киләсе тапшыру

фикер белешү

... ... ...









1-нче өлеш (җиде өлештән видеорепортаж)

Cезнең JavaScript сүндерелгән йә Adobe's Flash Player иске. Яңа Flash Player куегыз.

"Шәрык экспрессы"-1: Сау бул, Дүшәнбе!

Азатлык хәбәрчеләре таҗик эшчеләренә ияреп "Дүшәнбе-Мәскәү" терәнендә сәяхәт итә. Беренче өлештә алар Мөхәммәт Али һәм Җәмшид Нәбиев белән таныша.

Таҗикстаннан ел саен меңләгән кеше эш эзләп Русиягә бара. Күпләр өчен бу сәфәр эссе, кысык "Дүшәнбе-Мәскәү" терәнендә дүрт көнлек сәфәрдән башлана. Шушы елның җәендә Азатлык хәбәрчеләре таҗик эшчеләренә ияреп шул терәндә Үзәк Азия һәм Русия буйлап сәяхәт итте. Дүрт көн эчендә дүрт мең чакырым үтеп, алар шушы юлның бар ачысын татыды. Узбәкстан, Төркмәнстан, Казакъстан аша үтеп, аларның сәфәре Мәскәүнең Казан вокзалында тәмамлана. Репортажның беренче өлешендә алар дзю-до тренеры Мөхәммәт Али һәм укытучы Җәмшид Нәбиев белән таныша...

2-нче өлеш

"Шәрык экспрессы"-2: Катаган кышлагы  видео

Дүшәнбе читендә урнашкан Катаган кышлагы – гап-гади таҗик авылы: балчыктан ясалган дуваллар, җимерек юллар, тактадан кагылган дуканнар. Кирпеч йортлар монда сирәк күренеш. 28 яшьлек Өмет, Сочига төзелеш эшләренә китәр алдыннан, туганнары белән хушлаша.

3-нче өлеш

"Шәрык экспрессы"-3: Үзбәкстан видео

Сәфәрнең икенче иртәсенә терән Үзбәкстан чигенә җитә. Вагонга Үзбәкстанның чик сакчылары, таможня, милиция хезмәткәрләре, тикшерүчеләр керә. Алар әйберләрне актарырга тотына. Корал һәм наркотик эзләү дип санала. Чынбарлыкта - юлчылардан акча каеру.

5-нче өлеш

"Шәрык экспрессы"-5: Янә Үзбәкстан видео

"Дүшәнбе-Мәскәү" терәне Төркмәнстаннан соң янә Үзбәкстанга керә. Вагонда вак сәүдәгәрләр пәйда була. Юлчыларга терәннән чыгу һаман да тыелган. Дүрт бала анасы Гуля Вахитова үзенең Русиядәге тормышы һәм эше турында сөйли.

6-нчы өлеш

"Шәрык экспрессы"-6: Русия чиге видео

Терән Русия чигенә якынлаша. Күңел ачулар кими, фәлсәфи сөйләшүләр арта. Юлчылар Таҗикстандагы ватандашлар сугышын искә ала. Дзю-до тренеры Мөхәммәт Али илдән китәргә мәҗбүр булган урыслардан гафу үтенергә әзер булуын әйтеп, бәхәс уята.

4-нче өлеш

"Шәрык экспрессы"-4: Төркмәнстан видео

Терән Төркмәнстанга җитә. Тәрәзә артында буш манзара, офык артында – Әфганстан. Юлчыларны чираттагы тикшерү көтә. Бәдрәфкә бару, хәтта тамбурда тәмәке тарту тыелган. Төркмән сакчысы Азатлык хәбәрчесе кулында видеокамераны күреп ала, терәнне туктаталар.

7-нче өлеш

"Шәрык экспрессы"-7: Килеп җитү  видео

"Дүшәнбе-Мәскәү" сәфәре ахырына якынлаша. Бишенче көнгә "Шәрык экспрессы" Казан вокзалына килеп җитә. Үзара туганлашып беткән юлчылар һәрберсе үз юлы белән таралыша. Кемнедер Русиядә яңа эш, кемнедер – билгесезлек көтә.

хезмәтләр:

подкастRSSmobile