якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 02:07

төркия

Израил белән Төркия арасындагы низаг тирәнәя

Израилнең Газзә сызыгына ярдәм ташыган Төркия көймәсенә булган һөҗүме өчен гафу үтенмәвенә каршы Төркия Израил белән мөнәсәбәтләрен өзде.

текст зурлыгы - +

Газзә сызыгына ярдәм ташыган Төркия көймәсенә булган һөҗүм турында озак вакыттан бирле көтелгән хисап БМОга тапшырылды. Ләкин әлеге хисап Төркиядә зур ризасызлык уятты.

Хисапны кабул итмәгән Төркия һөҗүмдә һәлак булган ватандашларының хокукын халыкара дәрәҗәдә ахыргача яклаячагын белдерде. Моңа өстәп, Әнкара хакимияте Газзә сызыгына карата Израил керткән чикләүне халыкара сугыш мәхкәмәсенә тапшырырга җыена.

Израил дипломатлары илләренә кайтарылды

Төркия һөҗүмдә һәлак булганнар өчен Израилнең гафу үтенүен таләп итә һәм һәлак булган 9 кешенең гаиләләренә компенсация түләү шартын куя. Төркия премьер-министры Тайип Эрдоган бу таләп үтәлмәгән очракта туктап калган мөнәсәбәтләрнең яңадан җайлаша алмаячагын белдерә.

Израилнең Газзәне томалавын кануни булганын таныган хисапның халыкара матбугатта фаш ителүеннән соң, Төркия Израил белән дипломатик һәм хәрби мөнәсәбәтләрен бөтенләй өзәргә булды.

Әнкара хакимияте Израил илчесен һәм бу илнең югары дипломатларын илдән чыгарды.

"Төркиядән гафу үтенмәячәкбез"

Израил рәсмиләре канунсыз корал кертүне туктату максатында чикләүләр кертелгән Газзә сызыгына ярдәм ташыган көймәгә булган һөҗүм өчен хөкүмәтнең гафу үтенмәячәген, Газзәгә каршы томауның исә дәвам итәчәген кабатлый.

Израил саклану министры Эһүд Барак ике ил арасындагы киеренкелекне ничек тә булса бетерергә теләвен, Израилнең Төркияне дошман буларак күрергә теләмәвен белдерде.

Барак Якын Көнчыгыш сәясәтендә Израил белән Төркияне мөһим роль уйнаучы дәүләтләр дип белдерде hәм ул Якын Көнчыгыш төбәгендәге низаг чыккан Сүрия белән Иранга игътибар юнәлдерергә чакырды.

Төркия белән чыккан низагка карата Израилнен узендә төрле карашлар хаким итә.

Мисал өчен, оппозициядәге элекке Тышкы эшләр министры Ципи Ливни, Төркия рәсмиләренең Израилне "зәгыйфь һәм башкалардан аерылган" ил буларак күрә башлавына басым ясап, “әгәр, Израил-Фәләстин арасындагы тынычлык сөйләшүләре туктамаган булса, Төркия хәзер безгә карата мондый чаралар күрмәс иде”, дип кисәтте.

Киеренкелек тагын да артырга мөмкин

Төркия хакимиятенең Урта диңгездә сугыш көймәләре тәэсирен арттырачагы турындагы белдерүе ике ил арасындагы сугыш сценарийларын үз эченә алган фаразларга китерә.

"Әл-Җәзирә" каналындагы әңгәмәсендә Тайип Эрдоган "Mavi Marmarа" кебек һуманитар ярдәмнәр ташыган көймәләргә моннан соң һөҗүмнәр булмаячагын әйтте: аларны хәрби көймәләр саклап барачагын белдерде.

Эрдоган моңа өстәп, фәләстиннәрнең Газзә сызыгында ачык төрмәдә кебек яшәвен, Израил чикләүләренең кануни  булмавын алга сөрде.

12 сентябрьдә Мисыр, Тунис, Либия илләренә сәфәргә әзерләнгән Тайип Эрдоган Мисырдагы очрашудан соң, Израил тарафыннан чикләүләр кертелгән Газзә сызыгына барырга теләве хакында белдерде. Төбәктәге иминлек мәсьәләсе сораулар тудыра, шул сәбәпле әлегә бу сәфәр барып чыгармы-юкмы билгесез.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Тукыран кайдан: уфа
05.10.2011 07:29
Мәтин һәр өргән мүчкә эткә ихтибар итмә алар бит күпләр , АЗАТЛЫКТА утырган байтак кеше бик күп язмаларны ИНФОРМАЦИЯ рәвешендә кабул итә . Безнең якларда ик е кеше арасында талашу чыкса бер- берсе арасында томан кергән ,дошманлашканнар , суытканнар араларын һ. б .бәлкем ул кешегә яңадан тата факның филология фак .бетерергә кирәктер ? .МИНЕМ ӘТКӘЙ ӘЙТӘ ИДЕ : УКУ ЙОРТЫНДА БЕЛЕМ ГЕНӘ БИРӘЛӘР акыл БИРМИЛӘР ДИП дөрес тер инде .

кем: бәртәс кайдан: samar
12.09.2011 22:16
Мәтинның язмаларын яратып укыйбыз. Барча язганы аңлашыла. НКВД шымчылары тизәктә тибенәләр. Мәтин радионың колориты !!! Ул "Азатлык"ны бизи. Әфарин,егет.Күбрәк сөйлә,күбрәк яз.

кем: КФУдан кайдан: Казан
12.09.2011 13:56
татфактан булган кешенен Төркия татары Мәтин Карышмаска бәйләнүе урынлы түгел. беренчедән, Мәтин Төркия стсилистикасы буенча яза. икенчедән, азатлыкта хата тикшерү өчеен җаваплы булган 4-5 кеше кая караган сон?
Татфакны бетерген татфаклар, сез Төркиядә шундый татар булганга сөенергә тиешсез, әллә сез кемнеңдер заказын үтисезме? Мәтин хәзер азатлыкта эшләми - нигә һаман этлек эшләргә? Ә бу азатлык өчен зөр югалту - чит ил кешесе тавышы булмаган азатлык азатлык түгел
җавап

кем: айнур
14.09.2011 22:04
Мәтин язуыңны дәвам ит, темаң да, язуың да бик күркәм. Эшләгән кешенең хатасы була, тик яткан кешедә генә хата юк. Татфак кеше хатасын тикшереп утыргач уз эше юктыр.
җавап

кем: Башка татфаклы кайдан: Казан
12.09.2011 23:31
"Татфакны бетерген татфаклар" - моны кайдан уйлап чыгаргансыз. Кыямәт көнендә һәр сүз өчен җавап бирүебезне беләсездер? Нахакка башкаларны гаепләп, рәнҗештән ник курыкмыйсыз?
җавап

кем: Fazıl Buharalı кайдан: Türkiye'den
12.09.2011 15:47
TATFAK' ka birgen cavabın'ıznın' astına minde kol koyam.Gülnin' maturlığın kürmiyce,tikeneğine katalıp kalgan,siz dürüs oylap yorığansız,elle - ZAKAZÇİKME ?

кем: Muslim кайдан: Tatarstan
12.09.2011 12:49
Afarin, Turkya! Bezneng torek qardashlar bik dores sayasat alep baralar. Islam don'yase Turkiaga zur ometlar baghley.

кем: татфак кайдан: казан
12.09.2011 12:49
Җитди темага язуыгыз әйбәт, ләкин бу тырыда аңларлык итеп язып булмыймы? Җөмләләрдә абынып, аяк сындырырга була, әллә робот тәрҗемә иткән шунда:

"Израил рәсмиләре канунсыз корал кертүне туктату максатында чикләүләр кертелгән Газзә сызыгына ярдәм ташыган көймәгә булган һөҗүм өчен хөкүмәтнең гафу үтенмәячәген, Газзәгә каршы томауның исә дәвам итәчәген кабатлый."

Һәм дә кемгә томау төшкәне, кемнең маңкалаганы аңлашылмый. Автор "томау" сүзенең башка мәгънәсен дә белсә аңлатсын иде.
җавап

кем: Aвтор_MK кайдан: Prague
12.09.2011 18:14
Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Төркия хәбәре – халыкара, әлбәттә, аның күп өлеше төрек телендәге чыганаклардан алып анализланды.
Гадәттә, төрек матбугат телендә җөмләләр озын була, ирексездән бу минем тәрҗемәгә дә тәэсир иткән. Гафу итәрсез.
Томау сүзе бер урында гына "чикләү" сүзенә альтернатив рәвештә кулланылган.
Анысын да игътибарсыз калдырмаганыгыз өчен рәхмәт белдерәм.
Бу сүз Азатлыктагы актуаль хәбәрләрдә башка автор тарафыннан язылган көндәлек хәбәрдән алынма сүз: http://www.azatliq.org/archive/news/20110903/570/570.html?id=24317042
Ләкин монын өчен бер кешене, "мәгълүм кешене" генә тәнкыйтьләү уңайлырактыр бәлки.

Ихтирам белән,
Metin