якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 02:16

дөнья

Кара диңгез хәрби көчләре “төтен” чыгарды

Украина һәм Русия парламентлары Русиянең хәрби диңгез көчләрен Кырымда 2042 елга кадәр калдыру турындагы килешүне раслады. Югары Рада утырышында төтеннәр чыкты, парламент рәисенә йомыркалар атылды. Урамда килешүгә каршы чара узды.

мультимедиа

текст зурлыгы - +
Украинаның Югары Радасы рәисе Влaдимир Литвин үз чыгышын шәмсия астында тәмамларга мәҗбүр иде.

Йомыркалар очып төтен таралган залда да президент Виктор Янукович яклы депутатлар Русиянең хәрби диңгез көчләрен Кырымда тагын 25 елга калдыру турындагы килешү өчен тавыш бирә алды. Килешүне 236 депутат хуплады.
Киевта Русиянең хәрби көчләрена каршы урам җыены узса....

Бер сәгать эчендә шундый ук карарны Русиянең Дәүләт Думасы да кабул итте. Норвегиядә сәфәрдә булган президент Дмитрий Медведев думадагы тавыш бирү нәтиҗәләренә хуплау белдереп “Украина үзенең стратегик мәнфәгатьләрен хисләрдән өстен куйды, һәм мин моңа бик шат,” дип белдерде.

21 апрель Русия һәм Украина президентлары имзаланган килешү нигезендә Русиянең хәрби диңгез көчләре Кырымда 2042 елга кадәр кала. Моның өчен Мәскәү Украинага газны 30% ташлама белән сата.

Оппозиция бүгенге тавыш бирүне “Украина тарихындагы караңгы көн” дип атады. Оппозиция җитәкчеләренең берсе Юлия Тимошенко халыкны 11 майда урамнарга чыгарга чакырды.

....Акъярда хөкүмәт яклылар бәйрәм итте


Кичә Киевка килгән Русия премьер-министры Владимир Путин оппозициянең мондый реакциясенә “аптыраш” белдерде.

Русиянең хәрби диңгез көчләре Кырымда Екатерина патшабикә хәкимлек иткән 18 гасырдан бирле тора. Украина Советлар Берлегеннән бәйсезлек игълан иткәннән соң Мәскәү үзенең хәрби базасын 2017 елда күчерәчәген белдергән иде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Сафул кайдан: Җирдән, әмма канатлы да
27.04.2010 21:19
Ни әйтеп була инде. Рәхәтләнеп үз телләрендә, үз мохитларында яшәүче украиннар болай да бездән әйбәтрәк яши иде. Инде әнә аларга хәзер газны да аз хакка сата башладылар.
–Әллә синең кесәңә керәсе акчамы? Сата бирсеннәр!– диярләр. Бөтен хикмәт тә шунда шул, туганнар, безнең түрәләр Украинада югалткан акчаларын безнең кесәдән түләтәчәкләр.
Чукынучыларга Патша Россиясе акча биргән, бушка тәресе, тегесе-бусы белән бүләкләгән, налогын җиңеләйткән, ә шуннан казнага килгән зыянны мескен мөселманнардан икеләтә налог каерып кире кайтара торган булган. Һич бетәрме бу тарихи җүләрлек... Прометейның да богауларын салдырып, бавырын талаучы ике башлы бөркеттән коткарганнар!–дип юансак кына инде
Сез шуны карагыз әле, рәсемдә Кырымнан татарны куарга тырышып йөрүчеләр ничек куана, бәйрәм итә! Бер уч татардан тарихи җирләрен күпсенәләр. менә кайда ул тар күңеллелек. Рәсәй нинди зур, ә кешеләргә тынычлык юк. Халкы болай да аз бит инде Россиянең. Килгән кытайлар татар гына булмас. Аларны атом белән дә кырып бетерә алмаслар!