якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 02:05

төркия

Төркия әрмәннәре борынгы чиркәүдә келәү үткәрде

Төркиядә яңадан төзекләндерелгән тарихи әрмән чиркәвен ачу Төркия белән Әрмәнстан мөнәсәбәтләрен яхшыртуны максат итеп куя. Ләкин чиркәүне ачу көнендә аңа тәре эленмәве Әрмәнстан ягында каршылык тудырды.

Якшәмбедә Төркиянең Ван каласындагы Изге хач чиркәвенә йөзләрчә әрмән килде
текст зурлыгы - +
Төркия хакимияте илнең дини әсәрләрен кире кайтару һәм күрше ил Әрмәнстан белән булган мөнәсәбәтләрен җанландыру максатында урта гасырдан калган бер әрмән чиркәвен яңадан төзекләндерде. 3 ел дәвам иткән реконструкция эше өчен Төркия хакимияте 1.5 миллион доллар акча бүлеп бирде.

Моңа өстәп Анкара әлеге чиркәүнең ачу мөрасимендә христиан әрмәннәргә дини кeләү уздырырга рөхсәт итте. Хөкүмәтнең максаты - илдәге башка дини азчылыкларга карата толерантлыкны күрсәтү.

Шулай да келәү узачак көнгә санаулы көннәр калганда, чиркәү бинасына тәре эленмәве әрмәннәр арасында ачу уятты. Нәкъ бер гасырдан соң "Изге хач" (сурб хач) чиркәвенә тәре элү мәсьәләсе ике илнең милләтчеләрендә зур бәхәс тудырды.

Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Эртугрул Гүнай якшәмбе булачак кeләүнең яхшы ният белән планлаштырылуын, ләкин милләтчеләрнең бу изге ниятне үзләренең сәяси максатларына кулланырга тырышуын әйтте.

"Тәре элмәү - сәясәт белән бәйле түгел"


Әрмәннәр Төркия ягын вәгъдә иткәнчә кeләү алдыннан чиркәү өстенә тәре куймауда гаепли. Бу чиркәү ачылышына киләчәк әрмән христиан хаҗиларының сәфәрдән баш тартуына сәбәп булган.

Әрмән ягы моны хөкүмәтнең махсус, сәяси сәбәпләр аркасында тәре куюны кичектереп килүен белдерсә, Төркия рәсмиләре кичектерүне техник сәбәпләр белән аңлата.

X гасырда төзелгән чиркәү Ван күле буенда урнашкан

Төркиянең мәдәният һәм туризм министры урынбасары Исмәт Елмаз вәзгыятькә аңлатма китерде:

"Италиян белгечләр ярдәмендә алып барылган яңарту эшләре тәмамланганнан соң, 2 метр биеклектә һәм 200 килограмм авырлыктагы тәрене чиркәү гөмбәзенә элеп булмаганы ачыкланды. Без тәре куюга каршы түгел, ләкин куелган очракта бина гөмбәзенә зыян килә ала".

Министрлык хәзер бу мәсьәләне хәл итү өчен башка белгечләрнең чакырылуын әйтә.

"Тәре элмәү референдумга бәйле"

Сәяси белгечләр исә чиркәүгә hаман тәре эленмәвен референдум белән аңлата. Ягъни хакимият референдумда халык яклавын югалту куркынычы белән тәре куюны кичектереп килгән.

Анадолу мәдәният үзәге башлыгы Госман Кавала болай аңлата:

"Хакимият оппозициядәге милләтчеләрнең үз мәнфәгатенә куллана алачак һәрбер әйберләрне зур игътибар белән башкарырга тырыша".

Төркиянең көнчыгышында урнашкан Ван каласындагы чиркәүнең кeләү өчен ябык булуы турындагы гайбәтне исә Ван шәһәр хакимияте кире какты.

Әрмәнстан тарафыннан килгән гаепләүләргә каршы Әрмәнстан тышкы эшләр министры рәсми белдерү ясамады. Министрлык бары тик Төркия ягыннан үзләренә чакыру җибәрелмәвен әйтә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Molli кайдан: York
21.09.2010 11:05
Toreklar' chiinnap armannarga' yardam' iterga' uylasalar, shul uk 1.5 mln akchanii dores' itterep bira' aliirlar ide: armannarne' ber Allaliiq yuliina bastiiruga sariif iterlar' ide, ul ochrakta armannarga' faydasii bik kup' buliir ide, chonki' ul ochrakta bu 1.5 mln dollarga ostap' Alla turiidan turii armannarga' yardam' ita' bashlar ide ham' mosolman armannar alga kiterlar' ide.

кем: исемсез
21.09.2010 10:33
Toreklar' yalganga 1.5 mln dollar akcha birgannar'.

кем: Ufadan кайдан: UfaStan
19.09.2010 12:13
Тәресе дә аның 2 метрлык(!!!) биеклектә, әстәгъфируллаһ! Әрмәнстанда, Ярәван каласында 2 метрлык, 200 килолык ЯРЫМАЙ куйдырырлар идеме соң? Кече хач булса иде, сүз юк. ӘММА шундый?? Мона, Ауропада ярымай түгел - гәрчә манаралар тыелган! Цивилизация, демократия имеш....

кем: Tatar keshese кайдан: Kazan
18.09.2010 19:04
Аны куярга кирәкми дә. Ауропаның кайбер илләрендә мәчетләргә манара куйдырмыйлар бит. Башта манараны куярга кирәк. Гел башка диннәргә генә ярарга тырышып яшәргә ярамый. Алар бердә мөселманнар ни әйтер дип тормыйлар. Һаман мөселманнарга каршы эш алып баралар.

кем: Тимер кайдан: Казан
18.09.2010 11:11
Истанбулда күп чиркәүләр бар (килисәләр) тәреләре дә бар әрмәннәрнең тәреле хастәнәләре дә бар, Чанаккаледә дә тәреле христиан каберлекләре бар. Төрекләрнең андый "монда тәре булмасын, христианнар арабызда күренмәсен" кебек төшенчәләре юк дип уйлыйм, киресенчә күбесе "карагыз бездә нинди төрлелек мәчет белән чиркәү янәшә тора" дип еш аңлаталар. Бу әрмән ягының чебеннән май чыгарырга тырышуына ошаган.