тыңлау

хәзер эфирда

чәршәмбе тапшыруы (кабатлау)

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Обама Иранга яңа чикләү кертергә чакыра

31.03.2010

АКШ президенты Барак Обама Франция президенты Николя Саркози белән Ак йортта очрашканнан соң ясаган чыгышында, Иранга санкцияләр кертү мәсьәләсен озакка сузмаска кирәк, дип әйтте. Франция башлыгы һәм көнбатыш илләренең күпчелеге Обама тәкъдиме белән килешә.

Франция президенты белән Ак йортта очрашкан Обама, Иранга яңа чикләү кертү турындагы карарын ачыклады.

"Чикләүләрне кертү мәсьәләсен айларга сузарга ярамый, киресенчә, берничә атна эчендә бу эшне башкарырга кирәк. Бу яз көннәрендә чаралар күрелер дип ышанам", диде Обама.

Франция президенты Николя Саркози да чикләүләр турында карар кылу кирәк дигән фикер белән килешә. Ул бу хакта алман канцлеры Ангела Маркель, Британия премьеры Гордон Браун белән киңәшләшеп яңа чикләүләр режимын кабул итәргә кирәк дигән карашы белән уртаклашты.

Икътисади яктан алга киткән "Зур 8лек" илләренең Канадада узган җыенында, Иранның атом програмына каршы чаралар күрелергә тиеш дигән карарга киленгән иде.

Канада премьер-министры Стефан Һарпер, АКШ, Канада, Британия, Франция, Германия, Италия, Япония һәм Русиядән торган зур 8лек илләре алдында ясаган чыгышында: "Тәһран атом програмын туктатып, тыныч сөйләшүләр башларга тиеш", дип әйтте.

Халыкара Атом энергиясе идарәсе февраль аенда: "Иран атом башлыгы ташый алырлык ракеталар җитештерүе ихтимал" дигән белдерүе халыкара җәмәгатьчектә Иранның атом програмына карата борчылуын тагын да арттырган иде.

Тәһран һәрвакыттагыча атом програмының бары тик тыныч максатта гына булуын белдерә.

Обама Иранның атом програмы Якын көнчыгыш төбәге иминлегенә зур зыяны китерәчәге турында кисәтте. Шулай ук ул, төбәктә туган киеренкелекнең турыдан-туры дөнья икътисадына зур йогынты ясаячак, дип әйтте.

Шулай итеп, Обама Иранның атом програмын дөньяга тәэсире турында сөйләп чикләүнең кирәклеген исбатларга тырышты. Һәм ул бу чикләүләрне озакка сузмаска чакырды.

Зур дөнья илләре башлыклары күпчелектә Обама фикере белән килешә. Бу да Иранга каршы кичекмәстән җитди адымнар ясалу ихтималлыгын ныгыта. Шулай да Обама Тәһранга дипломатик яктан барлык мөмкинчелекне бетерми.

Көнбатыш илләренең күпчелеге Иранга яңа санкция режимы кертү турында уртак фикергә килсә дә, аның гамәлгә ашуы өчен БМО шурасында яклануы шарт. БМО әгъзасы Кытай, чикләү кертергә ашыкмаска, Иран белән дипломатик сөйләшүләрне дәвам иттерү кирәклегенә басым ясый.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, санкцияләрне әзерләүдә Кытайның да катнaшачагын әйтте. "Чикләүләр турында БМО шурасында уртак фикергә ирешеп булыр", дигән өметтә тора ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Динар кайдан: Татарстан
02.04.2010 15:01
нишләп инде иранга ышанычсызлык белдерәләр. карагыз инде анда нинди динле мөселманнар. хәтта урамда хатын-кызларның йаулыктан чәчләре чыкса кисәтү белдерәләр. иран әле күпмедер вакытка булса да бала тууын чикләгеч әйберләрне, даруларны тыйган, хәзерге заманда, дөнйада бердән-бер илдер.
җавап

кем: илдар кайдан: казан
04.04.2010 11:42
Динар, бер катлы булма. или син шулай эйбэт иронизируешь
җавап

кем: Динар кайдан: Татарстан
10.04.2010 10:39
син нәрсә турында мине беркатлы дисең: ираннарның динилеге турындамы, аларның ышанычлылыгы турындамы, икесе дә ме. миңа андагы диндәге кайбер нәрсә ошамый. һәм син улларны бомба йасап кулланырга мөмкин дийеп уйлайсыңмы. тагын әле бобманы урларга да мөмкиннәр. алла сакласын. әмма бит әйтеп торалар бомбага түгел ә энергийа алырга дийеп. бик күп илләрдә бар инде андыйы да, бомбасы да, иранның күрше илләрендә дә күп.
     
текст зурлыгы - +