тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

татарстан

Сугыш мифлары: Брест ныгытмасының соңгы сакчысы

Петр Гаврилов

Петр Гаврилов

06.05.2010

17 июньдә Татарстанның Питрәч районы Күн авылында Советлар берлеге герое, Брест крепостенең соңгы сугышчысы Петр Гавриловның музее ачыла. 1941 елның 22 июненнән алып 23 июльгә кадәр Брест ныгытмасын саклаган Гаврилов немец концлагерларында дүрт ел үткәрсә, 11 елын совет төрмәләрендә утыра.


2009 елда каһарманның туган авылы Әлбәдендә Гаврилов истәлегенә “Советлар берлеге герое Гаврилов туган авыл” дигән зур элмәтакта урнаштырылды, авылга асфальт юл җәелде. Әлбәден авылы кергән Күн авыл җирлеге мәктәбенә аның исеме бирелде.

Петр Гаврилов истәлегенә ачылачак музейда аның шәхси әйберләре һәм Брест ныгытмасы дивары кирпече сакланачак. Киләчәктә Гаврилов музее “Татарстанның энҗе муенса” туристлык маршрутына да кертелергә мөмкин. Ягъни сүз Советлар берлеге герое музеена туристлар җәлеп итү турында бара.

Рәсми идеология каһарман татарны урыс дип күрсәтә

Язучы Зәки Зәйнуллинның 2009 елда “Идел” журналында басылган “Генерал” повестендә майор, Советлар берлеге герое Петр Гаврилов турында да язып китә.

“1945 елгы җиңүгә 30 ел тулганда, 1975 елның май аенда Гаврилов белән үзәк телевидениедә очрашу була. Диктор Гавриловтан Брест крепосте өчен айдан артык барган сугышка нәтиҗә ясап болай ди:

“Тик урыс милләтеннән булган батыр гына Брест крепосте оборонасын оештыра ала, концлагерь тәмугларын үтеп, хәрби антка тугры булып кала ала. Только русский богатыр!", дигән.

Дикторның бу сүзләренә Гаврилов азрак елмаеп болай дип җавап бирә: “Мин бит урыс түгел. Мин — татар!”.

Шуннан соң Гавриловны башка үзәк телевидениегә кертмиләр һәм аның белән очрашуларны бөтенләй туктаталар. Татар бит!”, диелә “Генерал” әсәрендә.

Гаврилов сугышның 32 нче көнендә әсирлеккә эләгә

Советлар тарафыннан 1939-да басып алынган Брест крепостенә немецлар 1941 елның 22 июнендә һөҗүм итә. Әмма аларның Брестны 22 июньдә үк басып алу уе тормышка ашмый. Дөрес, крепость көннең беренче яртысында ук чолганышта кала. Бу вакытта Гаврилов Брестның Кабрино ныгытмасының көнчыгыш фортында җитәкчелек итә.

Питрәч районының 75 еллыгына багышланган “Ямьле Мишә буйлары” китабындагы “Үлемсез гарнизон каһарманы” язмасында әйтелгәнчә, “Немецлар 16 июль көнне тоташ хәрабәгә әйләнеп беткән Смоленскига керә. Ә чик буендагы Брест крепосте сугышуын дәвам иттерә. Июльнең егермеләренә кадәр әле анда, әле монда граната шартлаулары, атышлар ишетелә. Бу легендар каһарманнарның крепостьтагы соңгы көннәре була.

Сугыш башлануның 32 нче көнендә, ягъни 23 нче июльдә, каты яраланган, ачлыктан хәлсезләнгән, немецлар белән соңгы бәрелештә аңын югалткан майор Гаврилов әсирлеккә эләгә”.

Герой исеме 1957 елда гына бирелә


Брест крепостенең соңгы сугышчысы Петр Гавриловны 1945 елның маенда совет гаскәрләре азат итә. Әмма 1946 елда ул репрессияләнә, 1957 елда гына аклана. Шул ук елның 30 гыйнварында Петр Гавриловка Советлар берлеге каһарманы исеме бирелә. 1958 елда СССРның Югары Советына депутат итеп тә сайлана.

Петр Михаил улы Гаврилов 1900 елда Питрәч районы Әлбәден авылында керәшен-крестьян гаиләсендә туа. Совет-фин сугышында катнаша. Сугыштан соңгы гомерен Краснодар шәһәрендә үткәрә. 1979 елның 26 гыйнварында вафат була. Васыяте нигезендә Брест крепостына җирләнә.

Бер татар Брестны саклый, икенчесе азат итә

Брест крепосте белән тагын бер атаклы шәхес – генерал-лейтенант Якуб Чанышев исеме белән дә бәйле. Гаврилов 1941 елда ныгытманы ай дәвамында сакласа, Чанышев Брестны азат итү белән җитәкчелек итә.

“Татар халкы – ил язмышында әнә шундый гаҗәеп изге эшләр башкарган бик тәвәккәл, зур халык”, дип яза язучы-журналист Мәгъсүм Гәрәев Гаврилов турында.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: татар кайдан: керешенстан
07.05.2010 22:52
эле ярый керешен татарлары бар

кем: Кадерле укучыларыбыз
07.05.2010 16:22
Татар баласына: казакларың шул Чанышевларның берсен мактап туялмый, әлбәттә алдан аны казакка әйләндереп. Тарихтан бет эзләү белән мавыкмагыз. Чанышевлар нәселе иманын сатмаган, патшаларга тугры хәзмәт иткән, ләкин не прислуживался. Тарихны хәерче-батрак-пролетарий беркайчан ясамый. Бу кавемнән чыккан билгеле кешеләр (генерал, чиновник, перзидент) дә буа буарлык, ләкин алар арасында Чанышев кебек татарлыгын саклаучылар юк, үзләре дә урыска хезмәт итә, балаларын да урыс итеп үстерә

кем: Tatar Balasy кайдан: Kazakstannan
07.05.2010 10:07
Чанышев һәм шул кебекләр татарларның хурлыгы.

кем: Жэмди кайдан: Чуашстан
06.05.2010 17:44
Чанышевнын миллетке этлеклэре шактый. Кстати, Идел-Урал легионын жимерудэ анын роле эллэ ни тугел, гэрчэ ул гомер буе шул хакта мактанса да. Идел-Урал жимерелген вакытта, Казанда Хэрби Шура кулга алынганда, ул Уфада взятничество очен тормеде утыра. Узенен большевиклар тормесендэ. Сирек кенэ галимнер бу хакта белэ. Э ул узе гомер буе Хэрби шураны, "Болак арыт республикасын" таркатучы герой итеп суретлеп йори.. Э Чанышевларнын нэселе борынгы Нугай Урдасындагы татарларга барып тоташа. 1500 елдан алып, Чаныш морза нэселе тарихи документларда ачыктан-ачык теркэлеп калган. Семья не без уродов. Э чынлыкта, Чаныш морзалар ул вакытты ук Мескеунен кутен ялаучы Исмагил морза тарафдары булалар. Башкортостандагы, австарлиядэге Чанышлар да шул ук Чаныш морза туганнары. Эмма, болары могаен Соембикэ атасы, Мэсэкунен ата дошманы Йосыф морага хезмэт иткеннердер. э генерал Чанышев, татар тарихындагы ак тапларнын берсе. Татар бригадалары буып, Торкистанда кеше суеп йоручелер шулар бит.
җавап

кем: Булат/Мишәбаш
10.05.2010 15:41
Әстәгафирулла!!! Язмалардан чәчләр үрә тора! Никләр генә ачтым бу битләрне дип уйлысың. Берни белмичә балачактагы самими патриотик хисләремне үтереп бетердегез инде җәмәгать. Ә урынында бушлык. Ни дә булса исбатларга керешкәнче аның урынына тәкъдим итәргә материал әзерләп куегыз. Минем башта анархия башланды инде. 39 ел "аңгыра" булып , "Без иң бәхетле илнең балалары", "Социализм тәтәй , капитализм кәкәй" дип әйтеп өйрәтелгән мин фәкыйрегезгә нишләргә инде хәзер? Ә бу мәкаләләрне балалар укып ни уйларга тиеш? Русларны да аңларга була инде. Алар бит "фамилиягә" генә караганнар. Әллә үзебезнең һәр урысның күренекле кешесеннән татар "эзе" эзләп. Фәләннең фәләненче нәселе татарларга барып тоташа икән дип әйтелгән язмаларны оныттыгызмы? Бер вакыт күземә чалынган иде бер язма. Анда урыс әйтмешли, чуть ли не каждый второй татарин.
     
текст зурлыгы - +

татарстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile