якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:43

дөнья

Kыргызстанда оппозиция хакимиятне үз кулына алды

Kыргызстанда кичә полиция белән хакимияткә каршы торган халык арасында чыккан бәрелештән соң, оппозиция хакимият идарәсен үз кулына алуын игълан итте. Алар ил белән ярты ел дәвамында идарә итәргә җыена.

текст зурлыгы - +

Кыргызстанда оппозиция тарафыннан булдырылган вакытлы хөкүмәт бүген парламентны таратуын һәм президент, хөкүмәт вазыйфаларын үзенә алуын әйтте.

Вакытлы хөкүмәт конституциягә үзгәрешләр кергәнче – ярты ел дәвамында эшләргә исәп тота. Оппозиция башлыгы Роза Отунбаева белдерүенчә, элекке җитәкчелек тарафыннан расланган барлык халыкара җаваплылык үз көчендә калачак.

“Интерфакс” язуынча, Җәләл-Абад өлкәсе губернаторы хәзерге вакытта илнең көньягында урнашкан Кыргызстан президенты Курманбәк Бакиев эштән китәргә исәп тота дип белдергән.

Әмма шул ук вакытта Кыргызстанның көньягыннан Бакиевның меңләрчә коралланган тарафдалары Бишкәккә таба юл ала дигән мәгълүматлар да бар. Президентның башкаладагы йорты яндырылган һәм таланган.

Билгеге булганча, Кыргызстанда Tалас шәһәрендә башланган чара Бишкәктә көч куллану белән дәвам итте. Протестчылар белән полиция арасында чыккан бәрелештә кимендә 65 кеше үлде 400дән артык кеше яраланды.

Ил президенты Курманбәк Бакиев башкала Бишкәк һәм тагын 3 шәһәрдә кичә гадәттән тыш хәл игълан иткән иде.

Оппозиция тарафдарлары дәүләт карамагындагы ТВ каналын тоткарлады, эфир туктатылды.

йөклә 


7нче апрель


Бишкәктәге протест чаралары күз яше чыгарган газ бомбалары белән таратылганда, урамнарда корал тавышлары да ишетелде. Оппозиция президент Бакиевны ришвәтчелектә гаепли.
 

Кыргыз хөкүмәте протестларга реакция уңаеннан бер төркем оппозиция сәясәтчесен кулга алды. Алар арасында президент вазыйфасына дәгъва белдергән Алмазбәк Атамбаев та бар.

Таласта президент Бакиевның сурәтләрен яндырган протестчылар төбәк башлыгын вакытлыча кулга алды. 500-ләп протестчы исә полиция бинасын тоткарлады.

Интернетка цензура

Хәрби һава базасы сәбәпле, Әфган операциясе өчен Кыргызстан, АКШ өчен зур әһәмияткә ия.

Reuters хәбәр агентлыгына ясаган белдерүдә Тактаим Өметлиева: "Хөкүмәт безнең каршылык чараларын туктатырга тырыша, ләкин без аны дәвам итәчәкбез", дип әйтте.

Мәгълүм булганча, соңгы атналарда хөкүмәт белән оппозиция арасында киеренкелек көчәя бара иде. Кыргызстанда хөкүмәтне тәнкыйть иткән кайбер интернет сәхифәләренә соңгы арада кереп булмавы хәбәр ителә.

Кыргызстанда соңгы 5 ел

Президент Бакиевның үз улын мөһим дәүләт урынына билгеләве оппозициядә зур ризасызлык тудырган иде.

Корманбәк Бакиев моннан 5 ел элек булган протест чараларында яклау табып, хакимият башына килгән иде. Һәм ул беренче чиратта коррупция белән көрәшергә вәгъдә иткән иде.

Ләкин Бакиевка каршы булган оппозиция, соңгы 5 ел эчендә Кыргызстанның демократиядән читләшә башлавын һәм коррупциянең күбәеп китүен алга сөрә.

Якын арада Үзәк Азия сәфәре кысаларындa Бишкәктә тукталган БМО башлыгы Пан Ги Мун, кыргыз хакимиятен кеше хокукларын саклау өчен күбрәк тырышлык күрсәтергә чакырган иде.

 




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Быел кайдан: төрки
09.04.2010 10:39

Былтыр, теләгең дөрес,тик болар алай эшләмәячәк, чөнки җитәкчеләре яки кәфергә сатылган, яки адашуда. Кыргызда соңгы елларда Ислам динебезгә чакыру таблигчылар аркылы эшләнелде, ә алар адашуда, димәк халык та. Җитәкчелеккә килсәләр дә барып чыкмаячак, ә сугышчылар никтер күренми.Лаләсез инкыйлабның ләләче бу хатыны корбаннар өчен кулын күтәреп дога кылырга җыенмый, теләми дә, белми дә торгандыр, теләсә дә кабул булмас.

кем: Sugan
07.04.2010 21:36
Qirgizistan we Gorcestan BDBde ibg demokratik iller. Emma Qirgizistanda xaliq bik feqiyr, anda da asia eshnelege bar.. :((

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
07.04.2010 21:32
Ниндидер сэбэплэр буенча минем постингым куренмэде. Кабатлыйм. Бакиев нэкъ рахимовлар, шаймиевлар юлыннан бара. Алар уз иллэренен халыкларын малайларыннан талаталар. Э узлэре миллэт "юлбашычысы" дигэн уенны уйныйлар. Аермасы да бар. Кыргызлар андыйларны арт якларыннан тибеп сорэлэр, э Татарстанда, Башкортстанда аларны Кремль яклап тота. Ни очен икэне билгеле, бик яхшы империяга хезмэт итэлэр.

кем: татар улы кайдан: татар иле
07.04.2010 20:52
Тирә-юньгә әшнәләр җыеп кына ил белән идарә итеп булмый шу-у-у-л.Халыкка хезмәт итә алмасаң - кирәгең юк!

кем: Былтыр
07.04.2010 18:38
Русия белән АКШ хәрби базаларын да Кыргызстанда ябып куйсалар әйбәт булыр иде.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
07.04.2010 16:52
Бакиев нэкъ рахимов-шаймилар юлыннан бара. Алар барысы да коррупцияга батканнар, малайларыннан халык талаталар, э узлэрен халык "юлбашчысы" дип курсэтэлэр. Куштаннары житэрлек. Аермасы да бар. Эгэр дэ халык Башкортсанда хэм Татарстанда шул ата коррупционерлар белэн бернэрсэ дэ эшли алмаса (Мэскэу аларны тота!), Бишкекта кыргызлар бик тузеп тормыйлар, арт якларына тибэлэр. Эфарин!