якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 02:00

дөнья

Татар Милли Мәҗлесе Кытайны хөкем итә

Татар Милли Мәҗлесе Синҗан уйгыр автоном төбәгендә һәм аның башкаласы Өремчедә уйгырларга каршы көч куллануны хөкем итүен белдерде.

текст зурлыгы - +
Белдерүдә “Шәркый Төркестанны басып алган һәм аның төп халкын юк итүне максат итеп куйган Кытай уйгырларга каршы бернинди мәкерле адымнардан да тартынмый” диелә.

Милли мәҗлес Кытай хөкүмәтенең уйгырларга карата сәясәтен геноцид дип атый һәм дөнья җәмәгатьчелеген дә аны шулай бәяләргә чакыра.

5 июльдә Өремчедә хан кытайлары белән уйгырлар арасындагы бәрелешләрдә 184 кеше һәлак булды, 800-ләп кеше яраланды.

Өремчедә тагын 2 уйгыр үтерелде

Кытай полициясе Синҗан уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремчедә 2 кешене атып үтерде.

Кытайның рәсми киңкүләм мәгълумат чаралары канун бозган 2 уйгыр атып үтерелде дип хәбәр итә.

Тагын бер уйгыр яраланган.

Узган атнада Өремчедә уйгырлар белән Хан кытайлары арасында булган бәрелешләрдә кимендә 184 кеше һәлак булды.

Рәсми саннарга караганда, аларның 137-се хан кытае, 46-сы уйгыр булган.

Кытай төбәккә өстәмә меңнәрчә хәрбиен китерде.

бәйле язмалар



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
15.07.2009 20:31
Менэ мин яшэгэн Принстонда зур яналык. The Princeton Packet дигэн гезит хэбэрчесе Reem Nasr (rnasr@centraljersey.com)язуы буенча Принстон Университетында официаль мулла билгелэнгэн. 28 яшьлек хэзрэтнен исеме Sohaib Sultan. Ул Хартфорд Теология Семинариясын тэмамланган Америка моселманы. Шулай ук "Белемсезлэр очен Коран" дигэн китап авторы. Хэбэрче сузлэре буенча, Принстон Университетында 250 моселман студентлары укый, аларнын 50-80 регуляр рэвештэ анда тобэп куелган бинага намазлар укырга йори икэн. Эле генэ дип яза хэбэрче, Обама узенен администрациясына югары медицина белгече хезмэтенэ башын гел яулык белэн каплый торган Dalia Mogahed ны билгелэде. Ул эле Сенатта раслануны утэргэ тиеш. Султан хэзрэтнен сонгы китабы "Корэн хем Мохаммэт пэйгэмбэр сузлэре".

кем: Рабит кайдан: Уфадан
15.07.2009 17:25
Россия мөселманнары хәм мөселман җитәкчеләре бер нинди дә бу вакыйгаларга
мөнәсәбәтләрен белдермәделәр.
Россия дә татарлар әллә кайчан шул хәлдә яшиләр.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
14.07.2009 17:21
Америка матбугаты хәбәрләре буенча, Аль-Каеданын Төньяк Африка бүлекчәсе Кытайнын уйгур моселманнарын утергэн өчен үч итеп Африкада эшләүче кытай гражданнарын үтерә башлаячагын белдергән.