Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу хәлгә җитәр дип уйламадык". Баймактагы протестлардан соң тоткарланган активист кызы сөйли


Баймактагы каршылык, 17 гыйнвар 2024 ел
Баймактагы каршылык, 17 гыйнвар 2024 ел

Зөһрә Карачурина Баймакта Фаил Алсыновны яклап чыкканнар тоткарлаулар булыр дип уйламады, "аларның берсе дә сәясәткә каршы бармады" дип саный. Зөһрәнең балигъ булмаган дүрт бертуган эне-сеңелләре бар, әтисе гаиләнең бердәнбер туендыручысы булган.

Вилүр Карачурин Баймактагы протестлардан соң 18 гыйнварда тоткарланды һәм ике айга сак астына алынды. "Киңкүләм тәртипсезлекләр" (Русия җинаять кодексының 212нче маддәсе 2нче бүлеге) турында ачылган җинаять эшенең беренче фигурантларыннан. Аңа шулай ук 318нче маддәнең 1нче бүлеге ("Хакимият вәкиленә карата көч куллану") нигезендә дә гаепләү белдерелгән. Биш бала атасы Вилүр Карачурин Уфадагы тикшерү изоляторында утыра.

29 гыйнварда Башкортстанның Югары мәхкәмәсе чикләү чарасын үз көчендә калдырды.

Вилүр Карачурин
Вилүр Карачурин

Азатлык Вилүр Карачуринның өлкән кызы Зөһрә Карачурина белән сөйләште.

"Үзем Уфада яшим, әтине ничек алып киткәннәрен күрмәдем. Әни сөйләвенчә, иртәнге 6:30 полиция килеп, ишек шакыган, әтине чакырганнар. Бернинди каршылыксыз аны алып киткәннәр. Әтине беренчеләрдән булып алып киттеләр, шуңа күрә әни вазгыятьнең җитдилеген аңлап та бетермәгән, тавыш куптармаган. Төш вакытындарак әти әнигә шалтыраткан, борчылма, барысы да әйбәт, дигән.

Аннары икенче көнне, 19 гыйнварда сәгать икеләрдә әтигә дәүләттән билгеләнгән адвокат шалтыраткан һәм хәлнең җитди булуы, аңа 212нче маддәнең 1нче һәм 2нче бүлекләре, 318нче маддәнең 1нче бүлеге нигезендә гаепләү белдерелүе турында әйткән. 20 гыйнварда мәхкәмә булды, әтине тикшерү изоляторына ябу турында карар чыкты", диде Зөһрә әтисен тоткарлауның беренче көннәре турында.

Әлеге вакытта элемтәне адвокат аша тотабыз, бер-беребезгә хатлар язабыз ди Зөһрә. "Атнага бер, кайчан ешрак та адвокат аның янына бара. Кәефе ярыйсы, күбрәк ризык китерүне сорый, үзегез аңлыйсыз, анда ашату начар", ди кызы.

Вилүр Карачурин – биш бала атасы.

"Безнең гаилә зур, ислам кагыйдәләрен үтәп яшибез. Мин – өлкәне, тагын дүрт бала балигъ түгел. Әни декретта утыра, иң кечкенәсенә әле ике яшь тә тулмаган. Әти гаиләне туендыручы бердәнбер кеше иде", дип сөйли Зөһрә.

Ул ярдәм бар, күп кеше теләктәшлек белдерә ди. Адвокатлары бар, аңа түләү өчен акча җыю оештырганнар, битараф булмаган кешеләр күп ди Карачурина.

Зөһрә мондый хәлне көтмәдек ди.

"Баймакта чыкканнар бересе дә шундый хәлгә җитәрбез дип уйламады, аларның берсе дә сәясәткә каршы бармады" ди ул.

Вилүр Карачуринның әти-әнисе дә исән-саулар, әнисе Алтынбикә видеомөрәҗәгать белән дә чыкты.

Алтынбикә Карачурина сүзләренчә, ул тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстергән, "барысының да менә дигән гаиләләре бар, балалар, оныклар үстерәләр, авылның бөтен эшләрендә активлар".

Ул үз балаларын илнең патриотлары дип саный һәм аларны Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан Башкортстан ирләренә ярдәмдә актив ди.

"Безнең җинаятьче балалар юк, булмас та! Вилүр улым бары тик гаделсезлек белән риза түгел һәм ул үз иленең патриоты" дип сөйли Алтынбикә ханым.

"Киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" маддәсе нигезендә инде 30дан артык кеше тоткарланып, март уртасына кадәр сак астына алынды. Кемне өеннән, кемне эшеннән, кемне урамнан утыртып алып китәләр.

Тоткарланучылар арасында күп балалы аталар да күп. Мәсәлән, Илнур Һаҗиевның балигъ булмаган биш баласы бар, ә берсе – инвалид. Айсуак Явгастинның – алты баласы, берсе генә балигъ, Данис Гайсинның алты баласы бар, ә берсе инвалид һәм 7 февральгә аңа чираттагы реабилитация курсы уза башарга кирәк. Күпчелек ирләр – гаиләләренең бердәнбер туендыручысы.

Полициягә көч куллану маддәсе нигезендә тагын берничә кешегә гаепләү белдерелгән. Алар арасында 37 ел укытучы булып эшләгән 60 яшьлек Әлфинур Рәхмәтуллина да бар.

Баймактагы митингта катнашкан кайбер кешеләр провокацияләр дә булды дип саный. Полиция артында басып торучының беренче булып кар атуы күренгән видео да бар ди алар. Әлеге видеоны Фаил Алсыновның адвокаты Илнур Сөендеков та чыгарды.

"Башка бер фотода шушы ук ир ОМОН артында тавыш көчәйткеч мегафон тотып йөри: протестка чыгучыларның андый җиһазы юк иде. Фотода провокатор белән янәшә торган ирләр мәхкәмә бинасы янында да күренде. Ул урында гади халыкны җибәрмәделәр", дип язды адвокат.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Кешеләр күздән яшь чыгара торган газ сиптерелгәне турында да әйтте. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде. Кешеләр Алсыновның автозакка утыртып алып кителүен көтте, әмма ул чыгарылмады. Халык мәйданнан таралмады. Уфадан өстәмә ОМОН көчләре китерелде.
  • Автозаклар Фаил Алсыновны мәхкәмә бинасыннан алып киткәч кенә халык тарала башлады.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • Медиалар 17 гыйнварда Баймакта узган митингта 40 кеше җәрәхәтләнүен язды. Аларның 18е - чарага килгән кешеләр, 22се - полиция хезмәткәре диелә. Тоткарланганнан соң Рифат Даутовның үлеме турында хәбәр иттеләр, ә Дим Дәүләткилдинның туганнары аның кыйналуы турында белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG