якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 02:12

шәлкемнәр / мәдәният

Tөрки халыклар каналы - ТRТ-Аvaz

Узган атнада Балкан, Кавказ һәм Үзәк Азия халыклары телләрендә яңа телевидение каналы эшли башлады.

мультимедиа

аудио
текст зурлыгы - +
"Аваз" дип аталган телевидение азәри, казакъ, кыргыз, төрек, төрекмән һәм үзбәк телләрендә тапшырулар чыгара башлады.
Каналның ачылыш тантанасында Төркия президенты Абдуллаһ Гүл: "Бу канал дөнья һәм төрки илләр белән Төркия бәйләнешләрен тагын да арттырачак», дип әйткән иде.

Тапшырулар төрекчәгә субтитрлар белән тәрҗемә ителеп һәр илнең үз телендә бара.

ТRТ нең татар телендә эшләгән "Төркия авазы радиосы" хезмәткәре һәм хәбәрчебез Сәгыйть Хәйри, ТRТнең максаты, аның BBC кебек халыкара мәгълүмат чыганагы буларак эшләргә җыенуын, бу юнәлештә алга таба инглиз телендә тәүлек буе хәбәр тапшыруы алып барачак яңа канал булдырырга әзерләнүен әйтте.

Узган җәйдә исә төрки дөньяны кызыксындырган канал булдыру фикере туа. Һәм бу план хәзергә 5 төрки телдә эшли башлады.

"ТRТ-7 булсын, татарча булсын"


Төркиядә беренче тапкыр азчылыклар телендә сөйли башлаган ТRТ-6 эшли башлауга, ярым җитди ярым шаяру төстә, интернеттагы аралашу сәхифәсе Facebook -та; ТRТ-7 каналы ачылсын һәм татарча булсын дигән шигарь астында төркем оешкан иде. Бу төркемгә 3000 кешекергән иде. Төркиядә Казан татарлары күп булмаса да, Кырым татары шактый яши.

Монда төрки халыкларның бер-берсен тану мөмкинчелекләре бар. Әйтик, канал төрле төрки дөньядагы яңалыклардан кала, уртак мәдәният һәм җырлар турында да тапшырулар. Моннан кала бу форсаттан файдаланып татарларны таныта торган програмнар да булачак. Бу хакта Сәгыйть әфәнде, Татарстаннан кунакка килгән күренекле зыялылар турында тапшыру әзерләү, яисә Төркиядәге танылган татар зыялыларын һәм Татарстанны таныту өчен мөмкинлекләр булачагын әйтте.

Алга таба татарча тапшырулар булыр дигән өмет бар

Хәзерге вакытта ТRТнең татар телендә радио тапшырулары гына эшләп килә һәм әлеге радио хезмәткәре Сагыйть Хәйри, киләчәктә шушы ТRТ-Аваз каналында татарча тапшырулар булуына өметләнә.

Каналны тәкъдим итү кичәсендә Төркия радио һәм телевидение каналы башлыгы Ибраһим Шаһин дә, президент өметенә аваздаш буларак, каналның ерак араны якын итеп төрки халыкларны якынайтачагын һәм аның 250-300 миллион халыкның бер милләт булын күрсәтүен әйтте.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
05.04.2009 23:19
Әгәр 250-399 миллион төркилшр өчен диелә икән һичшиксез татарча да тапшыру булырга тиешле. Төркиягә ул кадәрле Мәскәүгә бакмаса да ярый инде, чөнки бәйсез дәүләт. Икенчедән, җтөрекләрнең татарлар алдында тарихи гаепләре дә юк түгел, алар көчле булган заманда да татарларга кул сузмадылар, шуның белән ике якта оттырды, шуны истән чыгармаска иде. Аннан, татарлар Төркия дәүләтен саклап калу юлында иң күп һәм уңышлы эшләгән милләт, төрекләр бәйсезлеген татарларсыз күзгә китерүдә кыен. Алар да безгә таба борылырга тиешләр, сүздә генә туганлык түгел, гамәлдә кирәк аны күрсәтергә.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
05.04.2009 17:43
Димәк, Төркия һаман Русиядан шүрли. Путтә татар төрки халыкларга керми. Президент Гуль тәртибе буенча.