тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

Азатлык миссиясе 

 
Азатлык Радиосының максат миссиясе – чынбарлыкка нигезләнгән мәгълүмат тарату аша демократик кыйммәтләрне һәм институтларны яклау вә алга сөрү.

Үзәк Европадан Тын Океанга, Балтыйк буеннан Кара диңгезгә, Русиядән Үзәк Азиягә, Фарсы Култыгына кәдәр илләрдә авторитар идарә, кеше хокукларының бозылуы, үзәкләштерелгән икътисад, милләт һәм динара дошманлык, низаклар һәм мәгълүмәт чаралары өстеннән булган контролгә каршы көрәш бара.

Бу төбәктә демократия һәм ирекле базарга нигезләнгән тотрыклылык бар глобаль иминлек өчен ифрат та мөһим. Демократиянең беренче нигезе – җәмгыятнең мәглүмәтле булуын аңлап, һәм Азатлык радиосының инде ярты гасырдан артык тапшырулар алып бару тәҗрибәсенә таянып:

1. Азатлык демократия һәм ирекле базарга күчешнең уңышлы булуы өчен хәлиткеч булган объектив хәбәрләр, анализлар, җирле һәм төбәкара мәсьәләләр турында фикер алышулар тапшыра.

2. Азатлык демократик кыйммәтләрне яклап цивиль җәмгыятләрне ныгыта.

3. Азатлык милләтара һәм динара түземсезлеккә каршы көрәшә һәм халыклар арасында аңлашуны алга сөрә.

4. Азатлык җирле мәглүмат чаралары өчен бер үрнәк булып, журналистларның һөнәри осталыгын һәм бәйсезлеген арттыруны яклый, җирле мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек урнаштыра.

5. Азатлык төбәктәге илләрнең дөньядагы демократик илләр белән бәйләнешләрен тагын да ныгытуны яклый.

хезмәтләр:

подкастRSSmobile