киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


төркия

Төркиянең Якын Көнчыгыш сәясәте кемне борчый?

25.07.2010

Бу атна Британиянең "Financial Times" газеты бер сәхифәсен Төркиянең Якын Көнчыгыш сәясәтенә багышлады. Басма язуынча, Төркиянең Якын Көнчыгыштагы әүзем сәясәте аның Көнбатыштан баш тартуын аңлатмый.

Делфин Страус һәм Давид Гарднер фикеренчә, озак вакыттан бирле Көнбатышның Якын Көнчыгыштагы иң ышанычлы беректәш иле булган Төркиянең әлеге төбәктә үз хезмәттәшлеген арттыруы һич кенә дә аның Көнбатыштан читләшүен аңлатмый. Шулай да мәкаләне язучылар аның төбәктә җитәкче роленә кызыгуы куркыныч тудыра дип саный.

Басма Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглуның бер атна дигәндә Торонто, Брюссель, Бишкәк һәм Лондонга булган эшлекле сәфәренә игътибар итә. Төркия тышкы эшләр министры үз вазыйфасына керешкәннән бирле илнең тышкы сәясәте өлкәсендә зур гамәлләр алып бара.

Бу активлык бары тик күршеләр белән генә түгел, ә төбәктәге илләрне дә үз эченә ала.

Төркиянең Якын Көнчыгыштагы бәйсез сәясәте

Даутоглуның тышкы сәясәткә карата "күршеләр белән проблемсыз мөнәсәбәт" шигаре Төркия дәүләтенә нигез салган Ататөрекнең "илдә - тынычлык, дөньяда - тынычлык" шигаренә аваздаш булып тора.

Газет Даутоглуның бу максатка ирешү өчен Балкан илләреннән Багдатка кадәр мөнәсәбәтләрне ныгытудан тыш, төбәктәге низагларга да чишелеш табу максаты белән арадашчы роль башкару тырышлыгын телгә ала.

Иранга каршы санкцияләр

"Financial Times" язуынча, вакыйгаларга АКШ күзлегеннән караганда Төркиянең тышкы сәясәттәге иң кискен адымы узган ай БМО иминлек шурасында Иранга каршы чикләүләр кертү тәкъдимен хупламавы булган.

Иминлек шурасында чикләүләр кертүгә тавыш бирер алдыннан, Төркия белән Бразилия Иранга булачак чикләүләүнең Тәһран хакимиятен атом гамәленнән чикли алмаячагын әйтеп, үз тәкъдиме белән чыккан иде. Аның нигезендә Иран уранны үзе баетмачак, аны читтән баетылган килеш сатып алачак иде.

Бу тәкъдимнең инде соңга калуын әйткән БМО Иранга яңа чкләүләр кабул итте. Төркиянең анда каршы тавыш бирүе Вашингтонда ризасызлык уятты.

Әфганстан һәм Гыйракта Төркиянең роле

Шулай да кайбер мәсьәләдә фикер аермалыгы булуына карамастан, АКШ өчен Төркия әле дә якын беректәш. Бу хакта "Financial Times": "АКШ Гыйрак һәм Әфганстанда тотрыклыкны арттыруда зур тырышлык күрсәткән якын беректәше белән араны бозарга теләмәс иде", дип яза.

Шулай ук басма Төркиянең Якын Көнчыгышта АКШтан бәйсез сәясәт алып баруы сәбәпле, Вашингтондагы кайбер кешеләрнең Анкараны "ышанычсыз бер беректәш" буларак күрә башлавын яза.

Газет шулай ук Төркиянең тышкы сәясәттәге бу маҗаралы адымнарының дәвамлыгы турында бераз шик белдерә. Төркия бәлки үз ил эчендәге  мәсьәләләре белән күбрәк мәшгуль булачак. Мисал итеп ул соңгы арада Төркиядә арткан ПКК көрд террор хәрәкәтен күрсәтә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Muslim кайдан: Tatarstan
25.07.2010 19:25
Turkia'neng song'ghe yellardaghe tople sayasate bik ungay natija bira . Ul bugen xaqle raweshta Islam don'yasen aydap baruche lidergha awerelde . Bu kurenesh bez tatarlarda da zur ometler uyata !

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
25.07.2010 19:21
"Вашингтондагы кайбер кешеләрнең Анкараны "ышанычсыз бер беректәш" буларак күрә башлавын яза". - Бәйсез дәүләт булуны һәрчак раслап килергә тиеш Төркия. Позицияне югалту җиңел (1912-18-нче еллар), ә кайтару җиңел түгел. Төркиягә сәясәтен яңа баштан үзгәртеп корырга кирәк, моңа ирешер өчен эчтәге 5-нче колоннаны авызыкларга һәм көр мәсәләсен чишәргә кирәк. Эчтә 5-нче колонна булганда моңа ирешү мөмкин түгел, алар Төркиянең эчке эшләренә тыгылып, көрдләрне каршы куячаклар. Биредә шиксез кирәк көрд дәүләтен төзү фикерен дошман кулыннан алып, көрдләрне төркиләр ягына кертергә кирәк. Эчке яһүдиләр төрек-көрд мәсәләсендә бик оста уйныйлар, алар төркиләр булып кыланып, исламны кабул иткән булып, төрекләр исеменнән сүләргә бик маһирлар, аларны фаш итәргә кирәкле. Иран, Афганистан һәм бүтән ислам илләре белән бергә булып, алар белән берлектә дөнья илләре һәм оешмалары белән бер сүздә булырга тырышырга. Вакыт инде иске заман карашларын кире кагарга, әрмәннәр белән футбол сәясәште оештырган чакта булмыймыни күрше дәүләтләр белән килешергә? Була моңа теләк кенә кирәк. Карыйсың төрки-итслам дәүләтләре базары да барлыкка килер иде, монысы бигрәктә кирәкле безнең заманда. Тагы шуны да оештырырга иде, төрки халыклары берләшмәсен булдыру чын мәгнәсендә. Бик күп эшләр эшләп булыр иде, әгәр Төркия бите белән борылса табигий союздаш илләргә. Төркия кайчандыр бик көчле ил иде һәм аның тәйсире зур иде, менә шуларны искә төшереп шушы юнәлештә хәрәкәт итәргә вакыт. Бердә шапрынмый гына, һәм бер ил алдында да курыкмыйча хәрәкәтләнергә вакыт. Татар милләтендә онытып куймаска иде төрекләргә. Күп язарга да була да би, әгәр игтибар булса язмаларга.