Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булган хейтерлар да юкка чыкты". GAUGA төркеменә — 10 ел


GAUGA төркеме, уртада - Оскар Юнысов
GAUGA төркеме, уртада - Оскар Юнысов

GAUGA музыкаль төркеме быел ун еллыгын билгеләде. Ун ел эчендә төркем татарча альтернатив музыка фестивальләренең көтеп алынган кунагына әверелде. Юбилей уңаеннан GAUGA җитәкчесе Оскар Юнысов белән ун елдагы казанышлар, җанатарлар һәм хейтерлар хакында сөйләштек.

Төркемнең юбилей елы концертлардан бигрәк төрле яңа форматлар белән аерылып тора: музыкантлар быел La Primavera оркестры белән концерт куйды, үз күргәзмәсен булдырды һәм җанатарлары күптән көткән дүртенче альбомын чыгарды.

GAUGA җитәкчесе Оскар Юнысов белән ун ел эчендәге казанышлар, җанатарлар һәм хейтерлар хакында сөйләштек.

Сезнең быел ун еллык юбилей елы. Әйдәгез, ничек башланганын искә алыйк: төркемнең исеме, составы башка иде. Төркем җыеп, иҗат итә башлаганда, ун елдан соң ничек булыр дип күз алдына китерә идегезме?

— Күз алдыма китерүем чамалы. Китергән булсам да, инде истә түгел. Төркем исемен 2017 елны SHILMA альбомын тәкъдим иткәндә алыштырдык. Ул чара Камал театрында уздырылган иде. Ә яңа состав 2020 елны тупланып бетте.

— Төркемнең иң беренче концертын хәтерлисезме? Ул кайда, ничек узды?

— Иң беренчесен хәтерләмим шул, кайда булгандыр. "Мин татарча сөйләшәм" фестиваленда катнашканны хәтерлим. Бик салкын, карлы, җилле көн иде ул. Беренче тапкыр зур сәхнәгә шул көнне мендек. 2014 елның 26 апреле иде. Бик каты өшетте ул көнне һәм дулкынланудан микрофон таягын кысып тотып өч җыр башкардым. Аңа кадәр бәлки берәр квартирник кебек концертларда катнашканбыздыр.

— Гомумән, ун ел — азмы ул, күпме?

— Бик тиз үтеп китте. Артка карасаң, ун ел элек булган хәлләрне генә түгел, биш ел элек булган хәлләргә дә икенче тормышта булган вакыйгалар дип карыйсың. Кайчак әз эш булдырылган дип уйлап куям, чөнки күп вакытым ялкаулыктан эшкә тапшырылмый калды. Уйлап карасаң, күп булдырганбыз кебек тоела. Дүрт альбом чыкты, бишенчесен маташтырабыз. Соңгысы "Афиша Daily" рейтингында 2023 елның беренче яртыеллыгында Русиянең иң яхшы рок альбомы исеменә лаек булды. Күп клиплар төшерелде. Соло концертлар уйналды төрле шәһәрләрдә. Оркестр белән дә концерт уздырдык.

GAUGA төркеме Казанда чыгыш ясый
GAUGA төркеме Казанда чыгыш ясый

— Сезнең инде үз тыңлаучыгыз, кавер ясаучыларыгыз, фанатларыгыз да бар. GAUGA тыңлаучысы — нинди ул?

— Мин күзәткәнчә — гел игътибарлы, сафлыкка ирешкән затлар. Шундый дип беләм үз тыңлаучыларыбызны.

— Ә хейтерлар бармы?

— Булганнары юкка чыкты. Бер-икесе бар иде кебек кайчандыр. Хәзер мин күзәтеп бармыйм бер дә. Соңгы елларны үзем белән чыккан телевизион интервьюларны да карамый калам, мәкаләләрне дә күзәтеп бармыйм. Мәсәлән, мин элек һәр фатирникны, һәр чыгышны видеога төшерергә тырыша идем, ә хәзер бардың-уйнадың, ул видео турында уйлаган да юк. Мәгълүмәт чараларында да шулай, бардың-сөйләдең-киттең-оныттың.

— Төркем иҗатына багышланган мерчлар бар. Халык өйдә утырган изоляция заманнарында төркем онлайн концертлар ясады. Быел GAUGA төркеменә багышланган күргәзмә уза. Тыңлаучысы белән үз итеп, җылы аралаша алган, шул ук вакытта серлелек рухын да cаклый алган музыкант яки төркем милли эстрадада башка юк сыман. Сезнең бу инициативаларны кем уйлап чыгара, кем башкара? Иҗатчыларның мондый маркетинг эшенә вакыты каламы?

Оскар Юнысов
Оскар Юнысов

— Мерчлар ясауда дусларым ярдәм итеп барды. Инде бер кат алар белән ул юлны үтеп чыккач, яңа дизайнерларны чакыртып, үзем дә яңа мерчларны чыгара башладым. Күргәзмә өчен күп этәргеч булды. 2015 елны "Грейпфрут" клибы чыккач, яшел бокаллар (реквизитлар) калды. Мин аларны сакларга булдым, берәр көнне күргәзмә ясап, анда урнаштырырмын дип сүз бирдем үземә. Истанбулда рок-музыкант Барыш Манчо йорты-күргәзмәсенә кереп чыккан идек дустым Рәдиф Кашапов белән. Шул да кереп калгандыр башка. "Гыйффәт музее" ("Музей невинности") романын да укып чыккан идем былтыр. Җыелып килгән инде, тупланып чыкты менә хәзер. Ә менә иҗатка, кызганыч, вакыт калмый хәзер, энергия да калмый, элекеге белән чагыштырсаң, көч тә, теләк тә ул кадәр юк. Бөтен эшне тапшырырлык ышанычлы кеше табылса, янә тулысынча иҗатка бирелер идем.

Эстрада, шоу-бизнес – хәзерге көндә татар телендә контент ясап, үз-үзен тәэмин итә алган бердәнбер тармак. Поп-мәдәният үз аудиториясен һәрзаман табачак. Татар альтернатив музыкасы да шундый дәрәҗәгә җитә аламы? Ягъни, акча табуның башка ысулларын эзләмичә, вакытын иҗатка гына багышлый аламы татар альтернатив музыканты? Тамашачы түләргә әзерме?

— Аигел бик яхшы кереп китте бит әле, дөньяда беренче урыннарны ала. Эстрадада нәрсәләр булганын белмим, күз кырые белән генә күзәтеп, фикерләүне зыянлы дип саныйм. Үзем өчен генә әйтә алам. Без гел алга атлыйбыз, юлыбыз кая китерсә дә, бер урында таптанып торганчы, бу – мең кат яхшырак.

GAUGA төркеме
GAUGA төркеме

— Татарстан яки дөнья сәхнәсеннән кем белән дә булса иҗади хезмәттәшлек яки уртак тамаша (swap show) ясарга теләк юкмы?

— Бу инде бигрәк әкиятчән сорау. Бүгенге көндә бу бигрәк тә авыр кебек тоела. Мин теләгән музыкантлар, әлбәттә инде, чит илнеке.

Ә кемнәрне тыңлыйсыз? Кем илһамландыра?

— Төрлечә инде. Менә кичә, балачакны искә төшереп, "Алиса" төркеменең "Энергия" альбомын тыңларга булдым. Хәзер дөнья тулы шәп музыка, кайсы илне алма, үзеңә ошаганын табып була. Мин Британия музыкантларын яратып үстем.

Октябрьдә бер танышым "Күз алдыңа китерәсеңме, алар Абязов оркестры белән чыгыш ясаячак!" дип язды. Оркестр белән чыгыш ясау – никадәр җаваплы эш? Хисләрегез белән бүлешә аласызмы?

— Шәп булды ул. Шуңа тагын кабатларга булдык. Киләсе концертыбыз 6 апрельдә Казан филармониясендә узачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG