киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Депутатлар Мортаза Рәхимовны буш кул белән җибәрмәс

14.07.2010

Пәнҗешәмбе Башкортстан Дәүләт Җыены (парламенты) чираттан тыш утырышка җыелачак һәм анда республика президенты Мортаза Рәхимов рәсми рәвештә урыныннан китүен игълан итә ала дип тә фаразлана. Ул буш кул белән китмәс, аңа тиешле гарантияләр бирелер, ди Башкорстандагы хәлләрне күзәтүчеләр.

Пәнҗешәмбе Рәхимов республика җыены алдында үзеннән соң президент булырга мөмкин варисының исемен әйтә ала. Президент урынына утырырга мөмкин намзәтләр булып Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаев, республиканың милли банк җитәкчесе Рөстәм Мәрдәнов һәм Русия су байлыклары оешмасының элекке җитәкчесе Рөстәм Хәмитов тора.

Newsru.com хәбәр итүенчә, варисның исеме аталгач Рәхимов аны килештерү өчен Мәскәүгә Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашуга юл тотачак.

Элекке президентка гомерлек пенсия билгеләнәчәк

Ләкин аңа кадәр Дәүләт Җыены рәттән өч укылышта президентлык турында канун кабул итәргә тиеш булачак. Әлеге канун гади генә түгел. Анда депутатлар Рәхимовның кагылсызлыгын тәэмин итәчәк һәм шулай ук гомерлеккә ия булачак өстенлекләрен билгеләячәк.

Аерым алганда, аңа еллык хезмәт хакыннан чыгып якынча 9 миллион сумлык пенсия түләү карала, шулай ук президентның элекке биләмәләрен өлешчә куллану хокукын калдыру турында сүз бара.

Иң озак эшләүче төбәк җитәкчеләре

Мортаза Рәхимовның президент вәкаләтләре рәсми төстә киләсе елның көзендә генә тәмамлана. Әмма аның вазыйфадан алданрак китүе турында соңгы вакытта еш сөйләнде. Мәскәү Кремленә яшьрәк президент килгәч, төбәкләрдә дә яшьрәк җитәкчеләргә өстенлек бирелә башлады.

Соңгы бер-ике елда гына да 20 елга якын эшләгән күп кенә төбәк җитәкчеләре урыныннан китте. Алар арасында Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев, Свердлау өлкәсенең элекке губернаторы Эдуард Россель, Орел өлкәсенең элекке башлыгы Егор Строев һәм башкалар бар.

Әлеге шәхесләр арасында җитәкчелектә иң озак эшләгәне булып Шәймиев тора. Ул Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булудан башлап, Татарстан белән 7 488 көн (1989-2010 елларда) идарә иткән.

Аннан беразга гына Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов калыша. Әлегә барлыгы 7 402 көн. Ул республика белән 1990 елдан бирле җитәкчелек итеп килә.

Өченче урында Строев (7 343 көн) тора. Анардан соң Россель килә (7 021 көн).



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: ураллы
17.07.2010 19:38
Бында берэузэр Рэхимовка 9 млн, хунгарак тозэтеп, миллионга якын пенсия приписывать итэлэр ине. Хэмитов пресс-конференция узгарып, 100 мендэн кэмерэк пенсия аласагын эйтте бабайзын. Башка субьекттар башлыктары ла шул сама ала икэнен эйтте.
Бына бит, ни тиклем ялган ябылды бабайга тик торган урындан. Алдаксылар эш был донъя менэн генэ ботэ тип уйлай ахыры. Йыктык бабайзы тиеуселэр шатланырга ашыкмахын, яуап сэгэте лэ бар бит ул. Бабай етешхезлектэн саф тип эйтэ алмайым, эдэми зат ул. Эммэ ис киткес, кот оскос ялган уга куп койолдо.
Эйткэндэр бит, человек лучше чем о нём думают, но хуже, чем он сам о себе думает тип. Рэхимов та, Шэймиев та - тарихи заттар, икехе ике торло, эммэ олуг заттар.
җавап

кем: Иделле кайдан: Уфа
18.07.2010 14:50
Хәмитов вакытында дәшмәсә Мортаза чыннан да 9 миллион ала иде ул, үзе әзерләтте бит законны. Әйтерсең Айдан төшенргәннәр пенсия турындагы законны. Андый нәрсә хуҗа кушуы белән эшләәнә инде ул. халык җүләр түгел Ураллы, яклап маташма Мортазаны. Зур акчага күнеккән ул, Башнефть акчаларын кая куйганны әле дә әйтми. Ә син ялган ябылды дисең. Явызлыкны яклыйсың. Синең үзеңә моның өчен Аллаһ каршында җавап тотасы бар, шуны онытма. Мортаза ул явызлык, гөнаһлык, сүзгә хыянәт билгесе.
җавап

кем: ураллы
18.07.2010 15:43
Хэмитов дэшеп кенэ пенсия узгэртелмэй бит ул, бабай дэшеп кенэ узенэ пенсия куйзырта алмай. Был баштан ук уйдырма булды, хуз 3 оклад турында барзы
җавап

кем: ураллы
18.07.2010 15:41
Акылын булмаха, исмахам, закон укып бел. Пенсия бер кемгэ лэ Рэсэй пенсия законына ярашхыз тэгэйенлэнмэй. Э Рэсэй законына ярашлы, барса субьекттар башлыктарына ла бер сама пенсия сыга (стаж осон сак кына артыграк булыуы ихтимал).

кем: Хэлил кайдан: ТубэнКама
14.07.2010 22:16
Житэкче алмашыну-яхшы куренеш. Тик бит монда житэкчене Мэскэу куя! Бу исэ бик, бик начар эш! Начармы, яхшымы шэймиевларны, рахимовларны житщкчелеккэ кайчандыр халык сайлаган иде. Буген халык бу эштэн читлэштерелгэн.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
14.07.2010 21:40
Ландыш ханым бу хэбэрендэ, эле Рахимовнын "Каноссага" (Сочида ял итэ торган Медведев кырына) барасын, Рахимовнын Шаймидан аерылма буларак, Башнефтьны сатуын, э Шайминын Татнефтьны Татарстанда калдыруын язырга оныткан кебек.
Шунысын да эйтеп китэргэ кирэктер, "гарантиялар" коррупцияны капламыйлар. Эгэр зур эш ачыла икэн, мэсьэлэн, кая булган Башнефть сатудан кергэн акча, Рахимовны шартлатып ябып та куюлары бар. Малае энэ кеше утерудэ гаеплэнгэн Изместьев белэн бэйлэнгэн. Эшлэре башкорт-башинын бик хорти кебек.
җавап

кем: исемсез
15.07.2010 13:25
Мирзаян, кайгыларына ничеклэр тузэрсен икэн - Рэхимов китмэде бит эле. Но зато кичэ бик бэхетле булып алдын, эйбет. Менэ бит, кешегэ куп нэрсэ дэ кирэкми бэхетле булыр очен - бары тик Рэхимовны иртэгэ китэ дип эйтсеннэр!
Елына 5-6 узлэренэ бэйрэм эшлэп ала бу уфаглупчылар. Инде ничэмэ ел!

кем: исемсез
14.07.2010 21:19
Аерым алганда, аңа еллык хезмәт хакыннан чыгып якынча 9 миллион сумлык пенсия түләү карала

Пенсия нисек тэгэйенлэнгэнен белмэй тороп, нигэ бында экиэт язып ятагыз.
Ьер ниндэй зэ 9 миллион хум булыуы момкин тугел, хатта йыллык хезмэт хакынан сыкканда ла.
Госслужащийзарга Пенсия хакында законды белмэхэгез, укып сыгыгыз. Ул Президент осон дэ шунан сыгып тэгэйенлэнэ.
В любом случае, Президенттын пенсияхы 100 мендэн арта алмай.

кем: кушнариннар кайдан: рб
14.07.2010 20:52
Депутатлар Мортаза Рәхимовны буш кул белән җибәрмәс.

Кызык! Кулына нэрсэ тоттырып жибэрерлэр икэн?
җавап

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
15.07.2010 05:03
"Уфагуб" - тагы фотомонтаҗны карагыз, шулайрак булса да ярый аңа.
җавап

кем: исемсез
15.07.2010 13:02
Кэрим, соенечен иртэ булды, сочувствую
җавап

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
15.07.2010 18:08
Син дә шул "корыто" тирәсендә тукланасыңдыр, ато аның "төсле лента" кисеп йөреп шулкәдәр пенсия алуын якламас идең. Грурланып, шатланып яшә, әммә чамалап кылан, аны аклыйм/яклыйм дип арт ягыңны җыртып куйма.
җавап

кем: исемсез
15.07.2010 17:34
Хэсэн, син Рахимов кадэр коне-тоне чабып йореп эшлэп кара, бердэн.
Аннары син дэ шундый пенсия алырсын.
Шуны да истэ тот, пенсия Рэсэй тарафыннан барлык субьектларнын башлыкларына бер законга нигезлэнеп билгелэнгэн. Ягъни, президентлар Рэсэй законыннан уза алмый, Рэсэй Президентыннан кубрэк ала алмый.
җавап

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
15.07.2010 17:05
Мортазаны китү сөенеч түгел, приятная новость. Әнә сөенече сезгә - пенсиясе аена 750 мең. руб. булачак икән.
Аның кесәсендә шылтыраган акча тавышыннан күңелелләрегезгә р-ә-ә-ә-х-ә-ә-ә-ә-т булып кала, әйеме?
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
15.07.2010 03:22
Бу тапуриннар шул кэдэрле юморлы булырлар икэн! Тоттырырлыклары булса, тоттырырлар да, эммэ алары да бик шикле шул...
     
текст зурлыгы - +