киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


төркия

Төркиядәге татар оешмалары берләшә

06.03.2010

Төркия дәүләт министрлыгы оештырган “Төрки һәм тугандаш милләтләр очрашуы”на татар оешмалары да чакырылды. Җыеннан соң очрашкан татар оешмалары вәкилләре бер федерация астында берләшергә һәм мәдәни чараларны бергә оештырырга килеште.

Төркия дәүләт министры Фарук Чәтин җитәкчелегендә оештырылган җыенга чит илләрдән төрле цивиль оешма вәкилләре белән илдәге милли оешмалар да чакырылган. Төркия премьеры Эрдоган да катнашкан җыенда Төркиядә рәсми теркәлгән 3 татар оешмалары вәкилләре бар иде. Чарада "Идел-Урал төркиләре мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы" җитәкчесе Гүлтән Ураллы, аның ярдәмчесе Якуп Акчура, идарә әгъзасы Атилла Күнтүз һәм Таҗи Күнтүз, "Казан татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы" җитәкчесе Вахит Ирдән, идарә әгъзасы Ихсан Яфай, "Казан мәдәният" оешмасы башлыгы Габдулла Атасәвәр һәм идарә ярдәмчесе Җәмалетдин Доганай һәм оешма әгъзасы Җәлал Әргүнай катнашты.

Гүлтән Ураллы әнисе белән
Гүлтән Ураллы төрле татар оешмаларының җыенда бергә очрашып сөйләшү форсаты табуын, оешма башлыклары алга таба бергә эшләргә дигән карарга килүен әйтте.

Җыенның эчтәлеге һәм анда каралган чаралар Төркиядәге татарларның милли үзаңын үстерү һәм мәдәни чараларны дәвам иттерүе өчен бик мөһим адым.

Төркиядә "демократик ачышлар" исеме белән барган азчылыклар хокукын ныгыту тырышлыклары монда зур роль уйный дигән караш бар. Татар оешмалары соңгы үзгәрешләрдән файдаланып милли-мәдәни чараларда дәүләт ярдәмнәреннән файдаланырга тели. Моның өчен Төркиядәге оешмалар, федерациягә берләшергә тиеш.

Кырым татарларының Төркиядә бу юнәлештәге үз федерациясе бар. Хәзер Казан татарлары да бу тәҗрибәне кулланып бергә федерация төзергә җыена. "Искeшәһәр Казан татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү" оешмасы җитәкчесе Вахит Ирдән федерациянең кирәклегенә басым ясап, Кырым татарлары белән оешма мәсьәләләрендә тыгыз элемтәдә булуларын әйтте.

Бу юнәлештә әлегә Истанбул, Искeшәһәр һәм Күтаһиядагы оешмаларның санын арттырып, Самсун һәм Йозгат шәһәрләрендәге татарларны да җәлеп итү карала икән.

Федерация төзелгән очракта, Төркиядәге милли һәм мәдәни чаралар өчен дәүләттән "матди" ярдәм алу мөмкин булачак.

Билгеле булганча, хәзергәчә Сабантуй һәм башка милли чараларны оештыруда татар оешмалары Бөтендөнья татар конгрессыннан "мәдәни" яктан яктан гына ярдәм ала иде.

Ләкин бу чараларны уздыруга киткән акчаларны җирле татарлар үзләре капларга тырышты. Ләкин бу эш елдан ел катлаулана бара. 2003 елда беренче тапкыр Госмания авылында Сабан туен уздырган Вахит Ирдән яклау табу өчен төрле халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итүен әйтте.

Кызганычка каршы бу юнәлештә бернинди оешмадан җавап килмәгән. Хәзер исә соңгы кануни үзгәрешләр белән дәүләт бу чараларга ярдәм күрсәтә ала.

Очрашуда куелган максатлар

- Төркиядәге 3 татар оешма идарәсе милли-мәдәни һәм социаль мәсьәләләрдә бергә хезмәттәшлек итәчәк;

- 30 майда Искешәһәрдәге Госмания авылында Сабантуй уздырылачак һәм аны оештыруда оешмалар бергә хезмәттәшлек итәчәк;

- 6 июньдә Истанбулда уртак Сабантуй оештырылачак, ул да оешмалар карамагында узачак;

- Май аенда Манисаның Гүрсу авылында беренче тапкыр мәдәни чара башлау өчен авыл башлыгы белән сөйләшү оештырылачак һәм аны оештыруда оешмалар уртак ярдәм күрсәтәчәк;

- Искешәһәр, Күтаһия һәм Истанбулда җыр-бию фольклор ансамблен булдыру өчен мөмкинчелекләр каралачак, аңа Гүлтән Ураллы җитәкчелек итәчәк;

- Татарча өйрәнү дәресләре оештырылачак;

- Төркиядәге татар оешмаларын федерациягә җыю өчен махсус комиссия төзеләчәк;

- Ахмәт Нагим Атасәвәр әзерләгән татарча Коръән Кәрим тәрҗемәсен тикшерү һәм бастыруга рөхсәт өчен китап Төркия Диния нәзарәтенә тапшырылачак. Татар оешмалары китапны таныту һәм тарату эшендә ярдәм күрсәтәчәк.

"Безгә берләшергә выкыт җиткән иде"

Тәкъдимнәр арасында иң актуале - татар теле дәресләрен башлау. Искeшәһәр "Казан татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы" җитәкчесе Вахит Ирдән яшь буынның татарча белмәвен әйтә.

Гүлтән Ураллы татар теле һәм мәдәнияте белән кызыксынучы төрек яшьләренең дә шактый булуын әйтте.

Ә татарларны берләшү карарына нәрсә этәргеч булды дигән сорауга Гүлтән Ураллы: "Инде безгә берләшергә выкыт җитте", дип җавап кайтарды.

Хәзер оешма вәкилләре тагын бергә очрашып, федерация мәсьәләсендә кануннарны өйрәнәчәк һәм бу хактагы яңа карарларны якыннан күзәтеп барачак.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Kazan Tatari кайдан: Turannan
15.03.2010 15:53
"Идел-Урал төркиләре мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы" nin ismi turinda berniçe süz eytesi kile. Bu isim eski bir Tatar cemiyetinin ismi. Ul 1980 yılda eşleüden tuktadi. Ul vakitteki iyasi sebepler yözennen. 1990 yıllarda yangadan Tatar cemgiyetleri kurıla başladi. Lekin alarga İDİL-URAL digen teritorya ismi alirga yaramuy idi. Bolar eşnelik belen, rüşvet birip bu isimni aldilar. Eğer tikşerenü bula kalsa, hezirgi bu İdil-Ural cemiyetine bik keyenga turi kileçek. Çünkü alar Turkiye kanunlarina turi kilmi torgan iş işlediler. Zaten 1980 yılına kadar işlegen cemiyetlerni kiri turgizu digen eybir kanunda yuk. Yanga cemiyet kene uyuşturup bula.

кем: исемсез
14.03.2010 18:32
Бу хәбәрдәге "Билгеле булганча, хәзергәчә Сабантуй һәм башка милли чараларны оештыруда татар оешмалары Бөтендөнья татар конгрессыннан ярдәм ала иде".
җөмләсен укыгач, журналист Метин Карашазны бик каты алдаганнар икән дигән уй йөгереп узды баштан. 2002 елдан бирле Төркиядәге Сабан туйларын Татарстан вәкиллеге оештырды димәгәннәр. Бигрәк тә Истанбулдагы Сабан туйлар Татарстанда эш алып баручы төрек фирмаларының спонсорлыгы белән үткәрелде. Бөтендөнья татар конгрессының ярдәме һич булмады, дияргә була. Татарстан вәкиллеге Сабан туйларына сәнгать әһелләре җибәрүләрен сорап хат яза иде, алар кулларыннна килгәнне эшли иде. Бары тик Искешәһәр белән Күтахиядәге сабантуйларын гына андагы татарлар үз тырышлыклары белән үткәрә иделәр. Алар бары тик Татарстан ягыннан җырчы-биючеләр җибәрүләрен генә сорыйлар иде. 2001 елга кадәр берничә елда бер ясалган Истанбул сабантуйлары да ТАТУРОС, ул ябылгач, Татарстан вәкиллеге акчалары белән Истанбулдагы Идел-урал оешмасынча ясалды. Халык бәйрәме булгач, ул халыктан җыелган акча белән үткәрелергә тиеш инде, гомер-гомердән шулай булган, ә халыктан акча җыяр өчен ышанычлы җитәкче булырга кирәк шул. Теге белән моның арасын бозып, гайбәт таратып, бербереңә этлек эшләп, Надир Дәүләт, Фәрит Бичури, Мәҗит Сүзәр, Мәүлет Өнлеҗаеклы һәм башкалар кебек лидер булу сәләтенә ия милләттәшләрең турында килделе-киттеле сүзләр таратып, аларның шәхси гаилә эшләренә карышып, аларга нахак ягып, икейөзләнеп, халык ышанычын яулап булмыйдыр ул. Шуңа күрә, халыктан акча җыя алмыйлар, хәзер акчаны Татарстан сәүдә йортыннан каерырга тырышалар.

кем: Tataroğlu кайдан: İstanbul
11.03.2010 14:26
Erdoğan eytmişli “one minute!” zinhar içün!
Yazma Tatarlarnın birleşüve turında anlata ama mında forumda elle nesteler yazganlar.
Mahkeme, menfaat, tenkit...
Kim-kimni tişlegen, kimnin yarası çukingan?
Min birni anlamadim :( türkçe bilgenigiz anlatsin eli bu nindi reaksion?
җавап

кем: Агайне кайдан: очбиштэн
11.03.2010 20:00
Казанлы бер татар торек татары булып язып маташа. И-И-И тырышкан инде! :)))))))))))))))))))

кем: Шигап кайдан: Тэтеш
10.03.2010 23:09
Ул Истанбулдагы оешма Идел-Урал тореклэре дип йортелэ тугелме сон , чувашларны да кайгыртадыр ич инде ул, чувашлар белэн татарлар бергэ була аламы сон? Кызык, Торкиядэ чувашлар да бар микэнни

кем: feride кайдан: Stambul
10.03.2010 11:17
Kazannan Liliyenen, Reseyden Şamilnen, "Tatar ilen"nen İslamnın,tatarlardan Milyanın yazuları ni kader ber bersene ohshash shulay tügelme? Barısı da Rshaniya turında yazgan... :)) Ber ük kalemnen çıkmasın bu yazu...
Döres ber karar. Talaşıp yatkançı berge bulsın Tatarlar. Alarnı talashtıruchılar hem araların butap yörücheler de inde telleren tıysın. Kireksez eshler belen shögellenmesegez mahkemeler de bulmas.
җавап

кем: Рамиз кайдан: Казанарты
11.03.2010 00:50
Фэридэнен язганнары заказнойга охшаган :)
җавап

кем: maturmalay кайдан: bu donyadan
10.03.2010 14:00
"Kireksez eshler belen shögellenmesegez mahkemeler de bulmas" digen zhomle kiziksinu uyatti/ Nik anda keshe utergenner meni ili bererseneng eyberen urlagannarmi, ili fahishelek belen shogellenelerme ili narkotik satkannarmi? Mal-molket buleshe almılarmı? Bik uk achiklanmagan' Berbersen sudlarga birerlek nerse eshlegenner Torkiye tatarlari anlatiprak yazsagiz ide/ Monda nerseder ne to
җавап

кем: Дамир кайдан: Казан
10.03.2010 23:00
Матурмалай,
анда кеше дә үтермәгәннәр, урлашмаганнар да, сез язганнарның берсе дә эшләнмәгән. Бары тик ниндидер мероприятиегә Идел-Урал оешмасы кешеләренең катнашканлыгын язмаган Рушания бер мәкаләсендә. Шуна претензия белдереп маил язганнар. Рушания хәбәр жанрының нинди булырга тиешлеген то есть үз материалын яклап җавап язган. Аның җавабына теге оешманың бик зур, бик әйбәт, фәлән кешеләр белән бәйле булганын белдереп, акыл өйрәткән кебекрәк җавап язганнар. Рушания тавыш-гауга чыгарырга теләмәгәнлеген әйтеп, низаг турында бер бабай авызыннан чыккан "Шакшыга кагылма, узеңә йогар", дигәнрәк бер мәкалне язган. Менә шуның өчен аны судка биргәннәр дә инде. Бу вакыйга белән бәйле бөтен документлар бер блоггерда чыккан иде. Көз ахырларында ничектер күргән идем. Анда судка бирүче кешенең гаризасы да, судка сәбәп булган ул язышулар да, бөтен суд документлары, суд карарлары куелган. Хәтерем подводить итмәсә, прокурор аңа 3 ел төрмә сораган. Рушаниянең авырлы килеш тә, яңа туган баласын тоткан килеш тә суд бинасында төшкән фотографиясе дә бар. Судка бирүче Якуп Акчура дигән кеше. Аның заявлениесендә Рушанияне яши торган адресыннан таба алмасагыз, аны шул-шул кешеләр аша, Татарстан вәкиллеге аркылы, тагын әллә ничекләр итеп таба аласыз, дигәне истә калган. Суд ул кешегә дуслашырга тәкъдим иткән, но ул не в коем случай дигән. Нияте болай да билгеле инде. Болар барысы да төрекчәдән русчага и английскийга тәрҗемә ителгән, заверенный нотариусом. Төрекчә документлар үзләре дә куелган. Бик күп анда. Рушанияне якларга Казаннан татар конгрессы адвокаты Фардиева килергә теләгән, но ул кабул итмәгән, адвокатсыз гына кергән судка. Рушаниянең язулы заңитасы да бар анда. Судның ничек узганлыгын да язганнар. Төрек судында бездәге шикелле бөтен нәрсәне тикшереп, кат-кат сорап торулар, свидетелҗләрне сөйләтүләр юк, бугай. Ике якның да шәхси мәглүматлары соралган, заәитадан кайбер җөмләләр китерелгән, аннан соң карар укылган, ди. Шул суд булган җирдә Якуп Акчуораның бер туганы прокурор икән. Исемен хәтерләмим, анда язылган, кабинетының фотографиясе дә кулган. Ишегендә исем-фамилиясе язулы. Анда бу суд турында документлар бик күп, аңлар өчен озак кына утырырга кирәк. Вообщем, пүчтәк нәрсәкәйләр өчен судлашканнар инде. Куркытырга теләгәннәрдер кебек тоелды. Но курыкканга охшамаган.
җавап

кем: feride кайдан: stambul
10.03.2010 20:11
ber-berlere turında telese nindi gaybet çıgarıp, telese nerse yazıp yatsalar, bilgele mahkemeler de bulır.

кем: Миля кайдан: татарлардан
08.03.2010 15:47
"Ә татарларны берләшү карарына нәрсә этәргеч булды дигән сорауга Гүлтән Ураллы: "Инде безгә берләшергә выкыт җитте", дип җавап кайтарды."

Берләшергә вакыт житте түгел, Рушанияне, Розаны, идел-урал оешмасынын эшеннэн канәгат булмаучыларны җиңәргә узләренең генә көчләре җитмәгәнгә берләшергә кирәк булды.
Икенчедән, бу берләшү турында текстта исмнәре узган кайбер кешеләр үзләре дә белми, кызык. Искешәһрлеләр: иделУрал оешмасы никтер безгә көчләп ярдәм итәргә теләк белдерде, ботен сойлэшү шуннан гыйбарәт иде, диләр. Күтахиядәгеләр исә сорагач, аңымый тордыоар, узлэре аптырап, шундый кушылу оештырылдымени, дип торалар. Аңламассың...

кем: Islam кайдан: Tatar ilennen
08.03.2010 15:29
Dimek idel-ural oyeshmasy ber uze gene ber eyber de eshli almiy, yokli, balaly hatynnarny mehkemege biruden kala. Dimek uzlerene yul kursetuche Rusaniya kebek kayber keshelerge etlek eshleu ochin bashka tatarlarny da celip iterge bulgannar, uzlerening gene koche zhitmi shul alarnyng. Bolarga elle berer kargysh toshteme iken, milletchi maskasy artynda shul keshege gel yamanlyk kyna eshley yesherge yazsyn, d'gender ber renzheteilgeni

кем: Тукыран кайдан: уфа
08.03.2010 13:03
Татарлар кызык халык 2 кеше очрашса 3 партия төзи аннары китә талаш син фсб агенты фәлән- фәсмәттән таркалу акыл сату син дәрес эшләмисең 4куплетлы шигер язса кандидат яки доктор свеҗого воздуха булса бетте баш аллага акыл өйрәтәчәк. Ә инде аларга килгәндә ярдәм итәргә үзебезнең кызларны димлик ХАТЫН-КЫЗ балага тел бирә . алар артыннан сәясәтне җибәребез .Т А ТАР- ТУКТАТ ТАЛАШУНЫ ТАТАР ТУКТАТ -КЕШЕ СҮГҮНЕ шуның аркасында ДӘВЛӘТСЕЗ калдык бит инде .Ә н и н д и е н әле
җавап

кем: Шамил кайдан: Рәсәйдән
08.03.2010 15:38
Тукыранга кушылып, Татар, талашуны гына тугел, милләттәшеңне сатуны, икейөзлелекне, бер-берең белән судлашуны туктат. Дошманнарның тегермәненә су койма, диясе килә.

кем: Жанураз кайдан: Истанбул
08.03.2010 00:37
Торкия татарлары алларында акча кургэч кенэ селкенэ инде алар. Мин алар кебек мэнфэгатьче татар курмэдем.
җавап

кем: Нурик кайдан: Яшел Узэн
11.03.2010 13:23
Анда бит студентларны оемдэ жыйнап ашатам, дип, узлэренэ медаль бируне дэ сораучылар бар. Нигэдер ул ашату гел дини бэйрэмнэрдэ генэ була. Атасы улгэч тэ, татарстан балаларын ашатып яткырды, дип ботендонья конгрессыннан кайгы уртаклашу телеграммасы жибэрулэрен сораганнар, ди. Хэзер Станбулда сабантуй уткэргэч, орден сорарлар инде :-))
җавап

кем: Akpars кайдан: İskasahar
11.03.2010 22:26
A bez manfagatçe bulgaç albatta medal sorarbız. Berlaşü narsa öçen faydalı bulır, narsa öçen zarar bulır. Şul turıda söylaşegez. Keşelarne manfagatçe dip isem birmagez.

Qaygırmagız orden soramıybız. Çın sabantuy ütkarsek cita bezga. Ütkan yıl Rus sabantuyı yasaldı, balki işetgansez. A Rus sabantuyı ütkarelgaç qayber keşelarga oşıydır, ordene alarga birersez.
җавап

кем: Bedri кайдан: Munhin
12.03.2010 20:30
Uzgan yilgi rus sabantuyun Tatar canli Gulten Uralli bik oshatkan, diler. Hetta Tataristan Kultur ministrligine Tataristan vekillegennen tercume itterip zur rehmet hati yazgan,
karagiz:
http://mincult.tatar.ru/rus/index.htm/news/35487.htm
җавап

кем: Akpars кайдан: İskesahar
10.03.2010 02:32
aye canuraz bez manfagat bulmasa selkenmibez. 1990 yıllardan birle tatarstannın yartısını qunaq ittek, aqcası bulmasa isek aldında yatırdıq, öyga kertmadek, asatıp ecermadek. hammabez abramovic kebek bay kese buldıq. sin kemga qarap torasın tatar diga.
җавап

кем: Фирдүс кайдан: Казан
11.03.2010 11:53
Бәрәкалла, берләшү, конфедерация-мадар ярты Татарстанны ашатыр өчен кирәкмени? Әстәгъфирулла!..

кем: Лилия кайдан: Казан
08.03.2010 00:32
Бу хэбэрдэ бер генэ яналык та курмэдем. Монда язылганнарны моннан 5-6 ел элек Рушания Алтай эллэ ничэ мэртэбэ кутэреп чыккан иде инде. шушы ук кешелэр анын бу тэкдименэ каршы чыкканнар иде. Имеш, татар теле курсы кемгэ кирэк ул, татарча жыр-биюгэ ойрэнеп кенэ татарлыкны устереп булмый дип. купме генэ Рушаниянен фикерлэрен яманласалар да, ул сызган юлдан баралар, эфэрин. Ник моннан н ел элек ку болпй эшлэмэделэр икэн. Мин монда бик самимилек курмим.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Төркиядәге татар оешмалары берләшә -