якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:59

шәлкемнәр / пәрәвез

Интернетта кирил хәрефле исемнәр эшли башлады. Татар-башкортка бу кирәкме?

13 май көнне Мәскәүдә интернет челтәрендә кирил хәрефле исемнәр эшли башлау уңаеннан тантана чарасы үтте. Интернетта исемнәр теркәүче халыкара ICANN оешмасы Русиягә кирил хәрефле исемнәр куллану өчен "рф" дигән югары дәрәҗәле домен булдырды.

x
текст зурлыгы - +

Кирил хәрефле исемнәр өчен булдырылган РФ доменында әлегә ике генә сәхифә ачыла. Берсе президентныкы – президент.рф, икенчесе, хөкүмәтнеке – правительство.рф. Пәнҗешәмбе президент каршындагы комиссия утырышында Дмитрий Медведев, бу сәхифәләрне үзе ачып каравын әйтеп, Русиянең үз телендәге домен алган беренче ил булганын әйтте.

Чынбарлыкта, бу дөрес түгел, Согуд Гарәпстаны, Мисыр һәм Гарәп Әмирлекләренә мондый мөмкинлек инде узган атнада ук тудырылган иде. Хәзер алар да интернетта үз сәхифәләренә гарәп хәрефле исемнәр бирә ала.

Интернетта исемнәр теркәүче ICANN исемле халыкара оешма җитәкчесе Род Бекстром бу мөмкинлекне интернет җәмәгатьчелеге өчен зур адым дип атады.
ICANN (Internet Corporation for Assigned Names and Numbers) – интернетта "тәртип урнаштыручы", исемнәр теркәүче, АКШта урнашкан, табыш казанмаган оешма.

“Бу бик зур адым. – ди Бекстром. – Интернет инде дүрт дистә ел тәрәккый итә. Беренче тапкыр төрле халыкларга домен исемнәрен үз телендә теркәү мөмкинлеге бирелә. Кирил, гарәп, кытай хәрефләрен кулланучы халыклар өчен бу бик мөһим.”

ICANN мәгълүматына караганда, дөньяда интернет кулланучы 1.6 миллиард чамасы кешенең яртысыннан күбрәге көндәлек тормышында латинга нигезләнмәгән имла куллана. Оешма белгечләре фикеренчә, латинга нигезләнмәгән исемнәр саны киләчәктә арта барачак.

Әлегә Русиядә кирил хәрефләре белән ике генә сәхифә ачыла. Хәзер башка дәүләт оешмаларының сәхифәләрен теркәү эше бара. Хосусый ширкәтләргә андый мөмкинлек көзгә таба биреләчәк.

Татар-башкорт исемнәрен теркәп буламы?

Әлбәттә, безне беренче итеп, бу кирил хәрефле исемнәр белән бергә татар-башкортлар кулланган өстәмә хәрефле исемнәр дә теркәлерме, дигән сорау кызыксындырды. Ягъни, урыс телендә булмаган [ә], [ө], [ү], [җ], [ң], [һ] хәрефләре кергән исемнәрне Русиянең теркәү идарәсе кабул итәрме.

Бер яктан караганда, авырлыклар чыкмаска тиеш. Чөнки бу хәрефләр Unicode исемлегенә бар. Шушы сорау белән без Русиянең Lenta.ru порталы белгече Александр Амзинга мөрәҗәгать иттек.

“Техник яктан проблем чыкмаска тиеш. – ди Александр. – Чөнки бу мөмкинлек кирил имласы өчен генә түгел, латин булмаган башка имлалар өчен дә булдырыла. Ләкин чынбарлыкта нәрсә булыр, әйтүе кыен.”

Әлегә моны тикшереп булмый. Чөнки беренче булып Русиянең рәсми оешмалары теркәлә. Аларның исемнәре, әлбәттә, урыс телендә.

Русиянең элемтә һәм коммуникация министры Игорь Щеголев фаразына караганда, кирил исемле сәхифәләр саны ел ахырына 25-50 меңгә җитәргә мөмкин. Бар Рунет өчен зур сан түгел. Шуларның күпмесе татар хәрефле булыр, әйтүе кыен.

Татарстанга "tat" домены кирәк

Ул арада кайбер белгечләр кирил хәрефле доменга кызыкканчы, Татарстанга мөстәкыйль домен алу ягын карарга чакыра. “Җәһәт” програмы авторы Раил Имамов, Азатлыкка биргән әңгәмәсендә, бу Татарстанның виртуаль суверенитеты булыр иде, ди. "Дәүләтчелеге булмаган кайбер халыкларның да үз доменнары бар. Мәсәлән, Испаниядәге Баскония халкының “eus”, Каталония халкының “са”. Ә Татарстанга “ta” кирәк" ди Раил.

Әйтергә кирәк, Татарстанның, татарларның үз доменын булдыру турында сүзләр инде күп булды, шул исәптән, Азатлык радиосында да. Дәүләтчелеге булмаган, әмма югары дәрәҗә доменга ия булган халыклар, чынлап та, бар. Дөрес, монда Раил сүзләренә төзәтмә кертергә кирәк. IANA исемлегендә басклар өчен "eus" дигән домен юк, ә менә каталоннар өчен бар, ләкин ул да "са" түгел ("са" - Канада домены), ә "cat" дип атала. Бу домен 2005 елда булдырылды.

Каталоннар башта ике хәрефле "ct" исемен сораган иде, башка тулы хокуклы дәүләтләр шикелле. Ләкин ISO исемлегендә Каталония юк дигән сылтау белән ике хәрефле исем бирелмәде, мәсьәләне өч хәрефле "cat" исемен биреп хәл иттеләр.

Менә шуларны искә алып, Татарстанга "tat" исеме өчен көрәшеп карарга булыр иде. Әлбәттә, бу мәсьәләне йә хөкүмәт, йә берәр иҗтимагый оешма күтәреп чыгарга тиеш. Әйтик, Бөтендөнья татар конгрессы, яисә берәр махсус төзелгән оешма.

Сүз уңаеннан, Азатлык сәхифәсендә бу хакта фикер белешү бара. "Татарстанга аерым домен булдыру эшен кем кайгыртырга тиеш?" - дигән сорауга сез дә җавап бирә аласыз. Рәхим итеп, фикерегезне әйтегез.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Molli кайдан: يورق
11.06.2010 17:38
يوق

кем: Шүрәле кайдан: кара урманнан
14.05.2010 11:53
Әлбәттә, бу мәсьәләне йә хөкүмәт, йә берәр иҗтимагый оешма күтәреп чыгарга тиеш. Әйтик, Бөтендөнья татар конгрессы, яисә берәр махсус төзелгән оешма.
_____________________________________________________________
ВКТ андый нәрсәне күтәрә алырлык МӨСТӘКЫЙЛЬ оешма түгел. Аның гамәлдәге вазыйфасы төбендә ни дә булса булдыру, яйсә җитештерү түгел, ә МОНИТОРИНГ бурычы ята. Аның төп эш мәйданы булып саналучы җанисәпләргә генә күз салыйк, алар 2002 елны Уфа өлкәсендә ахмаканә оттырдылар һәм якынлашучыда да һичшисксез оттырачаклар. Күзәтүгә таярланган механизм ни дә булса булдыра алмый ул, һәм быел Уфа өлкәсендә җиңелү күләме бәрабәренә алардан катырак (жёстче) соралып җитәкче-дипутанлар кәнәфиеннән очып китү тизлеге бәрабәренә булырга зарур!
Ә шул иш халыкара гамәлләрне (яшь ләребезне Оксфорд-Беркли...ларда күпләп туплау яйсә Татарның Инеттагы доменын дәгъвалау) бүген әчегән кымызны артыграк семеркән башҡор бисәһеҙәй дрязгиларга-гаугагаларда башка берни белмәгән (димәк НАДАН - интиллектуал уз эшен-урынын бар җирдә дә күреп таба шуңа күрә аның урын өчен бер кем белән дә кимерешергә ихтияҗе туарга да мөмкин түгел! Шуңа күрә чит илдә гомер итүче күп кенә татар кешеләре ладан төтененнән пәридәй качалар) безнең "сөргендәге хакимиятебез"нең чит илдә гомер итүче вәкилләре дәгъваларга обязаны. Урысиядә андый нәрсәне татарга никто не позволит. Кайчан гына иң баш түрә булу хыялларыгызны онытып ыгы-зыгы, склока-дрязгиларыгызны онытып анык гамәлләргә күчәрсез икән? Юылмаган ыштансыз арт белән алтыннан коелган тәхеткә кемнең генә утырганы бар икән?

кем: qdinar.wp.kukmara.ru
14.05.2010 08:42
ә нишләп татарстанга домен? татар халкы өчен домен булса әйбәтрәк түгелме?

кем: Фәрит кайдан: Казан
14.05.2010 07:24
Ачылмый бит "президент РФ" буенча. Мескенлеккә төштеләр. Башкаларны да аңламаслармы...

кем: Анурбик кайдан: Татарстан Республикасы
13.05.2010 21:48
РУсиягэ караганда Россия Федерациясе АЛГА китеш,ОМЕТ?
Элегэ тизрэк яна чатыр астына кучик...аннан...ТА,ТТ,ТР,...
ТА га хокумэт белэн БЕРГЭ.......
Хокемэт узегенэ булса КУП акча тотып,.. нэтижэсе ..........
gabdulla tukay сэхифэсе кебек чиле-пешле булыр..