якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:42

дөнья

Польша татарлары да хәсрәттә

Дүшәмбе Русиядә Польша президенты Лех Качинский һәм Польшаның башка рәсмиләре һәлак булу нисбәтеннән матәм көне. Польшаның үзендә матәм бер атна дәвам итәчәк. Анда яшәүче татарларны да бу фаҗига нык тетрәндергән - Польша һәрвакыт татарларга яхшы мөнәсәбәттә булды.

мультимедиа

аудио
текст зурлыгы - +
Польша татарлары берлеге җитәкчесе Ежи Шахуневич (Jerzy Szahuniewicz) әйтүенчә, очкычта булган рәсми вәкилләрнең күбесе аларга ярдәм итеп килгән.

“Кызганыч, Польшадагы бик күп яхшы һәм акыллы кеше үлде. Үлгән 96 кеше арасыннан 20-се турыдан-туры безгә булышалар иде. Төрле министрлар, шул очкычтагы башка югары вәкилләр һәм, әлбәттә, Качинский үзе дә. Безгә татарларга алар зур бина да бирделәр”, ди ул.

Татарларга рәхмәт йөзеннән

Әлбәттә, Польша тарафыннан таталарга уңай караш электән үк килә. Моның тирән тарихи тамырлары бар - әле 600 ел элек Грүнвальд бәрелешендә полякларга татарлар да булышкан.

Әлеге орыш барышында Литва бөек кенәзлегенең поляк-литва гаскәрләре Тевтон ордены армиясен тар-мар итеп, тәре яуларының көнчыгышка үтеп керүен туктаткан. Аерым алганда, җиңел атлылар башында торган Туктамыш ханның улы Җәләлетдин тевтоннарның авыр киемнәр һәм кораллар белән коралланган гаскәрен кырып салып, шуның белән бик әһәмиятле бәрелештә поляк-литва гаскәрләренә җиңү китергән.

Литваның бөек кенәзе, рәхмәт йөзеннән, йомышлы татарларның күбесенә дворянлык дәрәҗәләре һәм җир бүләк иткән, ә шушы кенәзлектә һәм соңрак Алтын Урда татарлары варислары берничә гасыр дәвамында поляк асыл затлары исеменә кергән.

“Агымдагы елның 15 июлендә Польшада дәүләт дәрәҗәсендә әлеге бәрелешнең 600 еллыгын билгеләп узарга җыеналар”, дип белдерә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты. Әлеге истәлекле вакыйганы бәйрәм итүгә әзерлек барышында татарлар оешмасы тарафыннан “Польша татарларына хезмәтләре өчен” Җәләлетдин хан түштамгасы гамәлгә куелган.

Мәчетләрдә дога кылынды

Очкычта гомере өзелгән Польша президенты Лех Качинский 2005 елда вазифаларына керешкәч, Польшадагы татар диаспорасының Татарстан белән элемтәләре тагын да үскән. Шуңа әлеге фаҗигане татарлар бигрәк тә авыр кабул иткән.

“Каза турында ишеткәч үк мәчетләргә җыелдык. Гәрчә мәрхүмнәр христиан булса да, Гданьски, Биелосток, Варшау, Крушиняны, Вроцлаудагы татарлар мәчетләрдә дога кылды, ясин укыды”, ди ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Кадерле кайдан: Уфадан
13.04.2010 21:16
Мин дэ Вил эфэнде Мирзаянов белэн килешэм. Алай гына да тугел, минемчэ, мондый фикер Русиянен хэр кешесендэ. Берлэре бу фажигадэн хэсрэттэ булсалар, кубрэге шатлык мизгеллэре кичерде: имеш, шулай кирэк ана, башбирмэскэ, барыгыз белэн дэ, туры килгэн саен, нэк шулай чутлашырбыз... Дорес бу уй-фикерлэрнен берсе дэ исбатланган тугел инде. Тик хэр кеше йорэге белэн шуны сизэ: Карабах фажигасеннэн башлап Литвиненко хэм элеге очкычка кадэрле жинаятлэр, барысы да бер калыпка сугылган... Э соныннан аптырау китэ, нишлэп сон бездэ шул кадэрле жинаят усэ?! Чонки хэкимият вертикале халык кузэтуе астында тугел...

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
13.04.2010 00:33
Донья матбугатында, интернетта хэзер Польша президентынын хэлэк булуы сэбэпсез булмаган, аны Русиянын ФСБ-КГБ сы оештырган дигэн хэбэрлэр бик куп. Сораулар да бик куп. Ни очен совет самолеты белэн очкан Лев Качинскийны граждан аэропортында кабул итмэгэннэр, э хосусый рэвештэ эзерлэнеп куелган хэрби аэродромда? Самолет Русия заводында ремонтта булган. Анда ана "кирэкле" чиплар кую да бик жинел булырга тиеш икэн. Шулар белэн самолет жиргэ якынлашканда дорес тизлек, дорес югарылык хэм юнэлеш курсэтэсе урында, аны шул чип ярдэме белэн (аны махсус команда белэн чекистлар эшлэтэ белэлэр) шул информацияны бозып курсэтеп, мэтэлэтеп тэ тошеру момкинчелеге дэ каралуы булганы бик тэ ихтимал, имеш. Шайми дусты Путиннын узенен дошманнары белэн аяусыз рэвештэ булуы бер кешегэ дэ сер тугел. Ул бернинди дэ вождан киртэлэрендэ тукталып тормый. "Кирэк" икэн, ул Беслан балаларын огнемет белэн утка тоттыра, кирэк икэн, Литвиненконы радиоактив полоний белэн агулата. Дорес, боларны исбат итуе авыр, чонки чекистлар бик зур осталык белэн узлэренен жинаятьлэрен яшерэ белэлэр. Эммэ, халык барысын да курэ, кемгэ шул жинаятьлэрнен файдалы булуын да бик яхшы белэ. Бу сайтта кайбер мина каршы капка астыннан кычкыра торганнар ( дошманнарым дип аларны аздырып булмый, чонки алар куркаклар хэм ник астына яшеренэлэр), имеш, менэ мин Путинны тэнкыйтьлэмим дип чыгалар. Карагыз минем шул Литвиненконы утеру буенча видео чыгышымны: http://www.youtube.com/vilmirza#p/u/24/KfgXauU3t Аны инде 74 мен кеше караган! Кем шул утеруне оештырганын мин анда ап-ачык эйтэм. Сон, кем бу сайтта мине КГБ кешесе дип маташа? Кем миннэн башка шундый критика белэн чыга ала? Мин миллэтемнен дошманнарын турыдан турыга исемлим. Польша президентынын хэлэк булуы - безнен Милли Межлис хэм анын соргендэге хокумэте очен дэ зур югалту. Без ана да узебезнен моржэгатебезне тапшырган идек, унай сузлэр дэ (ярдэмгэ кэдэр) котэргэ ометлэнгэн идек. Эммэ, Грузия ТВ каналы "Имеди" курсэткэн фильм буенча куелган фантазия (анда Качинскийнын самолетын Русия шартлата), кызганычка каршы, тормышка ашырылды. Лэгънэт тошкеннэр тарафыннан!
җавап

кем: инсан кайдан: илдэн
13.04.2010 12:31
Вил эфэнде ! Сез ватандашларыгызнын нинди илдэ яшэгэннэрен йэ онытып жибэрэсез , йэ белмэмешкэ салышасыз . Мин аны Российская Федерация Государственной Безопасности дип атар идем . Шуна кьурэ ник астында язучы кешелэргэ дэгъва белдеру урынсыз . Узегезгэ килгэндэ , Сез бу форумда мэгълум булган ГБ хезмэткэрлэре турында "минем дустым" дип язасыз . Шуннан узегез нэтижэ ясагыз инде... Э Лэхстан фажигасында андый "дус"ларнын кулы сизелэ , монда мин Сезнен белэн килешэм .
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
13.04.2010 17:46
"Российская Федерация Государственной Безопасности" дигэн ил исеме бик туры килэ бу империяга. Мин анын белэн килешэм. Эммэ, сезнен ник астына яшеренеп мина шэхси хожум итучелэрне, Русия имериясын яки анын Казанда утырган колониаль администрациясын яклаучыларны ГБ дан курыкалар дип аклауыгыз белэн килешеп булмый. КГБ яки ФСБ эшлэрен аклау очен мина шэхси хожум итучелэргэ ник кирэкме? Колке! Алар, минемчэ, халыктан куркалар, э чекистладан тугел. Мине кара дегеткэ буярга тырышканнарга чекистлар рэхмэт эйту генэ тугел, э тулэулэр белэн жавап бирэлэр дип ышанам. Мин чекистларнын ачы дошманы, чонки мин химия кораллары буенча аларны фаш иту генэ тугел, э Русия империясына каршы , татар азатлыгы очен корэшуче Татарстаннын соргендэге хокумэтенен нэзиремен. Ачыктан ачык ФСБ мина хожум итэ алмый, э узенен татарча супалый белгэн фэритлэре белэн шуны башкара.