киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


1917 елның 23 ноябрендә Садри Максуди (алгы планда) Мәҗлес рәисе итеп сайлана.

аудио Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (63)

1917 елның 23 ноябрендә (6 декабрь) үткәрелгән утырышта Мәҗлес рәисен, аның урынбасарларын, сәркәтипне һәм аның урынбасарларын сайлыйлар. дәвам

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (62)

Мәҗлес эшкә керешү белән сәяси карашлар буенча фракцияләр дә барлыкка килә, төгәлрәге ике зур һәм ике кечерәк фракция оештырыла. Иң зур (50 кеше чамасы) фракцияне “төркчеләр” тәшкил итә, аннан кала 30 кешелек чамасында “тупракчылар” фракциясе була.
дәвам

аудио Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (61)

Садри Максуди Галимҗан Барудидан дога кылуын үтенә. Догадан соң Мәҗлеснең вакытлы низамнамәсе укыла. 15 минутлык тәнәфестән соң утырыш дәвам итә.
дәвам

аудио Садри Максуди нотыгының дәвамы

Нотыгын сөйләп бетергәч Садри Максуди “Эчке Русия вә Себер мөселманнарының беренче Милләт Мәҗлесе ачылды!” дип белдерә. Аның бу сүзе алкышларга күмелә.
дәвам

аудио Милләт Мәҗлесен ачу тантанасы

Беренче утырышта 90-100 депутат катнашуын исәпкә алсак, бу залда шул ук чамада күзәтүчеләр дә булган дип уйларга кирәк. Залда җыелган кешеләрнең күңелләрен бәхет һәм өмет хисләре били. Сәгать 12дә кыңгырау тавышы яңгырый һәм 5 минут эчендә бөтен депутатлар урыннарына утыра.
дәвам

аудио Милләт Мәҗлесен ачу, 20 ноябрь 1917

Мохтарият һәйәте тиздән ачыласы Мәҗлес өчен Уфада яраклы бина эзли башлый һәм тиз арада таба да. Ләкин бинаның хуҗасы булган рус хатыны, үз йортында нинди вакыйга булачагын белгәч, аны сатудан баш тарта. Башка бер бина эзләргә керешелә.
дәвам

аудио Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (57)

Мөселман халкында дини һәм милли ихтыяҗлар өчен иганә җыю, акчалата булышлык итү гадәте борынгыдан килә. Русия хөкүмәте мөселман мәгарифенә бюджеттан бер тиен дә акча бүлеп бирмәгәнгә, халык уку-укыту белән бәйле чыгымнарны үзе күтәрергә өйрәнгән була.
дәвам

аудио Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (56)

Мәгариф нәзарәте дә, Милләт Мәҗлесе ачылыр алдыннан, кайбер карарлар чыгара. Мәсәлән, ул нәзарәтнең әлегә үз структурасы булмаганга, милли мәктәпләрне ачуны земство оешмаларыннан һәм шәһәр идарәләреннән (мәҗлесләреннән) таләп итәргә кирәк дигән белдерү белән чыга.
дәвам

аудио Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (55)

Милләт Мәҗлесенә барлыгы 120 чамасы депутат сайлана. Алар төбәк, сәяси, социаль һәм белемлелек дәрәҗәсе җәһәтләреннән төрле-төрле була.
дәвам

аудио Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (54)

"Бер милләт нинди дә булса сәбәпләр аркасында мөстәкыйль дәүләт төзи алмаса, аның өчен иң кулай юл – милли-мәдәни автономия." (Садри Максуди)
дәвам

аудио Милләт Мәҗлесе: Уфада мохтарият һәйәте

Һәйәт үз эшен Уфада 28 августта бик тантаналы төстә башлап җибәрә. Мәрасимдә 7 мең мөселман солдаты катнаша. Бу вакыйга Уфа халкында зур кызыксыну уята.
дәвам

аудио Хакимият большевикларга күчә

Керенский җитәкләгән хөкүмәткә кызыллар яный башлый. Русиянең һәр төбәгендә чуалышлар башлана. Казан губернасында июль-август айларында 341 авылда чуалыш булып ала.
дәвам

аудио Корнилов фетнәсе

Октябрь инкыйлабы алдыннан, Русиянең башка халыклары кебек үк, мөселманнар да Учредительное Собраниегә депутатлыкка намзәтләр раслый.
дәвам

аудио Башкортчылык хәрәкәте

1917 елда Идел-Урал төркиләре арасында тыгыз бәйләнеш бозыла, бер якта “төрек-татар” исеме астында һәммәсен берләштерергә тырышкан Милләт Мәҗлесе хәрәкәте, икенче якта фәкать бер төрки кавемне үз эченә алган “башкортчылык” хәрәкәте барлыкка килә.
дәвам
башка язмалар
Профессор Надир Дәүләт

Хөрмәтле Азатлык укучылары! Сезнең игътибарга Төркиядә яшәүче галим  Надир Дәүләтнең “1917 ел октябрь инкыйлабы вә төрек-татар Милләт Мәҗлесе” исемле китабыннан өзекләр тәкъдим итә башлыйбыз. Китап 1998 елда Истанбулда дөнья күрде. Бу әсәрдән өзекләрне һәр дүшәмбе Азатлык дулкыннарында тыңлый аласыз.
Казанда нәшер ителгән китапның тышлыгы
Идел-Урал харитасы (китаптан алынган сурәт)