киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


ҡырым

Кырымтатар яшьләре уйгырларга теләктәшлек белдерде

яңартылган: 08.07.2010 15:26

Киевта «Безнең Кырым» дигән яшьләр үзәге Кытай илчелеге каршында пикет уздырды. Бу пикет узган елның 5 июлендә Шәркый Төркестанда уйгырларга ясалган һөҗүмнең бер еллыгы уңаеннан үткәрелде. Шулай итеп, пикетчылар Кытайның уйгырларга карата сәясәтенә ризасызлык һәм уйгырларга теләктәшлек белдерде.

Иртәнге 11-дә башланган 10 кешелек пикет бер сәгать дәвам итте. Пикетчылар Кытай илчелеге каршында «Сәяси тоткыннарга азатлык!», «Репрессияләрне, уйгырларны үтерүне, ассимиляцияне туктатыгыз!» кебек шигарьләр тотып торды.

«Безнең Кырым» үзәге рәисе Абдураһман Эгиз пикетчылар исеменнән илче хезмәткәрләренә бәянатнамә тапшырырга омтылган, ләкин илчелек хезмәткәрләре аны кабул итмәгән. Абдураһман Эгиз бәянатнамәне сакчы-милициягә тапшыргач, илчелек хезмәткәрләре аны барып милиция кулыннан алганнар.


Әлеге чара ярдәмендә кырымтатар яшьләре уйгур халкына теләктәшлек белдерде һәм бу мәсьәләгә халыкара җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә тырышты. Бу акцияне алар уйгур халкы конгрессы үтенече белән үткәргәннәр.

Абдураһман Эгиз сүзләренә караганда, 4,5,6 июль көннәрендә мондый акцияләр Кытай илчелекләре каршында Парижда, Вашингтонда, Төркиядә, Германиядә һәм башка урыннарда узган.




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: хәлыкчи кайдан: Шәркый Төркестан
12.07.2010 03:38
bizni yaqlap pikit uzdirghan Qirim Tatar tughandashlarimizgha butun uyghur xalqi adinan bik zur rehmetlerimni bildirem !
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Кырымтатар яшьләре уйгырларга теләктәшлек белдерде