Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галия Алсынова дүрт елга хөкем ителгән ире белән телефоннан сөйләшүен җиткерде


Фаил Алсынов
Фаил Алсынов

Алсынов башта идән астындагы камерада тотылган, аны хәзер башка урынга күчергәннәр. Ул ябылганнан бирле беренче тапкыр күк йөзен күрүен әйткән.

Дүрт елга хөкем ителгән башкорт активисты Фаил Алсыновның хатыны Галия Алсынова ире белән телефоннан сөйләшүе турында әйтте.

— Бүген Фаилнең өйдән чыгып китүенә төгәл бер ай. Безгә шалтыратырга дип күптән гариза язса да, бүген беренче тапкыр тавышын ишетергә насыйп булды. Әлбәттә, беренче чиратта кулга алынучыларны сорашты, борчыла инде.

Идән астыннан вакытлыча икенче камерага күчергәннәр. Беренче тапкыр тәрәзәдән күкне, һаваны күрдем диде. "Монда күрше камераларда кычкырып сөйләшсәләр ишетелә, 4нче камерага авыр җинаять кылучыны утыртканнар, дип сөйлиләр. Үзем турында шулай дип ишеткәч кызык тоелды", дип сөйләде. Сораштыручыларга, сәлам җиткерүчеләргә, ярдәм кулын сузычыларга — барысына да сәлам һәм зур рәхмәт әйт, диде, дип язган Галия үз социаль челтәрендә.

  • 17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты, ул 4 елга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем ителде.
  • Халыкта бик популяр булган Алсыновны яклап Башкортстанда бер атна эчендә барлыгы өч каршылык чарасы үтте. Беренче икесе 15 һәм 17 гыйнварда Баймакта үткән булса, 19 гыйнварда кешеләр Уфада Салават Юлаев һәйкәле янына җыелды.
  • Адвокаты Илнур Сөендеков активист хәзерге вакытта Чиләбе өлкәсенең Магнитогорски шәһәрендәге 2нче тикшерү изоляторында тотыла, дип җиткергән иде. Аны анда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе 17 гыйнвар көнне хөкем карарын игълан иткәннән соң илткәннәр.
  • Күптән түгел Алсыновның хатыны Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать яздырган иде.
    Галия ханым Башкортстан халкы Радий Хәбиров үткәргән сәясәттән канәгать түгел ди һәм Путин шушы вазгыятьне төзәтә алыр дип өметләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG