киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


төркия

Әнкарада Зәки Вәлиди паркы ачылды

28.08.2010

Төркия башкаласында ачылган яңа паркка Әхмәт Зәки Вәлиди исеме бирелде. Башкортстан рәсмиләре һәм сәнгатькәрләре Әнкарага бүләкләр һәм күргәзмәләр алып килде.

26 июль Төркия башкаласы Әнкарада Әхмәт Зәки Вәлиди паркы ачылды. Парк - Әнкараның Кәчиөрән бистәсе хакимияте һәм Төрксой – төрки дәүләтләрнең мәдәният оешмасының уртак тырышлыгы ярдәмендә булдырылды.


Тантаналы чарада Төркия мәдәният министры урынбасары Кемал Генч һәм Башкортстан премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина катнашты.


Төркиядә галим тууына 120 елга багышланып быел берничә чара әзерләнде. Төрксой 2010 елны Зәки Вәлиди елы итеп игълан итте. 


Парк ачылышыннан соң кунаклар Башкортстан рәссәмнары күргәзмәсе белән танышты.


Әнкарада яшәүче Роза Корбан (уртада) Азатлык радиосына Төркиянең Башкортстанда туган Әхмәт Зәки Вәлидине шулай зурлавы горурлык хисләре уята, диде.

Быел Төркиядә Әхмәт Зәки Вәлиди истәлегенә багышланган берничә чара узды. Аларның иң зурлары - яз айларында Истанбул университетында фәнни симпозиум һәм галим тормышына багышланган спектакль кую булды, Әнкарада парк ачылды һәм октябрь аенда Әфьон каласының Коҗатәпә университетында Зәки Вәлидигә багышланган фәнни җыен үткәрү каралган. 



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Әнкарада Зәки Вәлиди паркы