тыңлау

хәзер эфирда

чәршәмбе тапшыруы (кабатлау)

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


төркия

Израиль-Төркия мөнәсәбәтләрендә яңа адым

19.12.2009

Газзә сугышы белән көрчеккә терәлгән Израиль - Төркия мөнәсәбәтләрендә яңа адым. Якын Көнчыгыш тынычлык проектында үз үлешен кертергә тырышкан Мисыр һәм Төркия көндәшлектән баш тартып бердәмлеккә омтыла.

Копенһагенда дөнья җитәкчеләре катнашында узган Климат җыены соңгы вакытта аралары суынган Израиль белән Төркиянең ил башлыкларын да бергә очраштырды. Бу атна Төркия президенты Габдуллаһ Гүл израилле хезмәттәше Шимон Пәрәс белән очрашты. Бу Газзә сугышыннан соң ике ил рәсмие арасында булган иң зур дәрәҗәле очрашу иде.

Израиль ягы очрашудан соң ясаган белдерүдә, Гүл белән Пәрәснең мөнәсәбәтләрне яхшыртып, аны тотрыклы рәвештә дәвам иттерү турында килешүен әйтте. Израиль мәгълүмат чаралары язганча, очрашу вакытында Израиль башлыгы Төркиянең Якын көнчыгышта алып барган әүзем тырышлыгы өчен президент Гүлгә рәхмәт әйткән. Израиль басмалары Пәрәснең Гүлне рәсми сәфәр белән Израильгә чакыруын белдерде.

Заманында Якын Көнчыгышта ике зур беректәш булган Төркия белән Израиль арасындагы мөнәсәбәтләр, Израильнең гыйнварь аенда Газзәдә алып барган хәрби чараларыннан соң начарайды. Төркия Израильнең Газзәдә күргән чараларына бик каты тәнкыйть белдергән иде.

Пәрәс белән очрашу вакытында Төркия президенты Габдулла Гүл, Төркиянең Якын Көнчыгыштагы хәлләрне җитди сизгерлек белән күзәтеп баруын әйтте. "Бернәрсәне дә яшереп булмас, төрек халкы Якын Көнчыгыштагы хәлләрне якыннан күзәтә. Андагы хәлләр халыкта зур ризасызлык уята", дип әйтте Гүл.

Төркия белән Мисыр көчләрне берләштерә

Озак еллардан бирле Якын Көнчыгышта тынычлык проекты өстендә үз тырышлыгын куйган ике көндәш ил - Төркия белән Мисыр көчләрне берләштерергә һәм төбәктәге тотрыксызлыкны бетерү максатында бергә хезмәттәшлек итәргә килеште. Ике илнең бу максаты Мисыр башлыгы Хөсне Мөбаррәкнең Төркиягә булган сәфәреннән соң яңгырады.

Дипломатлар әлеге максатның престиж өчен генә түгел, ихлас күңелдән булуын алга сөрә. Икенчеләр исә, Анкараның Сүрия, Гыйрак һәм Иран белән мөнәсәбәтләрен җанландыру адымына каршы Каһирәнең дә үзенчә Төркиядән калышырга теләмәвен күрсәтә дигән карашта тора.

Мисыр белән Төркия төбәккә кагылышлы мәсьәләләрдә үз тырышлыкларын күрсәтү юнәлешендә ике көндәш ил иде. Ике ил дә тарихтагы йогынтысын кулланып Якын Көнчыгыш тынычлыгына үз тәэсирен кертергә тырышты. Мисыр бу эштә гарәп илләрен алдынгы ил буларак йогынты ясарга тырышканда, Төркия Госманлы патшалыгының тарихтагы тәэсирен куллана иде.

Ике илнең охшаш ягы исә, икесенең дә төбәктә Израильгә якын торган - мөселман ил булуы.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: muslim кайдан: monnan
20.12.2009 12:06
turkianeng song'ghe yellardaghe sayasate kungellerde qanaghatlek we telaktashlek xislere uyata . nihayat bez yaratqan il islam don'yasena yoze belan borelde hem aneng chen liderena awerelde . tureklerneng arablar we farselar belan duslashuwe , albette , israilge oshamey . minemche , shul sabeple yahudlar kurd xarakete belan uynashalar , turkiaga basem yasargha tereshalar . monda uruslar da chitta tormey , alar da wazghiatne tereshep bolghata .