якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 02:11

дөнья

TRT гарәп телле каналын ачты

Гарәп илләрендә үзенә булган кызыксынуны арттырган Төркия гарәп телендә эшләүчe яңа канал ачты. Төркия тәүлек буена эшлиячәк TRT әл-Төркия каналы аша гарәп дөньясында үзен танытуны максат итеп куя.

текст зурлыгы - +
Моннан элек 30 телдә, шул исәптән татар телендә дә радио тапшырулар алып барган TRT беренче халыкара ТВ каналын гарәп телендә башлап җибәрде.

TRT әл-Төркия каналы координаторы Сәфәр Туран, соңгы елларда гарәп дөньясында Төркиягә карата сәяси кызыксынуның артуын белдерде:

"Актив тышкы сәясәт сәбәпле, Төркиягә карата кызыксыну арта. Төркиянең Якын көнчыгыш төбәгендә яхшырак танылуын максат итеп куйган тапшырулар алып барачакбыз", диде ул.

Төрек-гарәп мөнәсәбәтләре

Ил премьеры Тайип Эрдоган TRTнең бу адымын, төрек-гарәп мөнәсәбәтләре өчен тарихи вакыйга буларак атады.

Билгеле булганча, Госманлы дәүләте вакытында кайбер сәяси хаталар сәбәпле, гарәп-төрек мөнәсәбәтләре хәзергәчә яхшыдан түгел иде. Бер-берсенә карата туган тискәре караш, мөнәсәбәтләр алдында зур киртә булып торды.

Ләкин соңгы елларда Төркиянең күршеләре белән мөнәсәбәтләрне җайлаштыруы һәм тышкы сәясәтен үзгәртүе белән, гарәп дөньясында Төркиягә карата караш үзгәрә бара.

Тапшырулар хәбәр белән чикләнми

Тәүлек буена гарәп телендә тапшырулар алып барган канал балалар тапшыруы, документаль фильмнар һәм хәбәр программаларын тапшыра.

Шулай ук канал иртәнге хатын-кыз программалары белән гарәп дөньясындагы хатын-кызларның игътибарын җәлеп итәргә уйлый.

Моннан кала гарәп дөньясында зур кызыксыну белән каралган төрек сериаллары да гарәпчә тәрҗемәсе белән күрсәтеләчәк.

TRT генераль директоры Ибраһим Шаһин дә төп фатиры Истанбулда урнашкан канал Каһирә, Бәйрут, Демаскустанда турыдан-туры уртак тапшырулар алып барачагын, гарәп каналлары белән программалар алышачагын белдерде.

"Төркия көнчыгышка йөзен бормый"

TRT әл-Төкия каналы ачылыш тантанасында гарәп телендә дә чыгыш ясаган Эрдоган: "Без сәясәтебез белән көнбатышка таба карасак та, көнчыгышка артыбыз белән борылмадык. Андагы кардәшләребез белән безне беркем аера алмас", диде.


Aчылыш тантанасы

Хәбәр программаларын халыкара ТВ оешмалары дәрәҗәсенә күтәрергә җыенган TRTнең алдагы планнарына килгәндә, TRT якын арада инглиз һәм фарси телләрендә тапшыру ясаячак тагын ике аерым канал ачарга планлаштыра.

TRT былтыр көнчыгыш төбәкләре һәм Төньяк Гыйрак өчен махсус көрд телендәге TRT-6 каналын ачкан иде. Шул ук вакытта TRT-Аvaz каналы белән оешма программаларын барлык төрки дөньяга җиткерә. Гыйнвар аеннан башлап TRT Türk белән килешү нәтиҗәсендә Euronews төрек телендә дә эшли башлады.

Якынча 350 миллион халкы булган гарәп дөньясына 3 иярчен каналы аша тапшыру ясаячак канал тапшыруларны 5 җирле гарәп диалектында алып бара. Каналда төрле гарәп илләреннән килгән 20дән артык гарәп хезмәткәре эшли.

Гарәп телендә халыкара ТВ каналлар

TRT мисалындагы кебек, зур халыкара дәүләт каналлары тапшыруларын махсус гарәп телендә дә алып бара. Гарәп телендәге халыкара каналларның саны арта бара.

әл-Җәзира - (Катар)

Гарәп телендәге беренче халыкара хәбәр каналының популярлыгы 11 сентябрь вакыйгаларыннан соң артты. Тапшырулар гарәпчәдән кала, башка телләргә дә синхрон алып барыла.

әл-Гарабия - (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре)

Берләшкән Гарәп Әмирлеге һәм Согуд Гарәбстаны химаясендә 2003 елда Дубаида эшли башлады. Хәбәр, икътисад, спорт хәбәрләреннән кала эксклюзив әңгәмәләр тәкъдим итә.

Барак Обама АКШ президенты итеп сайлангач, беренче әңгәмәне әлеге канал оештырган иде.

әл-Һүрра - (АКШ)

2004 елда АКШ иганәсендә эшли башлаган канал Якын көнчыгышның 22 илендә тапшыру алып бара. Максаты - АКШ сәясәтен Якын көнчыгыш төбәгендәге гарәп телле халыкка аңлату.

BBC гараби -- (Британия)

BBCнең гарәпчә каналы 2008 елда эшли башлады. Лондонда урнашкан канал инглиз дәүләт каналы BBC World Servicе карамагында тапшырулар алып бара. 2009 елдан башлап тәүлек буе гарәп телендә эшли башлады.

әл-Галәм - (Иран)

2003 елда эшли башлады. Иран дәүләт каналының гарәп телендә тапшыруларын алып бара. Тәһран, Бәйрут һәм Багдатта хәбәр бюролары булган канал тәүлек буена тапшырулар алып бара. Һәдәф гарәп телле мөселман дөньясы һәм Якын көнчыгыш төбәге. Каналны иярчен аша 5 кыйтгада карап була.

France 24 - (Франция)

Франциянең халыкара хәбәри эчтәлекле ТВ каналы 2006 елдан башлап гарәп телендә тапшырулар алып бара. Төп фатиры Парижда булган канал дөнья хәбәрләрен 3 телдә француз, инглиз һәм гарәп телләрендә алып бара.

Русия әл-Яум - (Русия)

2007 елда Русия дәүләт каналы карамагында эшли башлаган канал Русия һәм дөнья хәбәрләрен Русия күзлегеннән гарәп дөньясына җиткерүне максат итеп куя. Гарәп теленнән кала, Русиянең инглиз һәм испан телләрендә дә махсус каналы эшләп килә.

CCTV - (Кытай)

2009 елның июнь аеннан башлап Кытай дәүләт каналы 24 сәгать буена гарәп телендә эшләгән каналны ачып җибәрде. Канал алга таба рус телендә дә бер канал ачарга планлаштыра.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Тукыран кайдан: уфа
10.04.2010 08:20
башкорт кусты минем ТВ -да бст каналы көйләнмәгән 10елдан артык ТНВ тарелкасы тора .Гади эшче көне -төне салган мәктәпне рәхимовның килеп кызыл тасманы кисүен мине рәнҗетә .
җавап

кем: башкорт кайдан: башкорт ере
12.04.2010 11:33
Тукылдык абзый, сон ул эшче бушка салган ыштоли ул мэктэпне? рэхимов кул куеп, башта акча юнэлтэ ич.
тасманы кисэргэ шунын килуе. гади эшчене тырышып эшлэргэ этэрэ тегелмени сон?

кем: Muslim кайдан: Tatarstan
09.04.2010 22:50
Bu bik yaxshe ghamal ! Turkia chen maghnada Islam don'yasen aydap baruche aldenghe dawlat bulep kile . Mondey kurenesh bezda zur ometler uyata .

кем: Rim кайдан: kazan
07.04.2010 09:13
"Казанда эш алып баручы берничә чыбыклы ТВ станцияләрдә шәрә хатыннарны күрсәтүче каналлар тулып ята, мин акча түләгәч үзем теләгән каналны да карарга хокукым бардыр"-дигәч миңа: Тәрилкә алып куегыз, дип тупас җавап бирделәр. Казанда TRT яки RTV I мисалындагы кебек, зур халыкара дәүләт каналлары тапшырулар оештыру тыелган булса кирәк. Шәхсән мин үзем TRT Ayropa каналын бик яратып карый торган идем Үзәк Азиядә яшәгән чорда, хәзер исә мин аңардан мәхрүм калдым. Гомүмән Казан чыбыклы ТВ каналлары тамашачы турында һич уйламый да. Гафу итегез.
җавап

кем: Марат кайдан: Казан
07.04.2010 14:28
Төрекләр бәлкем татарча тапшырулар башлар иде дә бәлкем аңа кабат безнең ФСБ-дән шүрләп ятучы түрәләр аяк чалачак шул.( татар-төрек лицейлары язмышы кабатланачак)

кем: Тукыран кайдан: уфа
07.04.2010 08:29
Төрекләр уфа да Татарча канал ачмаслар микән ату туйдырды иштякларның ТАТАР нугайларның башкорт сословиясенә кергәннәренең теле сериолларын карап.
җавап

кем: башкорт кайдан: башкорт ере
09.04.2010 01:15
Тукылдык, ә һин тэрилкә куй за кара. төрек тилисириалымы, тартар сириалымы...
ауыр тугел бит, тэрилкэме шунда, табакмы. таз да ярый торгандыр. ))))))))))))))))))))))))))