Accessibility links

Кайнар хәбәр

GAUGA татар инди-рок төркеме "Kamfit" исемле яңа җыентык чыгарган


GAUGA төркеме
GAUGA төркеме

"Альбомда Kamfit дигән җыр бар, пластинканың исеме дә шуннан килә. Ә бу сүз балачактан хәтердә калган, әби кәнфит сүзен матур татарча итеп, "камфит" дия иде", дигән төркем җырчысы Оскар Юнысов.

GAUGA татар инди-рок төркеме "Kamfit" дигән дүртенче, яңа җыентыгын чыгарган. Бу хакта "Бизнес Online"-га төркем җырчысы Оскар Юнысов сөйләгән.

"Альбомда Kamfit дигән җыр бар, пластинканың исеме дә шуннан килә. Ә бу сүз балачактан хәтердә калган, әби кәнфит сүзен матур татарча итеп, "камфит" дия иде", дигән Юнысов.

Җыентыкка төркемнең соңгы биш елда язылган җырлары кергән, мәхәббәт темасы төп урын алган.

"Шәхсән үземә аеруча "Җил" җыры ошый. Аны язу тарихы шундый: ничектер бер өйгә кайтып барганда җил исте, хушбуй исе килде. Ул вакытта бу хушбуй сирәк, яңа һәм кыйбатлы иде. Җырны язгач, җил искән вакытта кичергән хисләремне сүзләр белән аңлата алуымны аңладым. Ә егетләр аранжировканы төгәл итеп ясый алдылар", дигән ул.

Kamfit җыентыгында 9 җыр бар. Аны Уфада яздырганнар.

  • 2019 елда Gauga төркеме Казанның "Соль" барында беренче концертын куйды. Концерт алдыннан Азатлык Оскар Юнысов белән сөйләшкән иде.
  • Апрель ахырында Казандагы qaynar музыкаль лабораториясе дә яңа альбом чыгарды. Биш җырдан торган бу җыентык ATNCHKLR (Атынчыклар) дип атала һәм "2022 елдагы проблемнар һәм XX гасыр башы каһарманнары" турында сөйли. Альбомга биш җыр кергән: "Мин/Без – Муса Җәлил", "Казан – Чаллы", "Холтер", "Күлмәк", "Сәхибҗамал, Газиз һәм Фатыйх".
  • Шулай ук күптән түгел ОММАЖ синти-поп төркеме татар телендә ретрохоррор жанрында клип чыгарды. Ул "Тоелган" җырына төшерелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG