якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:42

татарстан

Катнаш никах бәхетлеме?

Рәсми саннарга караганда, Татарстанда катнаш никахтагылар азрак аерылыша икән. ЗАГС идарәсе катнаш никахлар арта баруны да әйтә. Яшьләр ни өчен үз милләте һәм динендә булмаганнар белән тормыш кора? Киләчәктә көткән куркынычларны алар беләме?

Станислав һәм Лениза

мультимедиа

аудио
текст зурлыгы - +
Станислав белән Лениза туйларын 10 сентябрьдә үткәрергә җыеналар. Лениза сүзләренчә, ураза беткәнне көтәргә булганнар. Станислав рус егете, ә Лениза татар кызы. Станиславка 29, ә Ленизага 23 яшь. Икесе дә Татарстанда халыкны торак белән тәэмин итүче оешмада эшлиләр.

Лениза тумышы белән Ярослау өлкәсенең Ростов Великий шәһәреннән. Үсә төшкәч Казанга күчкәннәр. 7 яшьлек вакытта Татарстанга әбисе янына кунакка кайткач, әбисе аңа: “И кызым, сиңа исем дә кушылмаган икән бит”, дип татар исеме кушкан булган. Әбисе вафат инде. Ул үзе белән бергә Ленизаның чын татар исемен дә бакый дөньяга алып киткән. Шулай итеп Лениза үзенең мөселманча исемен белми калган.

Лениза Станиславка кияүгә чыккач аның фамилиясен алып Насонова булачак. Әле бергә торып караганнары юк. Ә шулай да, була калса, туачак балаларына исем дә уйлап куйганнар. Станислав малай исеме уйлаган, ә Лениза кызныкын. Малайлары туса Матвей, кызлары булса Вита кушачаклар.

“Мисал өчен, кызыбыз Равилә Станиславовна булса, килешми. Кешеләр дә көләрләр дип уйладык та, урыс исемнәре кушарбыз, мөгаен”, ди Лениза.

Килешенмәгән сораулар да бар

Станиславка 7 яшь булганда, аны чиркәүгә алып барып чукындырганнар. Бала туа калса алар нишләр соң? Чиркәүгә барырлармы, әллә мулла чакырып исем кушарлармы?

“Әнием чукындыра калсагыз, мин чиркәүгә бармыйм, дип әйтте. Шулай ук мөселманча исем кушуны да таләп итми. Шуңа күрә чукындырмыйбыз да, ислам гадәтләре белән исем дә кушмыйбыз”, ди Лениза. Ә үзе менә Стас нәрсә әйтер дип аңа карап куйды.

“Туачак баланың әтисе чукынган. Бала нинди милләттән генә булмасын, аны саклаучы фәрештә зарур. Миңа калса, бу очракта балалар әтиләренең дәвамчылары булырга тиеш”, ди Станислав. Ә Лениза, “мин моңа риза түгел”, дип белдерде.

Ташламалар да булырга тиеш


Төрле милләттән гаилә коручылар алдында хәйран катлаулы сораулар да туа. Баланы чукындыру, я булмаса мулла чакырып исем кушу мәсьәләсендә яшь парлар уртак фикергә килмәгән әле. Кем кемгә юл бирер, анысы вакыт күрсәтер.

Лениза
Лениза үзен дини гаиләдән түгел, ди. Ислам тарафдарлары булсалар да, гаиләләрендә өлкәннәр арасында намаз укучы да, ураза тотучы да юк. Шулай да, Лениза туачак балаларын чукындыруга каршы. Үзе ул йокларга ятканда да, эшкә чыгып киткәндә дә “бисмилла” әйтә. Станислав моңа игътибар итми икән.

“Минем әнием безгә никах укытабыз дигән иде, әмма Стас риза булмады. Никах кешесенә караптыр инде. Миңа ул кирәкми. Әнигә кирәк инде ул, монда шундый вәзгыять тугач, кемдер ташламалар да ясарга тиештер”, ди Лениза.

Аның сүзләренчә, кеше никах укыту, укытмауны үзе хәл итәргә тиеш. Стас белән бер-берсен табуларын Ходай эше дип бәяли. Димәк, Лениза уйлавынча, алар кушылуга Аллаһ тәгалә каршы түгел.

“Үзебез тирәсендәге кешеләрнең дингә мөнәсәбәтен ихтирам итеп без венчание да, никах та ясап тормаска булдык”, ди Станислав.

Татар егетләре үҗәт һәм гореф-гадәтләр яклы


Станислав белән Лениза икесе дә бер оешмада эшләгәнгә бер-берсен 3 елдан артык беләләр. Мәхәббәтләре кабынып киткәнгә 1 ел узган. Башкалар кебек бер күрүдә гашыйкмы алар, икесе дә әйтә алмады. Иптәш кызлары Ленизага, Стас безнең бүлмәгә керсә, күзләрен синнән ала алмый, дип әйтә торган булган.

Лениза да, Станислав та бер-берсенә якынайганга кадәр башкалар белән йөргәннәр. Лениза артыннан йөрүчеләр арасында татарлар да булган. Станислав та рус милләтеннән булган кызларны озаткан. Лениза, татар егетләре белән рус егетләре арасында аерма бар дип белдерә.
Станислав

“Минем иптәш кызларым кияүдә. Бер иптәш кызымның ире татар, ә икенчесенеке урыс. Татар егетләре үҗәт, алар әйткәнчә генә булсын. Әмма урысларга караганда алар гореф-гадәтләрне күбрәк саклыйлар. Минемчә, урысларда андый әйберләр юк, алар иркенрәк”, ди Лениза.

Станиславны ул акыллы да, бөтен яктан да килгән, дип белдерә. Бигрәк тә һәр нәрсәне уртага салып сөйләшүе, карар кылганда Лениза фикерләрен дә исәпкә алуы күңеленә хуш килгән.

“Безнең бергә булуыбызда милләт бернинди дә урын алып тормый. Миңа кызның тышкы һәм эчке матурлыгы һәм дөньясы ошады. Милләт монда иң соңгы чиратта дип әйтергә була”, ди Станислав.

Катнаш никахтагылар хыянәтне кичерә алмый


Станиславның әти-әнисе дә, Ленизаның әнисе дә балаларының башка милләт кешесе белән гаилә коруларына каршы түгел.

Татарстанда катнаш никахтагылар азрак аерылыша икән. Аерылышулар гомум кушылучыларның яртысын тәшкил итсә, катнаш никахтагылар 25%ны гына.

Бер милләттән булганнар аерылышу сәбәпләре арасыннан бер-берсенә психологик яктан туры килмәүне беренче итеп атаса, катнаш никахтагылар хыянәтне кичерә алмый икән.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр бите: (3)
    алга 
кем: ماللي кайдан: يورق
26.08.2010 17:29
Fantastik filmardan chiikkan yamsez', kotsiiz, zombinii xaterlata' bu Stanislav.
Miindiiy moxabbatsez', jirangech' keshe belan' akiiliina bashkalar tarafiinnan ziiyan kilterelgan' kiiz giina' yashi ala.
Nichek seng bashkalar bezneng kiizlarniing akiiliina, ang astii na tahsir' ita' ala? Aniing ochen' Koreya sugiishiinda uriislar kuliina elakkan' american soldatlariiniing kommunizm taghlimatlarena' tiz birelewe turiinda ukiirga kirak'. Uriislarniing keshelarne' zombilashtiira torgan technologiyalarii bar.

кем: эни кайдан: башкоростан
16.08.2010 18:30
киленем башка миллэттэн.Лэкин улымны бэхетсез димэс идем.Бер-б ерсен хормэткэ ,мэхэббэткэ корылган аларнын гаилэсе.Моселманнар арасында да бер-берсен кыерсытып яшэучелэр куп бит.Дин белэн генэ дэ бэхетле яшэп булмый,минемчэ.

кем: исемсез
11.08.2010 16:36
"Катнаш никах бэхетсез пар дигэн сyз, ченки диннэр терле. "
Аерылган-таркалган татар гаилэлэре ник бэхетсез? Диннэр
бит бер yк? Аерылышучылар хэтсез.

кем: каракаш кайдан: шул ук туйдан!
11.08.2010 11:57
җимермәс ди менә! җимерелә шул, яңа туган балага бер-берсеннән яшереп исем куша башлагач! Дәү әни әти күрмәгәндә мәчеттән мулла чакыра, Бабушка исә беркемгә генә әйтмичә чиркәүгә алып барачак!
Әлегә генә бит алар динсез, берничә елдан ничек буласын кайдан беләсең! 20-25 елдан соң да милли мөнәсәбәтләр аркасында җимерелгән гаиләләр буа буарлык. тик әлегә бу проблема өйрәнелми шул, аерылышуларның бөтенесен дә иктисадка гына сылтап калдыру җиңелерәк!

кем: agacir кайдан: мэскэу
11.08.2010 01:50
катнаш "никах" бэхетле була алмый, чонки кеше уз (эби-бабай) )гореф-гэдэтлэренэ тартыла, хэм алар (ир белэ хатыннын) терле булгач юллар аерыла.... еллар белэн. Эгэрдэ балаларны узен, кебек, уз миллэтен, кебек булдырмасан, нинди бэхет булсын инде шуннан? Килэчэктэ ят миллэт оныклары кеше телендэ ан,ламас теккребтэ куймас ниндидер "монгол-татар" бабаларына.

кем: һаман шул кайдан: Шуннан
10.08.2010 22:09
Мөселман кызының башка диндәге ир-егеткә кияүгә чыгарга хакы юк, әмма мөселман ире иман нык булу сәбәбендә, насара я булмаса яһүдине хатынлыкка ала ала. Бу безгә Аллаһ сүбхәнәһү вә тәгаләне кушуы.
Мөселман кардәшләрем барыгызны да изге Рамазан ае белән. Иман байлыгы, хәерле гыйлем, хәерле галәм, бәрәкәт һәм исрафтан котылырга ярдәм ит сорыйм.
җавап

кем: ماللي кайдан: يورق
11.08.2010 18:12
Bu suzlar' doros': "Мөселман кызының башка диндәге ир-егеткә кияүгә чыгарга хакы юк, әмма мөселман ире иман нык булу сәбәбендә, насара я булмаса яһүдине хатынлыкка ала ала. Бу безгә Аллаһ сүбхәнәһү вә тәгаләне кушуы."
Shunii ostap' bula: agarda' mosolman kiizii koyaferga' kiyawga' chiiksa ul Allah aldiinda faxishalekka' ting.
җавап

кем: ураллы
11.08.2010 02:26
Ир-атка рохсэт ителhэ лэ,
заманында Расулебез, мосолман кыз-катындары hугыштар аркаhында парhыз кала башлаганлыктан, сиклэу индергэн. Эле ир-ат hаны шулай ук икенсе дин катындарына ойлэнер дэрэжэлэ куп тугел. Беззэ бит куп катынлылык тыйыулы.
җавап

кем: Molli кайдан: York
16.08.2010 19:45
A' bu suzeng' doros': "Эле ир-ат hаны шулай ук икенсе дин катындарына ойлэнер дэрэжэлэ куп тугел."
җавап

кем: ماللي кайдан: يورق
16.08.2010 19:44
Urallii.
Achulanma. Min uyliiydiir idem sin tatar bashkiirt masalasenda' gena' yangiiliishasiing diyep. Ul alay giina tugel' ikan'. Niya' mosolman kiiziina koyaferga' kiyawga' chiigiirga yaramaganiin da angnamiiysiing ikan'.

кем: Ринат Питерский кайдан: ТатарПитербург
10.08.2010 21:36
Шундый катнаш гаилэ хайваннары турында хикэя:
http://tatarlar.spb.ru/modules.php?op=modload&name=PNphpBB2&file=viewtopic&t=2124

кем: каракаш кайдан: туйдан
10.08.2010 18:11
ха! Керәшен+ татар ничек катнаш гаилә булмасын ди абзыкайлар?Гореф-гадәт башка, дин башка, бөтен уртаклык телдә генә!
Ә гаиләне күп очракта тел мәсьәләсе түгел, дин мәсьләсе җимерә. Чөнки телне өйрәнергә була, ә динне алыштыру коточкыч газап!
керәшеннәр Ислам диненә күчәргә бик атлыгып тормыйлар әле!
җавап

кем: Каракашка кайдан: Башка туйдан
10.08.2010 22:23
Гаиләне дин җимерә? Тик ул яшъләр динлеме соң? Динле кеше башка диндәгегә чыкмый. Динсезләр белән тулы дөньясы. Динсез түгел, денсез булганга шул көнгә калдык без!

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
10.08.2010 14:13
Исем чынлапта баланың киләчәген хәл итә, без надан татарлар шуны белми яшибез. Линиза - нинди исем ул? Бу исем татарда юк, Көрьәндә дә юк, шуңа күрә кияведә Станислав. Бер сорау туа шушы кызның әти-әнисенә; сез үлгәч кая күмәрләр сезләрне, урыслашкан кызыныз белән урыс киявегез? Кем сезнең каберегезгә йөрер? Кем анда дога кылыр? Менә эшнең ахрын уйлау шул була да инде. Билгеле, кияүгә чыгучы кыз бала болар турында уйламый, әле аңа шушы хәлләр ерак, ә әти-әниләренә уйларга вакыт, яшләре әлегә ул кадәрле күп булмасада.
Ә менә, крәшен кызыгн кияүгә алу татар егетенә, йә булмаса, кияүгә чыгу крәшен кешесенш килгәндә, мин биредәге фикерләр белән килешмим. Ике диндәге татар кешеләре туй (никах) оештырганнар, өйләнешкән күренешен "катнаш гайлә" кору димәс идем. Чөнки тамырда болар икеседә татарлар, менә урыс, яки яһуди белән өйләнешсәләр - монысы катнаш гайлә санала чөнки биредә милләр-ара туй, ә татарларның туйлары -дин ара тиуй була. Шушы хәл нык аера да инде катнаш гайләләр аермасын. Ә балаларга исем биргәндә кирәк сайларга шундый исемнә, алар уртак моселман-татарына да, крәшен-татарынада: Илгиз, Айрат, Бану һ.б. шушы исемнәр бер дини исемлектә дә юклар. Билгеле, крәшен-татар гайләсендәге уртак бала - Ирина исемле булырга тиешле түгел.
җавап

кем: Ирина кайдан: Тубэн Кама
11.08.2010 11:04
Безнен керэшен-татар гаилэбездэ балаларнын берсе Айгөл, икенчесе Ирина. Татар этием узе кушты бу исемне.
Исемнэргэ килгэндэ - Башкортостанда куп катнаш булмаган гаилэлэрдэ дэ Юлия, Света, Рита, Клара, Лариса, Вадим, Максим исемнэре инде эллэ кайчан кушыла.

кем: Алгыр кайдан: Уфадан
10.08.2010 13:37
Нигә керәшен татары чит милләт булып санала мени? Катнаш никах татар милләтен бетерә торган әйбер инде ул. Дамир Шәйхетдинов бик тә дөрес язган. Борынгы греклар катнаш никахны коллар өчен генә кулланганнар, ә үзләре мисалга сармат халкын тасфирлаганда: "посредством смешаных браков уродуют себя" дип язулары күп нәрсә турында сөйли. Борын-борыннан "смешанные браки - это удел королей" дигән фикер яшәгән, ягъни катнаш канлы балаларны тәрбияләү өчен инкубаторски условиелар тудыра алсаң рәхим ит, яхшы условиеларда алардан генийлар туа диләр. Әмма шул ук вакытта тормыш авырлыгы алдында мондый токым тиз бөгелеп төшүчән була. Криминал хроникаларда күбрәк катнаш канлы фамилиялеләр өстенлек иткәнен дә әйтәсе килә. Ата-анага кул күтәрүчеләр дә, ике милләттән көчсезрәгенең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен дә күрә алмаучылар шулар. Рухи яктан, миллилек ягыннан ярлы хисле кешеләр классы. Аларны тышы матур, әммә эче буш савытлар белән дә чагыштыралар. Безнең татар арасында "катнаш никах - ул бер буынның бәхетле яшәве бәрәбәренә киләчәк буыннарны тормыш төбенә төртеп төшерү белән бер!" дигән әйтем бар. Милләтеңә хыянәт итү дип бәяләргә дә була...
җавап

кем: Дамир Шәйхетдин кайдан: Чаллыдан
11.08.2010 18:16
Милләттән баштарак үз нәселеңә хыянәт һәм, алар алдында җинаять ул!
фикерләр бите: (3)
    алга