киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


төркия

Төркия Русияне дошман ил исемлегеннән чыгара

29.08.2010

Төркия Русияне дәүләт иминлегенә куркыныч тудырган илләр исемлегеннән чыгара. "Today's Zaman" газеты бу атна Төркиянең үзендәге энергия юлларының иминлеген саклап калу өчен яңа стратегия сайлавын язды.

Һәр 5 елда бер тапкыр яңартылган ил иминлеге стратегиясе дөньяда һәм күрше илләрдәге үзгәрешләрне истә тотып әзерләнә. Төркиянең дәүләт иминлеге һәм мәнфәгатьләрен яңадан барлаган документларда бу юлы беренче тапкыр энергия өлкәсендәге үзгәрешләргә зур игътибар бирелде.

Бу нисбәттән соңгы елларда икътисад һәм энергия өлкәсендә булган хезмәттәшлекне күз алдында тотып, Төркия Русияне ышанычсыз илләр исемлегеннән чыгарырга җыена.

Әлегә эчтәлеге ачыкланмаган документлар октябрьдә расланыр дип көтелә.

Mәгълүм булганча Төркия Русияне Советлар берлеге вакытыннан бирле көрд террор оешмасы ПККны яклаган өчен дошман ил буларак кабул итә иде. Чөнки ПКК белән булган бәрелешләрдә кулга алынган сугышчылардан еш кына Русия җитештергән кораллар табыла иде.

Шулай да газет язуынча, соңгы елларда Русия белән Төркия арасында сәүдә һәм энергия өлкәсендә хезмәттәшлек ныгый. Моннан кала хәзер инде "энергия юллары" иминлеген саклау өчен ике илнең күзләү идарәсе бергә хезмәттәшлек итә башлады.

Төркия энергия тарату үзәгенә әйләнә

Энергия өлкәсендә хезмәттәшлекне арттыру максатында Төркия, Русия дәүләт карамагындагы Газпром газ ширкәтенә "Көньяк агым" өчен Кара диңгезне кулланырга рөхсәт итте. Моның бәрабәренә Русия Төркиягә Кара диңгездән көньяктагы Урта диңгезгә кадәр газ үткәргече төзергә тиеш.

Бу ике килешү Төркиянең энергия тарату үзәге булу омтылышын ныгытачак.

Энергия юллары иминлеге

Яңадан каралган дәүләт иминлеге турындагы сәяси документларда Төркиянең Русия, Кавказ төбәге һәм Иран газын Европага ташыган мөһим энергия юлына әйләнә баруына басым ясала. Төркия шул нисбәттән үзендәге энергия юлларын саклап калу өчен, Русия, Азәрбайҗан, Гыйрак, Иран, Сүрия, Болгарстан һәм Греция белән сәяси бәйләнешләрне арттыруны зарур күрә. Шулай итеп Төркия энергия агымнарын үзенә җәлеп итеп төбәктәге тәэсирен көчләндерергә җыена.

Төркиянең энергия юлларына янаган иң зур куркыныч - илдәге террор хәрәкәте - ПКК көрд сугышчылары төркеме. Яңа иминлек документларында Төркия үз иминлеген саклап калу хакына Русия белән генә түгел АКШ белән дә мөнәсәбәтләрне көчләндерү каралган. Чөнки аларның берсе белән булган низаг бөтен төбәк өчен куркыныч тудыра ала.

Энергия юлларының иминлеге шулай ук Европа берлегенә әгъзалык өчен дә мөһим.

Дәүләт иминлеге сәясәтендә, киләсе 10 елда Европаның газ һәм нефть ихтыяҗының 70 % Төркия аша узарга мөмкин диелә.

Туризм һәм Сәүдә

Төркия рәсмиләре 2010 ел ахырында Төркияне зиярәт иткән Русияле туристлар санының 3 миллион 200 меңгә җитәчәген фаразлый.

Төркиянең Русиядәге яңа илчесе Сэзгин, шулай ук төрек эшкуарларының Русиядә мөһим инвестицияләр кертүен һәм җитештерү корылмалары төзүен белдерә.

Төркия ягы шулай ук Русиянең дә Төркиягә инвестицияләр кертүен таләп итә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: исемсез
30.08.2010 00:02
мсБезнең алда язгән хәбәр үтмәде, ләкин без шунда ук "Азатлык" радиосын гаепләмибез – бәлки дошман хакерлар аяк чалгандыр:
"Яшәсен Татарстанның Суверенлык Декларациясе көне! Котлы булсын безнең чын Азатлыкка ихлас ихтыяр белдергән көнебез, шуның 20 еллыгы!
Братья и сестры! Вы еше вспомните, как ваши отцы-матери однажды захотели жить в независимом Идель-Урале! С 20-летнем юбилеем свободного голосования за суверенитет Татарстана вас!

кем: исемсез
29.08.2010 23:37
Сезгә язарга бирмиләр... Әгәр бу сезнең үзегедән тормаса, файлыгызның саклавыч серверларын бер кат тикшереп чыгыгыз... Бер¬-ике кат кереп карагач та, сезнең каты Россия контроле астында торуыгыз беленде... Сезнең “Азалтык”, әгәр шул чын булса – дилбегә буе гына...

кем: исемсез
29.08.2010 23:20
НТВны карыйм әле, юри мисал өчен... (10.30.08.20100) Башта реклама, рус телендә, анннан соң автоузыш, анда беренчеләрдән булып Шаймиев катнаша икән...
...Татар телевидениесе юк, үзеңне һәм башкаларны этләндерергә кирәкми, имеш тә бар дип, һәм дөньяда үз телевидениесе дә булмаган башка халык та юк... Бәреп төшерергә кирәк безнең башлыкларны – чыннан да татар булган кеше өчен бүген башка реаль максат куярга мөмкин түгел! Я без булабыз алга таба, я юк, –НТВны карыйм әле, юри мисал өчен... (10.30.08.20100) Башта реклама, рус телендә, анннан соң автоузыш, анда беренчеләрдән булып Шаймиев катнаша икән...
...Сезгә язу бик авыр, кемнәрдер катнаша, язманы ботарлый, әйтергә бирми... Европаның хәле юкмы кешеләргә ирекле рәвештә фикер белдерергә?..
...Без бүгенге көндә татар халкының үлеме турында язарга мәҗбүрбез, кемгәдер ошамый икән әгәр – ул безнең үлемне дә лирик мелодия астына яшерергә тели... Әмма без, бик аз чын татарлар, әле исән, һәм без протест белдерәбез – татар НТВны карыйм әле, юри мисал өчен... (10.30.08.20100) Башта реклама, рус телендә, анннан соң автоузыш, анда беренчеләрдән булып Шаймиев катнаша икән...
...Татар телевидениесе юк, үзеңне һәм башкаларны этләндерергә кирәкми, имеш тә бар дип, һәм дөньяда үз телевидениесе дә булмаган башка халык та юк... Бәреп төшерергә кирәк безнең башлыкларны – чыннан да татар булган кеше өчен бүген башка реаль максат куярга мөмкин түгел! Я без булабыз алга таба, я юк, –НТВны карыйм әле, юри мисал өчен... (10.30.08.20100) Башта реклама, рус телендә, анннан соң автоузыш, анда беренчеләрдән булып Шаймиев катнаша икән...
...Сезгә язу бик авыр, кемнәрдер катнаша, язманы ботарлый, әйтергә бирми... Европаның хәле юкмы кешеләргә ирекле рәвештә фикер белдерергә?..
...Без бүгенге көндә татар халкының үлеме турында язарга мәҗбүрбез, кемгәдер ошамый икән әгәр – ул безнең үлемне дә лирик мелодия астына яшерергә тели... Әмма без, бик аз чын татарлар, әле исән, һәм протест белдерәбез – татар милләте һәртөрле политик кайналышлардан өстен... Сезнең сайтны контрольдә тоталар, язарга мөмкин түгел, әле чак Ctrl +A - Ctrl +C белән язып азапландым – үзегез дә лично шул яклы булмасагыз, исәпкә алыгыз – Россия ФСБсы сезгә теләсә кемнең теләсә нәрсә язуын рөхсәт итми...

кем: Зөбәер Мифтахов кайдан: Чаллы
29.08.2010 21:01
Барыгызны да Татарстанның Суверенлык көне белән тәбрик итәм! Котлы булсын бөтен Татарстан халының бәйсез дәүләт төзергә ирекле ихтыяр белдергән көне, шуның 20 еллыгы!
Братья, вы еще вспомните, как ваши отцы-матери захотели однажды жить в независимом Идель-Урале!

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
29.08.2010 18:38
Рәсәй бик үзенчәлекле сәясәт алып бара торган ил, Төркия Рәсәйне аңламый һәм аңламаячак, чөнки Рәсәй сүзен беркайчан тотмый ул анардан ваз кичә кирәк вакытта, ә Төркия башка дәүләт, биредә сүзгә тугрылык бар. Җөркиянең эчке һәм тышкы сәясәтенә Төркиядә яшәүче яһүдиләр нык йогынты ясый, ә аларның үз сәясәтләре төрекләрнекенә туры килми һәм килмәячәк беркайчан. Бу халык инде күптән төрек битлеге астына яшеренгән, төрекләр аларны үзләреннән аеры алмый, әле күбесе боларның мосельман булып кылана. Төрекләр үз араларын чистарта алмасалар шушы килмешәкләрдән, Төркиянең киләчәге куркыныч астында кала. Ни өчен төрекләр илләрен ташлап Алманиягә китәләр, ә грек, әрмән кала? Шулай ук көрдләрдә беркая китми, әлдә күпләп үрчи төрекләргә караганда, шулай ук яһудиләр дә нык үрчиләр. Эшләр шулай барса, 50 елдан төрекләр сан ягыннан азчылыкта калачаклар. Төрек дәүләтенә менә ниләр турында уйларга иде, киләчәкне бүген планлаштыралар, бер ягулык проблемасы гына башларын бутамасын, халыкның киләчәген күздә тотсыннар иде. Белмим, бармы Төркиядә галимнәр төрекләрдән, кайсылары киләсене анализ ясый, туу -үлү мәсәләләре буенча?
җавап

кем: viner
30.08.2010 10:34
Яһудиләр Төркия идаралыгында гына түгел, алар Русия хакимиятендә дә бик йогынтылы дип беләм. Шулай ук геополитик яктан бик көчле булган Американың байлыгының да күп өлеше шул яһуди милләтеннән булган капиталистлар кулында дыр.
Шушыны истә тотып һәм дәүләтле булуга омтылганда безгә максатыбызга ирешү юлында алардан аяк чалучы түгел, ә тарафдарлар булдырырга тырышырга кирәк түгелме икән?
     
текст зурлыгы - +