тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

төркия

Төркиядә интернет цензурасына тәнкыйть арта

02.07.2010

Интернетта сүз иреген яклаган күп санда оешма Төркиянең интернет цезурасына тәнкыйть белдерә. 37 оешма интернетта цензурага каршы уртак платформ булдырып интернет сайтларын чикләүне бетерергә чакыра.

Интернеттагы цензурага чара табалмаган АК партия хакимиятенә карата тәнкыйть арта бара. Төркия һәм дөньядагы төрле оешмалар бергәләп Төркиядә интернетка булган цензурага каршы чаралар башларга карар кылды.

Сүз интернеттагы видеолар уртаклашу сайты YouTubены тыю карары турында бара. Әлеге сайтта грек милләтчеләр тарафыннан

Төркиянең беренче җитәкчесе Ататүркне мыскыллаган видеолар урнаштырылган иде. Төркия YouTubедан әлеге видеоларны алып ташларга сорады. Һәм ахыр чиктә үз таләбенә җавап таба алмагач, Төркиядә бу сайтка керү тәмам тыелды.

2007 елда интернатта үз-үзеңә кул салу, террорчылык, наркотик, җенси көч куллануга өндәгән сайтларны ябу канунлаштырылган иде. Шул исәптән милли кыйммәтләргә хилаф китергән эчтәлектәге сайтларга керү дә чикләнә.

Төркиядә инде 2008 елдан бирле YouTube сайтына кереп булмый. Бу тыю карары хәзер Google тәкъдим иткән 30дан артык интернет хезмәтенә дә кагыла.

Бу сайтларга көненә меңләгән яңа материал урнаштырыла. Шул исәптән бу сайт хуҗалары шәхси кешеләр урнаштырган видеолар өчен җаваплыкны үз өстенә алмый.

Интернетта сүз иреген яклаган оешмалар кайбер килешсез видео язмалар өчен YouTubены тәмам тыю карарын "канунсыз" дип атаганда, Интернет технологияләре оешмасы 28 июньдә Төркия хөкүмәтенә каршы мәхкәмә эше башлатты.

Анти-цензура платформы

Интернетта сүз иреген яклаган оешмаларның уртак белдерүләрендә, хакимиятнең кеше хокукын һәм иреген кыса алмаячагы язылган 10 маддәне дәлил китереп, интернетка карата чикләү карарын гамәлдән чыгарырга таләп итте.

Хөкүмәтнең интернетта сүз ирегенә каршы басымнарына карата тәнкыйтьләрне төп фатиры Парижда урнашкан чикләрне танымаган хәбәрчеләр дә яклап чыкты. Чикләрне танымаган хәбәрчеләр оешмасы, "Чикләү кертелгән сайтлар саны арта. Төркиядә веб цензурасы турында хәбәрләр күп. Kконституциядәге интернет турындагы маддә бу илнең халыкара имиджына тап төшерә", дип белдерә.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы да күптән түгел игълан иткән хисабында Төркияне YouTube һәм Googleны чикләгән өчен тәнкыйтьләде. Европа интернет турындагы канунны үзгәртергә һәм аны сүз иреге стандартларына яраклы хәлгә китерергә өнди. Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Төркиядә соңгы ике елда 5 меңнән артык интернет адресының тыелуын белдерә.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Säğit Xäyri кайдан: Ankara
04.07.2010 15:49
Internet tsenzurasın arttıru - tsivilizatsiyäle ilgä kileşmi torğan ber adım. Amerika yäki teläsä qaysı ber Awrupa ilendä mondıy ğamällär bar mikän? "AK" partiya törle sıltawlar alğa sörä, xäzer inde Googledan salım tüläwen taläp itä. Google başqa illärgä dä, şul isäptän Awrupa illärenä salım tüli mikän?

Uylap qarağız, min, äytik, Törkiyädän ber sayt açtım. Internet global' ber päräwez bulğanlıqtan tabiği bularaq saytqa böten dönya illärennän kerergä mömkinnär, şul isäptän, mäsälän, Mäskäwdän yäki Prahadan da. Ul illärdän reklam da urnaştıruım mömkin. Bu oçraqta minem Rusiyägä häm Çexiyağa salım tüläwem kiräk bulamı?!

Törkiyädä tsenzurasız internet könnärenä qawışunı teläp qalam.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
05.07.2010 01:23
Аллага шокер, Америкада андый кыргыйлыкларнын тузан кебеклэре дэ юк. Нэрсэ телисен, шуны язасын. Тик сайт тотучылардан гына тора. Кайберлэре, бер-беренне сылтау кебек кимсетуне дэ тузмилэр, э кайберлэре, рэхим итегез, языгыз, ничек телисез, шулай. Менэ Европа идэ чигэ холокостны танымагана кешелэр белэн. Шул ух яхудилэр АКШ та авыз да ачып карамыйлар, шундый кыргыйлыкны керту турында суз эйтергэ. Нигэ? Чонки, ирек суз тыю АКШ та жинаять! Мылтык хэм наган тотуны тыю кебек. Минем кебек ирек суз яраткан кеше очен Америка гади рэвештэ ожмах дисэн дэ була. Шартлатып Обаманы сугэм, ЦРУ ны, ФБР ны, уземчэ, алар кай чагында дорес тугеллэр дип. Энэ минем инглиз телендэ чыккан яна китабым да мине ЦРУ тарафыннан сорау алганда, аларны мин оч хэрефкэ озатуым белэн башлана. Ничауа, элегэ кэдэр китабымны беркем дэ тыеп булашмады, мине шелтэлэгэн кеше дэ булмады.
     
текст зурлыгы - +

төркия

хезмәтләр:

подкастRSSmobile