тыңлау

хәзер эфирда

чәршәмбе тапшыруы (кабатлау)

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


соңгы җиде көн язмалары

Җирле үзидарә: сүзе күп, акчасы юк

Илдәге вазгыять белән риза булмаганнарның урамга чыгуы сәбәпле, югарыдагы җитәкчеләр “онытылган” демократия казанышларын искә төшерә башлады. Путин белән Медведев берсен-берсе уздырып губернатор сайлауларын кире кайтару мөмкинлеге һәм регионнарга вәкаләтләрне, салымнарны күбрәк бирү кирәклеге хакында сөйләргә тотынды.
дәвам

Самар мәчетендә Мәүлид бәйрәмен билгеләделәр

Самар төбәгендә Мәүлид аена багышлап күп чаралар уздырыла. Ләкин дә Җәмигъ мәчетендә уздырылганы тантананың иң зурысы булды дип әйтеп була. Якшәмбе көнне халык Җәмигъ мәчетенә агылды.
дәвам

аудио Ядрәләр санаучы Путинның ышанычлылары исемлегендә

Рыковның Путин ышанычлылары исемлегенә керүе -- демократик институтларның бетәчәгенә ишарә, ди Ирек Мортазин.
дәвам

Ижау мәчетендә балалар өчен бәйге үтте

Удмуртия мәчетләрендә үсеп килүче буынга игътибар елдан-ел арта бара. Малайлар-кызларга дин нигезләрен өйрәтү, кечкенәдән әхлак кагыйдәләрен күңелләренә сеңдерү һәм ислам кануннарын үтәп яшәү – боларны тормышка ашыру өчен имамнар, мөгаллимәләр күп тырышлык куя.
дәвам

аудио Русиядә Фән көне Татарстанда да билгеләнде

Фәннең төрле тармакларында эшләүче галимнәр соңгы елларда Татарстанда үз тармакларының алга китүен белдерә.
дәвам

видео Таҗик егете Путинга дан җырлый

Русиядәге мөһаҗирләр арасында иң күп михнәт күргән таҗик милләте вәкиле Путинга “реклама” ясый.
дәвам

Кукмара Миңнехановны “ак кар җәеп” каршы алды

Татарстан президенты килү уңаеннан кукмаралар кырдан ак кар ташып, юл буйларына сипкәннәр.
дәвам

аудио “ТНВ-Планета” каналын 1 июньдә ачмакчылар

“ТНВ-Планета” тапшырулары өч өлештән торачак: мәгълүмат, балаларга багышланган һәм музыкаль-әдәби тапшырулар.
дәвам

аудио Әнвәр Киевтан Skype аша татарчага өйрәтә

Киев шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Әнвәр Җиһаншин татарча өйрәнергә теләүчеләргә Skype-та һәркөн дәресләр үткәрә.
дәвам

аудио Айнур Петербурга тикшерелергә китте

Яман шеш аркасында инвалид арбасына утырган яшь журналист Айнур Галимов сишәмбе Петербур шәһәренә очты.
дәвам

Яһүд экстремистлары Израилне куркыта

Израилдә кадими яһүдләр хатын-кызларга “үз урыннарын” күрсәтә.
дәвам

аудио Оренбур төбәгендә “Авыл кызы” бәйгесе үтте

4 декабрьдә Оренбур төбәгенең Әсәкәй авылында Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтенрусия татар авыллары оешмасы һәм “Сөембикә” журналы “Авыл кызы” бәйгесенең сайлап алу турын уздырды. Анда төбәкнең Сакмар, Абдулла һәм Әсәкәй районнарындагы татар авылларыннан булган кызлар һәм ханымнар көч сынашты. Барлыгы җиде кеше катнашты.
дәвам

Лавров Әсад белән очрашты

Сүрия президенты Русия министры белән очрашуда көч куллануны туктату турында сөйләшергә әзер булганын белдерде.
дәвам

аудио «Исламга килүем – минем протест»

Тиздән чуашча Коръән тәфсирләре дөнья күрәчәк. Коръәнне чуаш теленә 23 яшьлек Руслан Сәйфетдинов тәрҗемә итә.
дәвам

видео Милли сувенир ясаучылар Универсиадага әзерләнә

Казандагы халык сәнгате һөнәрләре лицеена игътибар арта. Берьяктан, укырга керергә теләүчеләр күп булса, икенчедән...
дәвам

аудио Татарстан туграсына 20 ел: заманча караш

Бүген Татарстан дәүләт туграсы кабул ителүгә 20 ел. Бу тарихи вакыйга 1992 елның 7 февралендә булды.
дәвам

аудио Казан читтәгеләрнең проблемнарын тикшерә

2012-2014 еллар арасында чит илләрдә яшәүче милләттәшләргә ярдәм күрсәтү програмы әзерләнәчәк.
дәвам

аудио Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (63)

1917 елның 23 ноябрендә (6 декабрь) үткәрелгән утырышта Мәҗлес рәисен, аның урынбасарларын, сәркәтипне һәм аның урынбасарларын сайлыйлар.
дәвам

“Русия халыкларына берләшергә кирәк”

Якут Википедиясенең идарәчесе, КиберСаха җәмгыятенең координаторы Николай Павлов белән әңгәмә.
дәвам

Урамга чыккан халыкны һәркем үзенчә саный

Мәскәүдә 4 февраль көнне узган ике урам җыенында чынбарлыкта ничә кеше катнашкан?
дәвам

аудио Мәскәүдә Пәрәмәч бәйрәме узды

Быелгы бәйрәм татар халкының йолаларын күпләп күрсәтүе белән аерылып торды. Шуның өстенә бәйрәмдә мәдәни үзәк каршындагы түгәрәкләр катнашты.
дәвам

Равил Бохараев белән соңгы сөйләшү

Равилнең вафат булуына күңел һаман да ышанмый. Бу җомгада аның җир куенына кергәненә җиде көн булачак.
дәвам

аудио Самар милләтпәрвәрләре Мәүлид аен зурлады

Самар татарлары динебез исламнан ерак торалар дип әйтеп булмый. Рамазанда ай буена авыз ачтыралар, Мәүлид аенда да үзенә бер тырышлык белән Коръән ашлары уздырып киләләр.
дәвам

аудио Себер татарлары Мәүлидне бәйрәм итте

Төмән өлкәсе Ялуторов шәһәрендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган чаралар узды.
дәвам

Ижау балалар бакчасында – кышкы бизәкләр

Балалар бакчаларында сабыйларны тәрбияләү өчен елның һәр фасылын мөмкин кадәр кулланырга омтылалар. Балаларга һәр ел фасылының үзенчәлеген аңлату, аларга саф һавада уйнау өчен мөмкинлекләр тудыралар. Кышның матурлыгына соклану, аңа кагылган сынамышларны белү, төрле уеннар уйнау – болар барысы да тәрбия һәм белем бирү программасында караган.
дәвам

"Бала татарча ризыкны да, саннарны да белсен"

Түрәләр 62 сүздән торган сүзлекне төзегән арада без татар теле укытучыларына, ата-аналарга сорау белән мөрәҗәгать иттек.
дәвам

аудио Казанда урам җыены: "Путинны сайламыйбыз!"

4 февраль Казанда суык булуга карамастан, Мулланур Вахитов мәйданында үткән митингка меңгә якын кеше җыелды.
дәвам

«Ак хисләр” бәйгесенә сайлау Оренбурда үтте

5 февральдә Оренбур төбәгенең Әсәкәй район үзәгендә “Ак хисләр – 2012” бәйгесе кысаларында “Татар моңы”ның I турына сайлап алу булачак. Әсәкәйдә үтәчәк бәйгедә катнашу өчен Оренбур татар драма театры сәхнәсендә шәһәрнең иң моңлы һәвәскәр җырчылары ярышты.
дәвам

Уфада “Гадел сайлаулар өчен” чарасы үтте

4 февраль Уфада “Гадел сайлаулар өчен” шигаре астында каршылык чарасы үтте. Анда мең ярымнан артык кеше катнашты.
дәвам

аудио Кашапов Зюгановны якларга чакырды

4 февраль шимбә көнне Чаллыда үткән урам җыенында сүз декабрьдә узган сайлаудагы хәрәмләшүләр хакында барды.
дәвам

мультимедиа Мәскәү йөрешендә меңнәрчә кеше катнашты

4 февраль көнне Русия шәһәрләрендә "Гадел сайлаулар өчен" дигән исем белән урам җыеннары үтә.
дәвам

аудио Милләтче маҗарлар Көнчыгышка тартыла

Маҗарстанның Йоббик фиркасе рәисе Габор Вона Европа Берлеге урынына, Төркия һәм Русия белән ныграк якынаерга чакырды.
дәвам

аудио "Сайлау – татарга үз фикерен әйтү форсаты"

Чаллыдагы журналист Зөбәер Мифтахов, президент сайлавы татарга бердәм каршылык күрсәтергә җай булып тора, ди.
дәвам

аудио Депутатлар тарихи ядкарьләрне саклау эшенә алына

Татарстан дәүләт шурасы депутатлары да тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау эшенә тотына.
дәвам

аудио Уфада Мәүлид ае чаралары башлана

Башкортстанның барлык мәчетләрендә һәм мәхәлләләрендә Мәүлид аена багышланган чаралар башлана. Тантаналар Ходай йортларында гына түгел, ә зур мәдәният сарайларында да үтә.
дәвам

аудио Татар матбугаты абунәчеләрен саклаган

Башкортстанда бу елның беренче яртысына газета-журналларга язылу нәтиҗәләре бәян ителде. Федераль почта элемтәсенең Башкортстан бүлеге җитәкчесе Ирек Галимов журналистлар өчен оештырган матбугат очрашуында байтак мәгълүматлар бирде.
дәвам

аудио 4 февральдә Уфада ике митинг үтә

Уфадагы бер митингта әлеге премьер-министр Владимир Путинга каршы булучылар җыелса, икенчесендә – аны яклаучылар булачак.
дәвам

аудио Кавказ әмирлеге һөҗүмнәрен туктата

Төньяк Кавказдагы бәйсезлек сугышчылары Путин хакимиятен якламаучы тыныч халыкка һөҗүмнәрне туктатуын белдерә.
дәвам

аудио Ижау китапханәсендә күчерелгән авыллар фаҗигасе тикшерелде

70нче елларда Түбән Кама сусаклагычы төзелү сылтавы белән Агыйдел буендагы авыллар башка урыннарга күчерелә.
дәвам

аудио Мәскәү кибетендә бердәнбер татар сүзлеге

Хәбәрчебез Мәскәү үзәгендә урнашкан “Библио-Глобус” кибетенә барып, анда ничә татар китабы барын тикшереп кайтты.
дәвам

видео Мисырда футбол үтерешеннән соң өч көнлек матәм

Мисырның Порт Сәит шәһәрендә җанатарлар бәрелешендә 74 кеше һәлак булганнан соң, илдә өч көнлек мәтам бара.
дәвам

аудио Ижауда татар теленнән олимпиада узды

Татар телен кем яхшырак белә? Әлеге сорауга җавапны бу атнада республикакүләм олимпиадада ачыкладылар. Удмуртия мәктәпләрендә туган телебезне өйрәнүче егетләр-кызлар татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадага җыелды.
дәвам

видео НАСА Айның арткы ягын күрсәтте

Тарихта беренче тапкыр айның Җир шарыннан күренмәгән арткы ягы видеоязмага төшерелде. Бу эшне НАСАның махсус җиһазы башкарды.
дәвам

Мәскәү мәдәни үзәгендә татар җырлары яңгырады

27 гыйнварда Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә кызыклы бер очрашу узды. Мәдәни үзәкнең залында мәскәүләр Ригадан килгән опера җырчы Элина Шиһабетдинова, Петербурдан Мария театры солисты Тимур Әбдекиев, Америкада яшәп иҗат итүче Казан егете Рөстәм Енгалечев белән очрашты һәм аларның җырларын, чыгышларын тыңлады.
дәвам

Минзәлә театры 75 еллыгын бәйрәм итте

Быелның 16 декабрендә Минзәләдә зур кунаклар катнашында аларның юбилее узды. Театрга 1935 елда елда Чистай шәһәрендә нигез салынган.
дәвам

аудио Уфада Мортазага таш ату йоласы үткәреләчәк

Уфада Габдулла Тукай исемендәге татар гимназиясе төзү өчен бирелгән бинаны җимерүгә биш ел тула.
дәвам