Азатлык Радиосы
албит
радио
җәдвәл
форум
мультимедиа
шәлкемнәр
контакт
LATiN
шимбә, 31 июль 2010, Казан вакыты 08:21
яңалыклар
дөнья
татарстан
башкортстан
татар дөньясы
төркия
кырым
киләсе тапшыру
илдә һәм дөньяда
09:00 - 10:00
соңгы тапшыру
җәдвәл
Азатлыкны тыңлау
ярдәм
кыска дулкыннар
Казан вакыты kHz
0700-0800
7390
0700-0800
9635
0900-1000
9635
1900-2000
12035
1900-2000
15445
2300-2400
9805
тапшырулар тәртибе
Татар-башкорт дөньясында Сабан туйлары гөрли
Җиде өлештән видеорепортаж
башка телләрдә
Tatar-Bashkir News
Azadlıq Radiosu
Azatlyk Radiosy
Азаттық Радиосы
Азаттык Үналгысы
Озодлик Радиосы
Радио Свобода
RFE/RL Homepage
подкаст
Ашкынулы заманда яшибез. Яраткан тапшыруны тыңлар өчен вакыт табып булмый. Бу очракта сезгә ярдәмгә подкаст килә ала.
Нәрсә ул подкаст?
Подкаст сүзе Apple ширкатенең iPod исемле MP3 уйнаткычларыннан килә. Подкаст технологиясе, кыскача әйткәндә, шуннан гыйбәрәт: MP3 форматында язылган радиотапшырулар интернет аша үзеннән-үзе сезнең санакка йөкләнелә. Сез үзегезгә уңайлы вакытта теләгән тапшыруыгызны тыңлый аласыз. Моның өчен йөкләү програмы һәм MP3 уйнаткычы гына кирәк.
Подкаст ничек эшли?
Подкаст
RSS
технологиясенә нигезләнгән. Тапшыру эфирда яңгыраганнан соң, MP3 форматындагы язма
Azatliq.org
сәхифәсендә урнаштырыла, ә тапшыруның исеме һәм адресы күрсәтелгән хәбәр RSS агымында пәйда була. Сезнең санакта урнаштырылган подкаст йөкләүче махсус програм яңартуларны даими тикшереп тора һәм яңа язма табылу белән аны сезнең санакка йөкли. Сез бу язманы санакның үзендә яисә берәр кесә җайланмасына (MP3 уйнаткыч, кесә телефоны йә кесә санагына) күчереп тыңлый аласыз.
Нинди програм кирәк?
iTunes.
Подкаст технологиясенең башында торган һәм куллануда иң уңай програмның берсе – iTunes дип атала. Аны санакка урнаштырганнан соң, сезне кысыксындырган каналларга язылырга кирәк. Бер көйләп куйганнан соң iTunes програмы iPod уйнаткычларына язмаларны автоматик рәвештә үзе күчерә. Хәтерне тутырмас өчен, програм иске язмаларны сөртеп бара ала.
iPodder
. Санак белән дусрак булган кулланучылар iPodder програмын сайлый ала. Аның мөмкинлекләре тагы да күбрәк. Әйтик, анда яңартуларны тикшерү вакытын төгәл билгеләп куеп була. Бу програм Windows белән бергә җигелә һәм сиздермичә генә үз эшен башкара. Програмнарның икесе дә бушка таратыла.
подкаст
шәлкемнәр
хезмәтләр:
подкаст
RSS
mobile