1989 елда туган.
  • 26 гыйнварда кулга алына һәм тәртипсезлекләрдә катнашу турындагы җинаять эше нигезендә тикшерү изоляторына җибәрелә.

24. Азат Кучәрбаев

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше).
  • 1988 елда туган
  • Өч бала атасы
  • Хатыны Роза хәбәр итүенчә, аның ирен 1 февральдә сәгать иртәнге сигездә Магнитогорскидан Баймакка алып киткәннәр һәм 2 февральдә Уфага 1нче санлы тикшерү изоляторына күчергәннәр. Өч бала атасы Кучарбаевны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаеплиләр.
  • Азат гаиләдә бердәнбер акча эшләүче, хатыны декрет ялында.

25. Айдар Мәһдиев

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше).
  • 1 февральдә сәгать 21.40та Мәләүздән алып киткәннәр. "Поиск инфо по задержанным после Баймака" телеграм каналы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта ул Уфада сак астында тотыла.

26. Айнур Кәримов

  • Гафури районы Красноусол авылында 1 февральдә тоткарлаганнар. Бу турыда шулай ук әлеге телеграм канал хәбәр итә. Өч балигъ булмаган бала атасын ун тәүлеккә сак астына алганнар. Хатыны шулай ук декрет ялында. Хәзерге вакытта Кәримов Стәрлетамакта тотыла.

27. Ильяс Байчурин

  • 3 февральдә Әбҗәлил районы Аскар авылыннан алып киткәннәр. "Поиск инфо по задержанным после Баймака"га мәгълүматны җиткерүчеләр әйтүенчә, Росгвардия хезмәткәрләре килеп, аның Баймактагы протестлар вакытында кигән киемнәрен алып, үзен билгесез тарафка алып киткәннәр. Аның белән элемтә юк, телефоны сүнгән.

28. Юнир Хисаметдинов

  • Җинаять маддәсе билгеле түгел, 5 феврадьдә Уфаның Октябрьски районы мәхкәмәсе җинаять эше нигезендә карар чыгарган. Уфаның Достоевский урамы 39 адресында урнашкан СИЗОда утыра дип хәбәр итә туганнары.

29. Данис Гайсин

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212.1, 212.2, 318.1 маддәләре) нигезендә гаепләнә.
  • 1990 елда туган
  • Алты бала атасы, бер баласы инвалид. Гаиләнең бердәнбер туендыручысы.
  • 17 гыйнварда Баймакта тоткарлана, башта 28 гыйнварга кадәр административ сак астына алалар. 27 гыйнварда Данисны Уфага китергәннәр, 17 мартка кадәр тикшерү изоляторында тоту карары чыккан.

30. Буранбай Әбүшахмин

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212.2, 318.1 маддәләре) нигезендә гаепләнә.
  • 2002 елда туган, Баймак районы Мерәс авылыннан
  • 25 гыйнварда төнгә каршы Нигъмәт авылынан полиция алып китә. 26сында Уфага китерәләр. Туганнары хәбәр итүенчә, 17 мартка кадәр сак астына алынган

31. Динар Акбалин

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212.2, 318.1 маддәләре) нигезендә гаепләнә.
  • Туганнары Динар турында мәгълүмат таратуга каршы, авылдашларының адвокатка акча җыю билгеле.

32. Дим Бүләкбаев

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе) нигезендә гаепләнә.
  • 1995 елда туган, Әбҗәлил районы Амангилде авылыннан
  • 23 гыйнварда Уфада тоткарлана, 17 мартка кадәр сак астына алынган.

33. Илнур Һаҗиев

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе) нигезендә гаепләнә.
  • 1982 елда туган, Баймак районы Семеново авылыннан
  • Биш бала атасы, бер баласы инвалид
  • 22 гыйнварда өеннән Уфага алып китәләр.

34. Данис Әхмәтов

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе) нигезендә гаепләнә.
  • Баймак районы Иске Сибай авылыннан
  • 23 гыйнварда Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлый, әлеге вакытта Уфада СИЗОда утыра.

35. Артур Мөхәмәтов

  • Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше (Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе) нигезендә гаепләнә.
  • Ике баласы бар
  • 24 гыйнварда тоткарлыйлар, Уфадагы СИЗОга 17 мартка кадәр утыртылган.

35. Венер Яубасаров

  • Русия җинаять кодексының 212.2, 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнә.

36. Вилүр Сәгъдиев

  • Русия җинаять кодексының 212.2, 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнә.

37. Минзия Адыгамова

  • Баймактан. Киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу эше нигезендә өй сагына утыртканнар. "ОВД-Инфо" хәбәр итүенчә, аның статусы билгеле түгел.

    38. Инсаф Исламов
  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 2 бала атасы
  • 6 февральдә Мурманский өлкәсе Апатиты шәһәрендә юлда барганда тоткарлана, 9 февральдә мәхкәмә утырышы була, 6 апрельгә кадәр тикшерү изоляторына ябу карары чыга.

    39. Өметбай Дәүләтбердин
  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 1964 елда туган
  • Хәйбулла районы Байгускар авылыннан.
  • 5 февральлдә тоткарлана, 6 февральдә Уфага китерелә.
  • Соңгы ике елда туберкулездан дәваланган, әле дә дарулар эчүен дәвам итә, ярты ел саен тикшерелеп торырга тиеш.

    40. Илнар Асылгужин
  • Русия җинаять кодексының киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру (212 маддәсенең 1 өлеше), киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу (212 маддәсенең 2 өлеше), хакимият вәкилләренә карата көч куллану (318 маддә) маддәләре нигезендә гаепләү белдерелгән.
  • Ике бала атасы, хатыны декрет ялында, эшләми.
  • Сургут шәһәрендә 8 февральдә тоткарланган.

41. Илмир Рыскулов

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 1995 елда, Әбҗәлил районы Таштимер авылында туган.
  • 7 февральдә аның Магнитогорски шәһәрендә яшәгән фатирына 10лап кеше килгән һәм Баймакка алып киткән. Башта административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр, соңрак җинаять эше ачылган. 9 февральдә Уфага җибәрелгән, 10 апрельгә кадәр кулга алынган.


42. Фәнүр Хаҗин

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 1978 елда туган
  • 10 февральдә өеннән алып китәләр, башта административ эш ачып, 8 тәүлеккә ябалар. Аннары җинаять эше ачыла һәм Хаҗин Уфага җибәрелә. Мәхкәмә аны ике айга кулга ала.

    44. Илназ Мәхмүтов
  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 1997 елда туган.
  • Эшкә китәр алдыннан 8 февральдә өеннән куәт оешмасы вәкилләре алып китә. 8 апрельгә кадәр кулаг алынган, Уфадагы тикшерү изоляторында утыра.
  • 45. Руслан Гыйззатуллин
  • 1977 елда туган, Баймактан.
  • Уфада тикшерү изоляторында утыра, статусы билгеле түгел.

46. Айбулат Нигъмәтов

  • Хәйбулла районы Бүребай авылыннан. 13 февральдә тоткарлана. Статусы билгеле түгел.

47. Айтуган Абдуллин

  • Русия җинаять кодексының 212.1, 212.2, 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнә.
  • 26 яшь.

48. Айгиз Әбсәләмов

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 30 яшь, бер бала атасы.

49. Азамат Әминев

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 39 яшь.

50. Илнар Асылгужин

  • Русия җинаять кодексының 212.1, 212.2, 318.2 маддәләре нигезендә гаепләнә.
  • 30 яшь, баласы бар, хатыны декрет ялында.
  • Сургут шәһәрендә тоткарланган.

51. Фатих Әхмәтшин

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 57 яшь.

52. Зөфәр Аширов

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 23 яшь.

53. Илнур Әюпов

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 28 яшь, Сибайдан.

54. Юлай Әюпов

  • Русия җинаять кодексының 212.1, 212.2, 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнә.
  • 30 яшь, ике бала атасы, хатыны декрет ялында.

55. Раил Галин

  • Русия җинаять кодексының 212.2, 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнә.
  • 38 яшь, Баймак районы Баим авылыннан
  • 4 бала атасы.

56. Денис Икбаев

  • Русия җинаять кодексының 212.2, 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнә.
  • 38 яшь, 2 бала атасы.

57. Юнир Исламгулов

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 30 яшь, 2 бала атасы.

58. Илфат Ишморатов

  • Русия җинаять кодексының 212.1 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 32 яшь.

59. Айгиз Ишморзин

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 23 яшь.

60. Артур Кәримов

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 39 яшь.

61. Идел Кәримов

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 35 яшь.

62. Илмир Кидрасов

  • Русия җинаять кодексының 212.1 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 30 яшь.

63. Закир Колмөхәммәтов

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 56 яшь.

64. Вәлләм Моталлапов

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 28 яшь.

65. Артур Мөхәммәтов

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 41 яшь, ике баласы бар.

66. Зөлфия Сафиуллина

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 57 яшь.

67. Кәбир Суяргулов

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 56 яшь.

68. Альберт Таһиров

  • Русия җинаять кодексының 212.2, 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнә.
  • 31 яшь.

69. Руслан Тукмамәтов

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 27 яшь.

70. Айсур Тулыбаев

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 39 яшь, 3нче төркем инвалид, 3 баласы бар.
  • Бөрҗән районы Яңа Усман авылыннан.

71. Айгиз Уразаев

  • Русия җинаять кодексының 212.1, 212.2, 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнә.
  • 23 яшь.

72. Рафаил Үтәбаев

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 36 яшь.

73. Раян Фаттахов

  • Русия җинаять кодексының 212.1, 212.2, 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнә.
  • 33 яшь.

74. Газизьян Хәйбуллин

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 58 яшь.

75. Аян Шайкенов

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 30 яшь, Сибайдан.

76. Фәнгиз Шәрифгалиев

  • Русия җинаять кодексының 212.2 маддәсе нигезендә гаепләнә.
  • 28 яшь, 2 бала атасы, хатыны декрет ялында.

77. Сәгыйть Юлмөхәммәтов

  • Русия җинаять кодексының 212.2, 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнә.
  • 48 яшь.

***

Моннан тыш административ эшләр дә ачыла. ОВД-Инфо белгечләре 15 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр барлыгы 163 административ эш ачылды дип белдерде.

Әлеге исемлек тулы түгел, тоткарланучылар турында яңа мәгълүмат килү белән, без аны тулыландырачакбыз. Башкортстанда тоткарланучылар, кулга алынучылар турында сездә мәгълүмат булса, аны безгә @azatliqradio Телеграм аккаунтына җибәрә аласыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG