Азатлык Радиосы
албит
радио
җәдвәл
форум
мультимедиа
шәлкемнәр
контакт
LATiN
шимбә, 31 июль 2010, Казан вакыты 07:58
яңалыклар
дөнья
татарстан
башкортстан
татар дөньясы
төркия
кырым
тыңлау
хәзер эфирда
илдә һәм дөньяда
тыңла
киләсе тапшыру
илдә һәм дөньяда
09:00 - 10:00
соңгы тапшыру
җәдвәл
Азатлыкны тыңлау
ярдәм
кыска дулкыннар
Казан вакыты kHz
0700-0800
7390
0700-0800
9635
0900-1000
9635
1900-2000
12035
1900-2000
15445
2300-2400
9805
тапшырулар тәртибе
Татар-башкорт дөньясында Сабан туйлары гөрли
Җиде өлештән видеорепортаж
башка телләрдә
Tatar-Bashkir News
Azadlıq Radiosu
Azatlyk Radiosy
Азаттық Радиосы
Азаттык Үналгысы
Озодлик Радиосы
Радио Свобода
RFE/RL Homepage
Яңа сәхифәгә рәхим итегез!
Дөнья айлап-көнләп түгел, хәтта сәгатьләп үзгәрә. Азатлык дистә еллар буе радио дулкыннарына гына бәйле иде һәм әле дә радио дип атала. Әмма бу юлларны укыган кеше яхшы аңлый – медиа хәзер радио белән генә чикләнми, аның кырлары киңәя бара, һәм менә Азатлык та үзенең интернеттагы сәхифәсен яңартып, тыңлаучылары һәм укучылары белән аралашуны яңа дәрәҗәгә күтәрә.
Игътибар иткәнсездер, Азатлык сәхифәсе ике язманы да -
латинны
да,
кирилны
да куллана. Хакыйкать шул - татар-башкорт милләте һаман да үз язмасы мәсьәләсендә уртак карарга килә алмый. Моның үз сәяси сәбәпләре бар, әлбәттә. Әмма Азатлык радиосы моны хәл итә алмый. Ул арада читтәге татарлар латинда кала бирә, ә илдәге яшьләр аны белми үсә.
Безгә тыңлаучыларыбыз да, укучыларыбыз да бик кадерле, һәм без алар өчен латин имласында да, кирилда да язарга тырышабыз. Хәлдән килгәнчә, әлбәттә.
Азатлык бу мәсьәләдә гади бер принципка нигезләнә – замана татары белемле, мәгърифәтле, телләр белүче булырга... һәм төрле имлаларны, латинын да, кирилын да, кирәк икән, гарәп язмасын да танырга тиеш.
Бу сезнең дә сәхифә, кадерле дуслар. Аралашу мөмкинлекләре хәзер арта, үз Азатлыгыбызны үзебез булдырыйк. Азатлык белән заманадан калышмагыз!
Yaña säxifägä räxim itegez!
Dönya aylap-könläp tügel, xätta säğätläp üzgärä. Azatlıq distä yıllar buyı radio dulqınnarına ğına bäyle ide, äle radio dip atala. Ämma bu yullarnı uqığan keşe yaxşı añlıy – media xäzer radio belän genä çiklänmi, anıñ qırları kiñäyä bara, häm menä Azatlıq ta üzeneñ İnternettağı säxifäsen yañartıp, tıñlawçıları häm uquçıları belän aralaşunı yaña däräcägä kütärä.
İğtibar itkänsezder, Azatlıq säxifäse ike imlanı da -
latinnı
da,
kirilni
da - qullana. Xaqiqät şul - tatar-başqort milläte haman da üz yazması mäsäläsendä urtaq qararğa kilä almıy. Monıñ üz säyäsi säbäpläre bar, älbättä. Ämma Azatlıq radiosı monı xäl itä almıy. Ul arada çittäge tatarlar latinda qala birä, ä ildäge yäşlär anı belmi üsä.
Bezgä tıñlawçılarıbız da, uquçılarıbız da bik qäderle, häm bez alar öçen latin yazmasında da, kiril da yazarğa tırışabız. Xäldän kilgänçä, älbättä.
Azatlıq bu mäsälädä ğadi ber prinsipqa nigezlänä – zamana tatarı belemle, mäğrifätle, tellär belüçe bulırğa ... häm törle imlalarnı, latinın da, kirilın da, kiräk ikän, ğäräp yazmasın da tanırğa tieş.
Bu sezneñ dä säxifä, qäderle duslar. Aralaşu mömkinlekläre xäzer arta, üz Azatlığıbıznı üzebez buldırıyq. Azatlıq belän zamanadan qalışmağız!
өстәмә мәгълүмат
азатлык турында
миссия
стандартлар
язылу
яңа сәхифә
ярдәм
хәреф ярдәме
контакт
хезмәтләр:
подкаст
RSS
mobile