якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 02:12

дөнья

Төркия тышкы эшләр министры Тукай кичәсе оештырды

Габдулла Тукай туган көнгә багышланган зур чара Төркиядә дә үтте. Анкарада булган кичәдә Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу, Русия рәсмиләре дә катнашты. Әлеге чарада катнашып чыгыш ясаган Истанбул сәүдә университеты профессоры Надир Дәүләткә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Әхмәт Даутоглу чыгышы

мультимедиа

аудио
текст зурлыгы - +
Надир әфәнде, бу чара ничек, кем тарафыннан оештырылды?

26 апрельдә башкалада Анкара Палас Дәүләт Кунак йортында Тукайны искә алу кичәсе Төрек тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглуның инициативасы белән оештырылды. 12-13 майда Русия Федерациясе президенты Дмитрий Медведевның Төркиягә рәсми визиты алдыннан бер татар шагыйре турында шундый җыелыш оештырылуы һәм министрның хатыны белән бергә барлык програм чараларның башыннан азагына хәтле катнашуы күпләргә нәрсә әйтелергә теләнгәнлеген күрсәтте.

Кичәдә кемнәр катнашты, халык күп җыелган идеме?

Кичә өчен билгеләнгән зал шыгрым тулды. Анкарадагы, аеруча Төркиянең төрле өлешләрендә яшәүче татарлар, Казандагы элекке Төрек баш консуллары Әхмәт Реза Демирел, Исмаил Хаккы Муса һәм Әхмәт Эргин, Татарстаннан Тимур Акулов, Русиянең Анкарадагы илчесе Владимир Ивановский, тышкы эшләр министрлыгының төрле вәкилләре, журналистлар һәм чакырылган кунаклар бар иде.

Бу җыенда сүз ни турыда барды?

Надир Дәүләт

Тукай кичәсенә Төркиядәге Казан татарларының вәкиле буларак чыгыш ясарга мине чакырдылар. Минем чыгышның эчтәлеге кыскача татар тарихина, Миңтимер Шәймиев президентлыгы чорындагы казаныш һәм уңышсызлыкларга багышланды. Акулов үз чыгышын Татарстандагы тәртип белән русча ясады, ә Ивановскийның чыгышында исә төрекләргә, минем чыгышыма үзенә күрә протест, ризасызлык сизелде. Минем чыгышта соңгы елларда гомумән азчылыкларның, аерым алганда татарларның башта мәдәни һәм байтак хокукларының кулларыннан тартып алынганлыгына ишарә ясалган һәм Русия илчесенә Төркия белән Русия арасында виза режимын ничек йомшартырга уйлыйсыз дигән сорау бирелгән иде. Ул үз чыгышында виза мәсьәләсе әлегә чишелмәгән, бу турыда тышкы эшләр министрлары килешкәч хәл ителер диде. Аеруча Төркия нигә Русиядәге башка 85 төбәк өчен шундый җыелыш үткәрми дигән сорау бирде. Димәк аның татарларга күрсәтелгән шушы мәхсус мөгамәләгә ачувы килгән.

 

Ә тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу Ивановскийга турыдан-туры җавап бирмәсә дә демонстратив рәвештә татар зыялыларының, җәдитчелек хәрәкәтенең төрек зыялыларына тәэсире турында матур бер чыгыш ясады. Даутоглу үткәндә Йосыф Акчура Казанда утырып “Өч тарз-и сәясәт”, ягни Госманлы һәм гомумән колыкта яшәгән төркиләрне коткару юлында өч төрле айрым сәясәт алып барырга мөмкин дигән әсәрен язганын, бу әсәрнең Каһирәдә басылуын һәм Истанбулда укылганын искә төшерде. Татар җәдитчеләре Муса Җарулла Биги, Гаяз Исхакый, Габдерәшит Ибраһим һәм хәтта Солтан Галиевлар мөселманнарның артта калуына каршы көрәш ачтылар диде. Аның шушы чыгышыннан татарларны, аларның галимнәрен олы мәртәбәдә бәяләве, аларга мәхсус хөрмәт күрсәтүе ачыктан ачык аңлашылды. Даутоглуның “Татарстан Төркия белен Русия арасындагы бик зур дуслык күпере” дип әйтүен Мәскәүгә сез дә Татарларга әһәммият бирегез диү яки без аларны дуслык өчен кирәк дип исәплибез, сез дә шулай дип уйлыйсызмы диү буларак бәяләргә мөмкин.

Чыгышлардан кала, мәдәни програм да әзерләнгән идеме?

Програмның калган өлешендә Тукайның тормышына багышланган видео, Казаннан килгән театр сәнгатькәрләренең Тукай шигырьләрен сәнгәтьле укулары булды һәм ике җырчының халык җырларын башкарулары белән тәмамланды. Тышкы эшләр министры Даутоглу сый мәҗлесе вакытында Тимур Акуловны туган көне белән котлап, аларның бергәләп туган көн тортын кисүе журналистларның диккатен җәлеп итте.

Кыскасы Тукай Төркия белән Татарстан, Төркия белән Русия арасында күпер вазифасын үтәде. Мәрхум шагыйрь бу турыда уйламагандыр да. Ләкин сәяси, экономик мәнфәгатьләр булганда һәр төрле чара кулланыла.




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр бите: (3)
    алга 
кем: Илдус Садыйq кайдан: Qазан
18.05.2010 02:17
Төркиянең тышкы эшләр министры Тукай кичәсен оештырун хич чиксез хупларга кирәк! Бу ифратта җаваплы һәм сәяси чараларның берсе булырга охшаш. Шуның өчен нигә бу чараны мәдәният министры оештырмаган дигән сырау урынсыз. Әлбәттә мәҗлеснең җитешмәгән якларыда булган. Әммә ләкин, дипломатияның уз теле, уз осуллары бар. Улда булса,- кәкере атып туры тидеру... Моның ничкәлекләрен хәр кемдә аңлапта җитмәскә мөмкин. Шуңа курә хакикәтне ачыклау өчен фикерләшу, бәхәсләшу кирәк нәрсә. Wә ләкин шәхесне кимситмичә, бәхәсне колхоз базарына әйләндермичә, кеше көлдермичә, дошманнарны шатландырмича! Шул исәптән, җәмәгәтчелек файдалы киңәшләрне, тәгъдимнәрне, теләкләрне һәм таләпләрне туплап, биек Тукаебызның 125 еллыгын билгләп утәчәк барлык төрки дуләтләрнең оештыру комитетларына вакытында җиткереп нәтиҗәле эшләр башкарылса милләтебезгә купкә файдалырак булыр иде. Ул вакытта ивановскийлар да сузләрен улчәп әйтергә мәҗбур булырлар, чиновникларда уз эшләрен җиренә җиткереп эшләргә ирәнерләр иде, тантанада 200 кеше бләнгенә чикләнмәс һәм "Туган тел"дә җырланыр... Шунсы кызык, әгәрдә-мәгәр Төркия тышкы эшләр министыры Тукай кичәсен оештырмаган булса безнең кайбер иптәшләр кычкырырлар иде. Төркия курыкты бу кичәне уздыра алмады диеп. Ләкин кичә уткәрелде! Хәттә узенең мәгенәсез сырау белен россия илчесе узенең чын йөзен курсәтте...

кем: Гаян кайдан: Самар
07.05.2010 23:50
Бу форумдагы фикерлар хабарнен узеннан да кубрак хабар бира икан.
Мина шул анлашылып житми, Тукайны иска алу мероприятиесен ник тышкы эшлар министрлыгы уткара, аны культура министрлыгы оештыра алмай идеме? Бит бу эшлар культура министрлыгы олкасена карай. Ботен доньяда Тышкы эшлар министрлыгы абсолютно башка нарсакайлар белан заниматься итя... Нормаль айбер тугел бу.

кем: Säğit Xäyri кайдан: Ankara
07.05.2010 13:25
Polşa däwlät başlığı üterelde, Awrupa liderları Mäskäwgä şeltä belderdeme? Qızğanıç, bügenge dönya xakimiyäten barı tik häm barı tik matdi mänfäğätlär genä qızıqsındıra. Törkiyädäge bügenge xakimiyät tä bu dönyadağı matdi mänfäğät qağidäseneñ iskärmäse tügel, älbättä. Milli xislärebez şuşı matdi mänfäğätlär öçen qullanılğan oçraqta küñel hiçşiksez ränci.

İşbu kiçä "Tuğan tel" belän tämamlanırğa tiyeş ide, çönki yäş tatar sänğätçelären "Yegetlär, qızlar, tizräk kilegez, bergäläşep "Tuğan tel"ne cırlıybız" diyep säxnä yanına çaqırtıp alğannar ide, läkin nişläpter alıp baruçı kiçäne "tabınğa räxim itegez" diyep tögälläp tä quydı.

Törkiyädä moñarçı da törle yıllarda (1991 yıldan birle min üzem qatnaşqan) Tuqay kiçäläre oyıştırılıp kilde, alarnıñ bersendä dä urıs räsmiläre qatnaşmadı.

Älbättä, härkem üz fikeren belderüdä irekle, tänqitli dä ala, maqtıy da ala. Mondıy kiçälärne dä här oyışma, cämğiyät ütkärä ala, räsmi bulğannarı da, räsmi bulmağannarı da.

Här tatar cämğiyäte, här tatar keşese, üz teläktäşlären cıyıp, Tuqay kiçälären ütkärä ala, anıñ öçen iğanäçe dä tabırğa bula häm kiçäne irekle räweştä üzläre telägänçä oyıştıra ala.

Tuqaynıñ 125 yıllığın qotlağan çaqta böten şuşı mäs'älälär küz aldında totılır, dip ışanam.

кем: Roza Kurban кайдан: Ankara
06.05.2010 21:29
Ankaradagı TUKAYNI "iske alu kichese" tatar milli beysezlek köreshen baltalaw, bashka ber nerse de tügel.....
Monda katnashuchılar da rus ikmegene may yaktılar..

кем: Фенис Зыялы. кайдан: Torkiye
05.05.2010 20:03
Мин Фенис Зыялы. Бу кичеге мин де катнаштым. Бу кичеге катнашу очен берсенен де астына да ятмадым, алдын да, артын да яламадым. Мин боек шагыйребез Габдулла Тукайнын яшеген, шигырьлерен язган авылда Очиле авылында (Арча районы) туган егет. Ением, кечкенеден анын шигырьлерен койлеп йоклатты, етием, шигырьлерен сойлеп устерде. Мин анын шигырьлерен яттан сойлеп устем. Мин ул кичеге Тукаемнын шигырьлерен укырга бардым. Сеясетке катнашу очен бармадым, андагы Иваннын да, министрнын да докладын тынламадым. Мин Казаннан килген артистларнын "Сой гомерне" "спектакльен елый елый тынладым. Минга бу киче де Тукайнын есерлереннен башка берсе де кирекми иде. Шигырь соючелерден мин де, башка милли рухлы миллеттешлеребез де килмесе, бу киче кемге калачак сон. Ивановский сойлерме Тукай шигырьлерен яисе татарчаны "чыктым аркылы купер" дережесенде белген Акуловмы?!
Мин, якташым Тукай шигырьлерен укырга девам итечекмен хем дешми калмам газраилне кургенде де.
Егер де мине бу кичеден сон сунын арьягына чыгарып атсагыз, бейсез утрауда бер узем яшермен. Анда да шигырь язудан хем укудан туктамам. Миллетем очен, кулымнан килген тырышлыкны да курсетермен.
җавап

кем: Roza Kurban кайдан: Ankara
06.05.2010 21:25
Student medal birü minem esh tügel, anı rus yaklı yalagaylar isemlege buencha ruslar bireler.
Feniske kilgende, 2 el Ankarada XETER KÖNE uzdırdık "milli ruxı" bulgach nishlep kilmede song ul????
Bez permesch peshermedek shul, ul pememech yarata iken.
Bu kichege katnashuchılar TUKAY RUXINA xıyenet itte!!!
Fenis enem singa ber kingeshem bar: monnan song shigerlerengne ruslar öchen yaz.
җавап

кем: fenis
07.05.2010 16:48
şigırlereme tel -teş tiderme...
җавап

кем: Roza Kurban кайдан: Ankara
06.05.2010 12:17
Fenis, yukka üzenne ertkalama inde, sin üzengneng safıngnı tapkansın. Monnan son sine utrawga chıgarıp atmaslar, kiresenche "tatarlıkka xezmet itkenlegen öchen" digen medal tagarlar( Putin yeki Medvedev imzalı).
Bik "Tukay yanlı" keshe bulsang nige Tugan tel chırın chırlamadıng song?
җавап

кем: Фенис Зыялы.
06.05.2010 14:32
Уземне ерткаламыйм, монга ихтияжым да юк. Димек бер ни тормый икен береуне кул арты белен сыпырып ташлау...
Милли шигырьлерем кызганыч.
җавап

кем: Фәнис
06.05.2010 18:47
Юк, студент, алай уйламагыз. Алар жан кунелден миллет очен кайгыртучы кешелер. Хезметне хормет иту кирек.Бу сузлеремне ялагайлану дип анламасыннар тагын. Мине таныганнар беле
җавап

кем: Студент кайдан: Казан
06.05.2010 17:48
Фәнис, игътибар итмә андыйлар тәнкыйтенә. Һәм акланма да, алар аргумент кабул итә торган кеше түгел бит. Бар миллилекләре "Туган тел"не җырлау икән. Кемгә нинди медаль тагуны хәл итү Роза Курбан эше диген инде ә! Андыйлар үзләре дә берни эшләми, эшләгәннәрне күрә алмый, туктаусыз пычрак эзли. Тукай кичәсе узу һәм анда министр үзе катнашу ЗУР әһәмиятле вакыйга.

кем: Анурбик кайдан: Татарстан Республикасы
02.05.2010 17:57
РФ.президенты Торкиядэ вакытта мэгарифтэ МИЛЛИ компонент,ЕГЭ
лар турында СОРАУ бирэсе И Д Е ! ! !
җавап

кем: Kece кайдан: Qazan
06.05.2010 03:31
Sorau biru ochen dingez artina barasi yuq! Challiga 3 tapqir kilde Putin uze! Nik birmedegez sorau?

кем: А.К кайдан: Тукай кичэсеннэн
02.05.2010 00:16
Монда плюслар, минуслар тикшерелми. Кичэнен Ивановскийга ошап-ошамавы да мохим тугел. Тукайны искэ алу чарасы татар халкынын боек эдибен зурлау, аны ана ватаннан еракта гомер итуче миллэттэшлэргэ хэтерлэту, тореклэргэ таныту булырга тиеш . "Туган тел" дэ жырланмаган кичэне, Тукайны таныты алмаган кичэне, татарлар арасында булгэлэу оештырылган кичэне, татар балалары тупас рэвештэ кертелмэгэн кичэне бер ничек тэ мактап булмый. татарстан сэнгат эхеллэренэ кадэр "Эллуки"не бозып башкардылар, "Мискин булып торган 300 елда тэкъдир безне ничек изгэнен" дигэн юллар булган дуртюллыкны да тошереп калдырдылар. Анын тышында, Габдулла Тукай сузлэренэ дистэлэгэн жырлар ижат ителгэн булуына карамастан, берсе дэ башкарылмады. Габдулла Тукайнын тормыш хикэясе дэ, ижаты да, эсэрлэренен эхэмияте дэ рэтлэп анлатылмады. Шуна да, торек журналистлары ул кичэ турында рэтле хэбэр дэ яза алмаганнар. Барысы да Давутоглунын чыгышын гына шэрехлэгэннэр.Анда исэ гомуми купшы сузлэрдэн гайре берни юк. Журналистларнын барысы да бер тослерэк язганнар. Бик куп сми да бер кеше язган хэбэр генэ урнаштырылган. Тукайнын боеклеген, узенчэлеген, фикерлэрен анлата торган бер генэ жомлэ дэ юк. Тик барысында диярлек май урталарында Медведевнын Торкиягэ килэчэге хэбэр ителгэн. Ул журналистларнын кубесе хэтта Татарстан дигэн ил барлыгын белми, татар халкы турында бернинди мэгълуматлары юк. Боларны белмэгэн килеш, ничек Тукайны язырга була???!!!
Бу мэжлесне купертэ-купертэ бары тик оештыручылар гына, вэкиллек кенэ, яки аларнын куштаннары я асларына ятучылар гына мактый ала.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
02.05.2010 06:06
A.К. га.
Сез хэм бик куп татар очен янып язганнарга радио яктыртылуында ярдэм кирэк иде. Бу радионын официаль бугенге линиясы мона момкинчелек бирми. Э бит, радио Азатлык дип атала. Димэк, ул барлык чаралар белэн татар азатлыгы очен корэшу коралы - узенен баштан башланган топ максаты буенча. Аны Амрикадагы урыс лоббистлары ярдэме белэн, Русия диктаторлыгы ярдэме белэн тупас рэвештэ узгэрттелэр. Имеш, ничек бар-шулай...Мона мин бугенге редакторны берничек тэ гаеплэмим. Бу радионын линиясы узгэрергэ тиешлеген инде мин хэм бик куп татар зыялылары сойлэп. язып килэлэр еллар буенча. Эммэ, тамчы таш тишэ дилэр. Менэ шуна курэ, Татарстаннын соргендэге хокумэте тырышлыгы белэн, урыс демократлары тырышлыгы белэн, радионын политикасы узгэрергэ тиеш. Шундый карар чыгарга ошаган. Мин шунын турында хэбэремне "2009 елда матбугат иреге торышы" дигэн мэкэлэ астында урнаштырдым. Минемчэ, безгэ бу радионы ничек итеп безнен узебезнен куз алдына китеру турында фикерлэр алышу да бик комачауламас кебек.
Жэмэгать, боз кузгалды, алда безне кисекенерэк корэш котэ. Шуна эзер булыйк. Фэритлэр, ураллылар, аязлар, шаймилар, рахимовлар калтырасыннар, эммэ жину барыбер татар халкы ягында булачак!
җавап

кем: Фәрит кайдан: Чаллы
03.05.2010 18:36
Бит монда калай әтәч милләтчеләр төчкергән саен шул турыда язып торалар! Тагын ни кирәк сезгә, нинди линия? Радиогыз махсус милләтчеләрне генә үсендереп тора. Ә болай халыкка Мирзаянов та, аның кебек башкалары да кирәкми. Чөнки алар халык тормышын белми, аларга властка үрмәләү генә кирәк. Америкадан торып акыл өйрәтүчеләр каян белсен инде мондагы тормышны?

кем: Мин бу кичене
01.05.2010 17:57
Мин бу кичене татарларга плюс, урысларга 0 дияр идем, чонки Ивановский борчылып, бимазаланып утырды, гуя бабасыр бар шикелле иде, анга бу киче ошамады. Киче бик шеп булды. Бик урынлы булды.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
01.05.2010 23:11
Бэй, нигэ сон алай ошагач, ник астына яшеренеп кенэ суз сойлисез? Эллэ, бик дорес тугелме хэм шуна шыртлыйсызмы?

кем: Мансур кайдан: Төмәннән
01.05.2010 15:31
Себердә Төмән шәһәрендә дә казан татарлары мохтәрияты "Ак калфак" җәмгыяте белән бергәләп Тукайны искә алу кичәсе үткәрделәр. Аны Бибинур Нигъмәтҗановна Сабирова оештырды. Мәҗлестә Төмән өлкәсе Диния нәзарәте Галимҗан хәзрәт Бикмуллин шагыйрь рухына багышлап Корьән аятьләрен укыды. Бибинур Сабирова, Равил Гыйльфанов Габдулла Тукайның шигырьләрен яңгыраттылар, ә Рафаэль Һадиев аның шигырьләренә язылган җырларны башкарды. Шул вакытта Төмән дәүләт университетының татар теле укытучысы Максим Александрович Сәгыйдуллин Әнәс Гаитович Гаитов белән себер татарлары язучылары корылтаен оештырып уздырдылар. Тукай турында мондагы татар бүлегендә ләм-мим. Бүлекнең җитәкчесе - Алишина Хәнсә Чавдатовна.

кем: Студент кайдан: Торкия
01.05.2010 15:08
Мин дэ фикеремне белдерим эле.
Без - студентларны да анда кочлэп чакырдылар. "100 процентное посещаемость булырга тиеш", - диде Татарстан вэкиллеге. Сэгэть 20:00да башланасы мероприятиегэ сэгать 19:15 минутка килеп житэргэ куштылар. КПСС жыелышымени.
Моннан алда КВНга да кочлэп, мэжбурилэп катнаштырдылар. Сынаулар чорымы, тугелме , вэкиллекне бу ботенлэй кызыксындырмый. Аларга : "Менэ без студентларны да кайгыртабыз, алар очен шундый мероприятиелэр оештырабыз", - дип, Президентка отчет язарга кирэк, чтобы аларнын башларыннан сыйпасыннар, ничек шэп эшлисез, диеп.
Елда бер мэртэбэ башка суга-суга бирэ торган оч тиен акчалары и елда бер бирэ торган ашлары белэн безне узлэренэ кол итеп тотарга телилэр. Аны да отчетларында эш итеп курсэтер очен генэ эшлилэр. Безгэ бу ошамый. Остебездэн властвовать итулэрен телэмибез. Аннан сон постоянно аларга кая барганыбыз, кемнэр белэн очрагканыбыз, нишлэгэнебез турында сойлэп тору кирэк. шундый -шундый кеше белэн таныштым, дисэн, вэкил шундук ул кеше турында энэсеннэн жебенэ кадэр сораша башлый.
Без Торкиягэ укырга килдек, Татарстан вэкиллегенэ хезмэтче булырга тугел.
Тукайны искэ алу кичэсенэ дэ залны тутырыр очен генэ чакырдылар, башка вакытта безнен аларга кирэгебез юк. Безшэ сагыз кебек ябешмэсеннэр иде.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
01.05.2010 22:26
"Аннан сон постоянно аларга кая барганыбыз, кемнэр белэн очрагканыбыз, нишлэгэнебез турында сойлэп тору кирэк. шундый -шундый кеше белэн таныштым, дисэн, вэкил шундук ул кеше турында энэсеннэн жебенэ кадэр сораша башлый."
- Менэ шуннан куренеп тора инде, бу Татарстан илечлегенен КГБ-ФСБ га хезмэт иткэнен. Фэритлэр, Аязлар актарылып кубарлар, эммэ бу хэкикэтьне кире кага алмаслар. Казан колониаль администрациясы Татарстанда гына тугел, э чит иллэрдэ дэ узенен хужасынын ин пычрак, ин кэбэхэт хэм жинаятьле органына хезмэттэ.
фикерләр бите: (3)
    алга