якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:50

төркия

Төркия татарларыннан Рифат Мөхтәсип вафат

Төркиядә танылган милләттәшебез Рифат Мөхтәсип 14 мартта вафат булды. Истанбулда Кильйос зиратында бүген җирләнгән мәрхүм Мөхтәсип әфәнде, "Tукай" оешмасын төзүдә һәм "Казан" журналын чыгаруда зур тырышлыгы белән истә кала.

Рифат Мөхтәсип

мультимедиа

аудио
текст зурлыгы - +
Рифат Мөхтәсип Төркиядә 1960 елларда Япония һәм Кытайдан күчеп килгән татар яшьләрен бергә җыйган "Тукай яшьлек клубын" ачып җибәргән кеше. Һәм ул бу оешманың актив җитәкчелеген башкарган татар зыялысы. Соңыннан ул бу клубның "Казан төркиләре мәдәният һәм ярдәмләшү" оешмасы буларак дәвам итүендә зур роль уйнады.

Шулай ук Мөхтәсип әфәнде әлеге оешманың 1971-1982 елларда Төркиядәге зур татар эшмәкәре Әхмәт Вәли Мәңгәрнең матди ярдәме белән "Казан" журналын чыгаруда әүзем катнаша.

Төркия татарлары милли мирасы - "Казан" журналы

"Казан" журналында Төркия татарлары мәдәни яңалыклары, татар галимнәре, зур шәхесләре турында мәгълүматлар, татар теле һәм әдәбият турында татар һәм төрек телләрендә әсәрләр басылып чыкты. Болар барысы да Төркиядәге татарларны татар дөньясы белән берләштергән, милли үзаңны үстергән әсәрләр иде.

3 айга бер тапкыр чыга торган әлеге журнал, Төркиядәге татар авылларына кадәр тарала иде. Рифат Мөхтәсип бу журналның оешуына үз хезмәтен керткән милли җанлы татар кешесе була.

Рифат Мөхтәсип 1924 елда Харбинда туа. Бала-чакта ул гаиләсе белән Япония килә. Токиода үскән Мөхтәсип әфәнде анда икътисад мәктәбен тәмамлый. 1957 елда, ягъни 30 яшьләрендә Төркиягә килеп урнаша. Ул башта Англиянең İmperial Chemical Industries (I.C.I) ширкәтендә эшли.


Рифат әфәнде чоры кешеләре кайда?

Әхмәт Тимер, Вәли Мәнгәр, Мәхмүт Таһир, Надир Дәүләт һәм Рифат Мөхтәсип

Соңгы елларда ул татарлар белән бәйләнешен дәвам иткән. Ләкин 1950 елларда Төркиядә барлыкка килгән Япония, Кытайдан күчеп килгән кечкенә татар колониясенең мәдәни эшчәнлеге соңгы елларда кими бара.

Хәзер әлеге колония варисларыннан бик аз кеше калган. Алар арасында "Азатлык" радиосы аша татар халкына мәгълүм профессор Надир Дәүләт, Фәрит Аги Иделле һәм Фәридә Хәмитне атап үтәргә була.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Нурфаяз кайдан: уфа
27.03.2010 10:58
Кемнәр китә диген КАМ-нар бәлкем китмиләр- күчәләр .Милләт өчен эшләгәннәрнең җаннары да татарларны саклый .Мәрхүмнәрнең җаннары да җирләнгән төбәктә кала шуңа хәр җомга аларга багышлап мәчетләрдә дога укыгыз.Рифат урының оҗмахта булсын

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
19.03.2010 18:32
Урны оҗмахта булсын! Һәр татар кешесен искә алырга кирәк, яшен-картын, матур сүзләр белән. Мәңге яшә милләтем!

кем: Гаян кайдан: Казан
16.03.2010 13:26
Урыны оҗмахта булсын.