якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 02:18

дөнья

Тыныч чара көч белән бастырылды

Якшәмбедә протестчыларны көч белән тарату нәтиҗәсендә 156 кеше һәлак булды, 800ләп кеше яраланды. Өремчедә башланган протест чаралары дәвам итә.

текст зурлыгы - +
Активистлар тыныч максатта оештырылган протест чараларының кан белән бастырылуын белдерә.

Кытайның төньяк-көнбатышындагы Синҗан төбәге башкаласы Өремчедә кичә протестчылар белән полиция арасында чыккан бәрелешләрдә йөз ярымнан артык кеше һәлак булды. Кытай рәсми “Шинхуа” хәбәр агентлыгы мәгълүматларына караганда, вакыйгада шулай ук 800-ләп кеше яраланган һәм йөзләрчәсе кулга алынган.

Yлүчеләр санының артуы ихтимал

“Шинхуа” агентлыгы протестчыларның пычак, таш һәм таяклар белән һөҗүм итүен, 200 автобус, 10 такси һәм 2 полиция машинасын яндыруын хәбәр итә.

Вакыйганы якыннан күзәткән сөргендәге Бөтендөнья уйгыр конгрессының урынбасары Асгар Җан соңгы вакыйгалар турында “Азатлык”ка мәгълүмат бирде:

“Кичә булган вакыйгаларга Кытайның Гоандонг вилаятендә уенчык җитештүче бер ширкәттәге низаг сәбәпче булды. 26 июньдә әлеге корылмада эшләгән кытайлылар бергәләп, анда эшләгән уйгырларга һөҗүм итә һәм аларны үтерә. Кытайлар үлгән уйгырлар санын 3 дип күрсәтә, безгә килгән мәгълүматларда анда 20 кеше булган", диде ул.

Кичә булган вакыйга әлеге хәлгә протест уңаеннан оештырылган булган. Һәм протест турында моннан 2-3 көн алда интернетта белдерүләр таратылган. Асгар җан сүзләренә караганда, кичә Өремчедәге җыенда 3 мең кеше катнашкан, моннан кала шәһәрнең төрле районнарында 10 меңнән артык кеше җыелган.


Полиция "тыныч максатлы протест чарасы" уздырырга теләгән кешеләрне тынычландыру өчен ут ача, уйгыр активистлары вакыйгада 200-дән артык кешенең һәлак булуын белдерә.

"Әгәр Кытай хөкүмәте бу тыныч чарага рөхсәт иткән булса, ул тыныч кына тәмамланачак һәм бу кадәр кеше һәлак булмас иде", ди Асгар җан әфәнде.

"Вакыйгалар Кытай сәясәтенең нәтиҗәсе"

Кытай хакимияте, сөргендәге уйгыр активистларының көннән-көн саны арткан кытайлыларга каршы һөҗүм оештырырга җыенуын алга сөрә. Бу гаепләүгә Бөтендөнья уйгыр конгрессының урынбасары Асгар Җан җавап бирде:

Бөтендөнья уйгыр конгрессының урынбасары Асгар Җан
"Төбәктә булган барлык каршылык чараларында Кытай гел конгрессны гаепли, хөкүмәт беркайчанда халыкның проблемасын тыңламый. Халык үз иреклегеннәм мәхрүм яши,телне кысу дәвам итә, икътисади мөмкинлекләр чикләнә, Бу чаралар Кытай хакимияте күргән кешелеккә каршы сәясәтнең бер нәтиҗәсе" , диде ул.

Моңа өстәп проблемалар хәл ителмәгән очракта протестлар әле дәвам итәр, ди Асгар Җан әфәнде. Шулай ук Кашгарда да протест чаралары планлаштырылган булган.

Элемтәләр үзелгән...

5 июльдән башлап Кытай хакимияте төбәкнең тышкы дөнья белән барлык элемтәсен кискән. Урамнарда утларнын сүндерелүе хәбәр ителә. “Әлеге күренеш исә Кытайның анда зур бастыру чарасын башлап җибәрүенең бер күрсәткече булып тора”, ди Асгар Җан.

Уйгырларның Шәркый Төркестан, Кытайның Синҗан дип аталган 8 миллионлык халкы булган төрки илдә, халык күп еллардан бирле Кытайдан бәйсез булырга тели.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
06.07.2009 23:48
ник басмыйсыз? тагы цензура булдымы сездэ? кошма, кругом фсб кешелэре утыра тикшере, кемне кертерг, э кемне юк.

кем: "Азатлык" радиосы
06.07.2009 23:48
Форум модерацияләнү сәбәпле җаваплар шунда ук күренми, бераз сабырлык сорала. Прага белән Мәскәү арасындагы вакыт аермасын да истә тотсагыз иде. Рәхмәт!

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
06.07.2009 23:11
Эле узган гасырнын 80-90-нчы елларында уйгурлар 20 миллион иде, шулай дип донья статикасы курсэтэ иде, э хэзер 8 миллион гына калганнар? Кытайлар урчи чамадан аротык, э уйгурлар бетэ бара менэ кытайлар нинди сэясэт эшлэре белэн мэшгуллэр, уйгурлар санын киметэлэр. Бу бит геноциднын бер торе, турыдан туры геноцид дип исэплэнэ.