якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:37

татар дөньясы

Нугайбәкләр сакланып калырмы?

Нугайбәкләр татармы яисә аерым халыкмы? Нугайбәкләрнең үзләреннән моны сорасаң, алар ачуланып, без татар түгел, без нугайбәк, дип җавап бирә. Ярый, сез татарча сөйләшәсез, православ динен тотасыз, димәк сез – керәшеннәр, дип әйтсәң, юк, керәшеннәр дә түгел, без – нугайбәк, диләр.

"Нугайбәкләр юлы: бурыч, әрнү һәм яктылык" фильмын төшерү барышында
текст зурлыгы - +

Нугайбәкләр [үзатамалары - нагайбәк] – кемнәр соң алар?

2009 елда режиссер Салават Юзиев нугайбәкләр турында документаль фильм төшерде. Бу ярты сәгатьлек фильм “Нугайбәкләр юлы: бурыч, әрнү һәм яктылык” («Путь нагайбаков: долг, боль и свет») дип атала. Нугайбәк мәдәнияте үзенчәлекләре, үткәне һәм бүгенгесе турындагы фильм күбесенчә халык җырларыннан төзелгән. Нугайбәк әбиләре җырларын татар телендә җырласа да, көйләре үзенчәлекле.

Нугайбәк халкы турында бер китап та чыкты. Аның авторы Светлана Вдовина үзе дә шул халык кешесе. Китапның исеме -- «Халык хәтере кәрәзләре» (“Соты памяти народной”). Быел Чиләбедә бу китапны тәкъдир итү кичәсе үтте.

Светлана Вдовина гомере буе агроном булып эшләсә дә, буш  вакытында бик тырышып үз халкының гореф-гадәтләрен, әкиятләрен, бәетләрен, хикәяләрен җыеп бара, аш-су үзенчәлекләрен, гомумән нугайбәк мәдәниятен өйрәнә. Светлана бал кортлары кәрәзләргә бал җыйган кебек, авылдан-авылга йөреп, олыларның хәтер сандыкларын актартып, һәр язманы теркәп барып, бик бай, эксклюзив материал җыя.

Нугайбәк җырларын туплаган CD

Автор нугайбәкләрнең һәм чиркәүләренең тарихын яза. Аларның совет елларында җимерелеп, соңгы вакытларда гына яңадан торгызылып килүләрен тасвирлый.

Светлана Вдовина нугайбәкләр беркайчан да ислам динендә булмаганнар, дип саный. Нугайбәк халкының тамырлары нугайларга барып тоташа, ә нугайлар ул вакытларда христиан булган, шунлыктан бернинди көчләп чукындыру булмаган, дип яза ул.

Нугайбәк халкының кайдан, ничек килеп чыгуы турында күпсанлы фаразлар бар. Язучы бу фаразларның һәрберсе дә яшәргә хаклы дип уйлый, һәм галимнәрне нугайбәк тарихын өйрәнергә өнди.

Нугайбәкләр соңгы елларда Татарстанда Мамадыш районының Җөри авылында үткәрелә торган Питрау бәйрәмнәрендә актив катнаша башлады. Быел да Нугайбәк районының рәсми делегациясе, олыларның “Гомер” ансамбле һәм балалар бию төркеме бу бәйрәмгә ямь өстәде.

Гомумән, Татарстан керәшеннәре һәм нугайбәкләр арасында элемтәләрнең артуы сизелә. Керәшеннәрнең Чаллыда чыга торган "Туганайлар" газетының урысча кушымтасы да нугайбәкләрне истә тотып чыгарыла башлады.

Нугайбәк районы Париж авылы

Питрау бәйрәме кысаларында үткәрелгән “Керәшен чибәре” конкурсына да нугайбәкләр үзләренең чибәр кызларын алып бара. Кызлар бәйгедә керәшен гореф-гадәтләре, йолалары турындагы сорауларга җавап бирә. Шулай ук алардан бию, җыр башкару, милли киемнәр турында сөйләү, берәр йоланы уйнап күрсәтү дә таләп ителә.

Татарстан керәшеннәре оешмасының башкарма комитеты рәисе Людмила Белоусова быелгы Питрауда катнашкан нугайбәк кызларын мактап: “Алар нугайбәк керәшеннәрендә сакланган авыл йолаларын искиткеч итеп күрсәтте”, дип әйтеп узды.

1999 елның апрелендә нугайбәкләргә азсанлы халыклар статусы бирелде. Хәзерге вакытта алар Чиләбе өлкәсенең ике районында яши – Нугайбәк һәм Чибәркүл районнарында. 10 меңнән дә артмаган нугайбәк халкы халык булып сакланып калырмы? Азсанлы халыклар статусы аларга ярдәм итәрме? 2002 елгы халык санын алганда нугайбәк дип 9,6 мең кеше язылган иде, алдагысын тормыш үзе күрсәтер.
 

Салават Юзиев төшергән “Нугайбәкләр юлы: бурыч, әрнү һәм яктылык” фильмы



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Тимашев Григорий кайдан: Казан каласы
10.08.2010 10:54
Нугайбәкләр дә, әстерхан нугайлары да татарларның төрки дөнья белән, казак, кыргыз, үзбәк, карачай-балкар кавемәре белән элемтә күпере йөген үтәргә мөмкин. Югалтмаска тырышыек әле бу этник төрнемнәрнең үзлеген. Чиләбедәге татар җәмәгатьчелеге рәисе Лена Колесникова, зинһар, үксез бала итмәгез әле нагайбәкләрне. Безгә аларның туган телләрендә алып барылган православ диннәре үзе бер кыйммәтлек, ә аларның мәктәп балаларына туган телләрен саклап калу өчен безнең ярдәм кирәк.

кем: Фирдэвес кайдан: Чирмешәннән
09.08.2010 21:12
Татар дигән милләт борынгыдан билгеле булган, һәм ул үз эченә
бик күп төрле этносларны туплаган. Хәттә бездән шактый ерак яшәгән Каф тау халкы-әзәриләрнең дә төп атамасы «татар» булган.
Төрки халык арасында татарлар күп санлы һәм алга киткән халык, шуңа да барча этносларны барлап, «татар» исемендә берләшү мәгъкуль. Шул ук вакытта һәрбер этносның тел үзенчәлеген, мәдәниятын күз карасы кебек саклау, үстерү фарыз. Минемчә, бүгенге шартларда бу татар дигән милләт кысаларында гына мөмкин, Казанда моның өчен уку йортлары җитәрлек. Киресенчә булганда, барча этноска ассимиляция яный. Төрки телле һәр этносны аерым милләт итеп карау дөрес түгел. Янәшә булган ике татар авылында да аерымлыклар очрый. Холык, гадәтләр…Безнең авыл татар авылы-күрше чуаш авыл халкы белән дусрак яшәде, үзара ярдәмләшеп, хәлгә кереп…Кем әйтмешли, при чем монда дин? Ислам дине өстенлек алганчы ук татарларның мәдәнияты, гореф – гадәтләре булган, кем кай тирәлектә яшәвеннән чыгып , аерымлыклар туа торган, тел дә, асылда бер булса да, мохит йогынтысына дучар ителми калмаган. Шулай итеп этнослар барлыкка килгән. Менә шул – мәдәният, гореф-гадәт халыкны милләт итеп тота да инде. Ул безнең рухи байлыгыбыз. Без никадәрле күп, төрле, без шулкадәр бай, көчле булырлыгыбыз бар.

кем: Кыргыз кайдан: За граница
09.08.2010 14:18
Мен татарча окусам жакшы тушундум, биздин каныбыз бир! Мен Кыргызмын Манас батырдын тукуму ногоймун,кавказдагы нагайлар ногойбуклер бир тууган.Тарыхта Моголистан болган онда торки(татар,башкир....) холклары 40 кырк огуз эл болган азирки кыргыз .Менин ногайым ногайбеклерим башка халк болуп калды.Тарыхта Толомуш хан Манас атабызга китай город Манас каласын курган ,орустар Манасква деп Масква болган .Масква Казан эки эгиз кала биздин ата-бабаларыбыз курган.Бар болгун Татарым!

кем: hamza кайдан: uzbekiston
07.08.2010 13:38
assalomu alaykum.uz milliy tilini unutgan halq uzligini yuqotadi.
NUGAYBEKLAR uz tillaringda suzlang.Allahim uzlikni yuqotishdan asra.

кем: Илдус кайдан: Красноуфимск
06.08.2010 09:51
Миңа күптән түгел нугайбәкләр турында телефильм карарга туры килде. Сез дә карагансыздыр. Мин аларның татар телен керәшеннәр кебек үк сөеп саклап калуларын сокланып карап утырдым. Аларның проблемалары да безнеке кебек икән, ул да булса, яшьләрнең туган телдән мәхрүм калуы.
Минем уемча, милләтне беренче чиратта тел билгели. Шуңа күрә нугайбәкләрне татар халкының үзенчәлекле бер бизәге, безнең байлыгыбыз дип кабул итәргә кирәктер. Аларны татар мәдәнияте, фольклоры орбитасына кертергә тырышырга. Һәм аларны гына түгел, әле нугайлар һәм башкалар да бар бит әл. Алар бит барысы да безнең тарихи туганнарыбыз.

кем: Тегермәнче Гөрөй кайдан: Эзей белән Казан арасы
06.08.2010 08:56

Юныс кардәш язмасында нугайбәк төркеменә карата күңлендәге булган төерләрен, каршылыклы фикерләрен тыныч рәвештә әйтте. Рәхмәт аңа.
Әлбәттә, Россия төрки халыкларын көчләп яисә сиздермичә генә астыртын урыслаштыру, православлаштыру, атеистлаштыру, яисә киредән мәҗүсиләштерү сәясәтенә төрле бәя бирүләр бар. Әлеге сәясәткә бүгенге XXI йөз шартларында гомуммилли күләм татар идеологиясендә татар мәнфәгатләре чагылган анык, адекват җавап булыр мы? Миңа калса, аны эзләү процессы яңа бер этапка кереп бара гына сыман.
Татарлар Россия төркиләренең иң алга киткән милләте. Россиядәге барча төрки кавемнәр татарларга тартыла. Бу табигый күренеш. Татарлар исә моңа әзерме?
Юныс кардәшнең тел төбендә яткан тагы бер соравын ачыклыйсым килә. Православ динендәге төрки кавемнәр шактый. Ул хакас, алтай, шор, якут, чуваш, гагауз һәм крәшен белән нугайбәкләр. Форумда катнашучыларга соравым бар: сезнең фикерегезчә православ динендәге төркиләрнең татар милләте структурасы эчендә үз урыннары булырга мөмкинме? Үз карашыгыздагы вариантлар белән уртаклашсагыз иде. Аек акыл белән фикер йөртүегезне үтенәм.
җавап

кем: Айрат кайдан: Сергач яклары
07.08.2010 07:28
"сезнең фикерегезчә православ динендәге төркиләрнең татар милләте структурасы эчендә үз урыннары булырга мөмкинме? "
Минемче юк, булыргада тиеш түгел. Алар чугындыруның "резултатлары". Безне Ислам дине гене саклап калды. Ул безге көч те бире дошманнарга каршы басырга.
Эгер без православларны үзебезге алсак, без мөселман миллете диеп аталанмибез. Э безге мөселман миллете булырга керек.
Ислам дошманы -Сысоев, крешеннерне татар миллетеннен аермаска керек диеп тора иде. Нек ул шул фикерде? Татар миллетчесеме ул булган?! Юк,ул миллетебезне Ислам динненне биздертерге торышкан кеше, барыбезнеде крешеннер ясарга телеген.
җавап

кем: Тегермәнче Гөрөй кайдан: Эзей -Казан арасы
07.08.2010 14:45
Сергачлы Айрат кардәшем, Сысоев командалары (алар Мәскәүнең бер төркем дини эмиссарлары) хакындагы фикерең белән тулысынча килешәм. Алар Русиянең кара груһ максатларын кулланып эш итәләр иде һәм итәләр, һәм итәчәкләр дә. Әлбәттә, аларны, аларның идеологиясен татар милләте структурасына якын да җибәрергә мөмкин түгел.
Әмма Сысоев белән Басаевның аермасы нидә икәнен белмәгән, иген игеп, мал-туарлар асрап көн күргән, тырышып балалар үстерә торган, көне-төне туган телендә сөйләшкән, җырлаган, балаларын туган телендә тәрбияләгән дистә-дистә мең гади крәшен халкы да яши бит. Ул Аннук, Дарҗый, Барбара белән Җәгүр дәдәйләрне кая куябыз?
Ничек уйлыйсыз: татар дигән төшенчә мөселман дигән төшенчә белән тәңгәл ме? татар милләте ул мөселман булуны аңлата булып чыга мы? Татарча белми торган, әмма яшел байрак тотып мәйданнарга чыккан, Көрьән сүрәләрен белгән, әмма рус телле яшьләрнең милләтен дә татар дип әйтик ме, һәм дә татарча гына сөйләшкән, әмма тәңречелек белән христианлык ышанулары укмашкан крәшеннәрнең милләтен ничек итеп билгелик?
Алар барысы да безнең балалар бит!!!!
Татар мәгълүмат чараларында даими рәвештә крәшен ул шул ук татар, әмма православ дию ялгышлык түгелме?
Бәлки, чынлап та крәшеннәрне татар милләте структурасына кертергә ярамыйдыр. Милләтне конфедератив берлек итү механизмы зарарлы булмас мы?
Айрат кардәш! Чыннап та, бу сораулар сысоевчылар белән тел көрәштерүгә караганда күпкә җитди...
җавап

кем: Шамил кайдан: Бакалы
15.08.2010 19:57
Керәшеннәрне кимсетү ялгышлык аларның үз диннәрендә булып татар телендә сөйләшүләре барыбыз өчендә бик мөһим
җавап

кем: Былтыр
07.08.2010 00:12
хакас, алтай, шор, якут, чуваш - һәр бу халыкта православ диненнән ташлап борынгы милли диннәрен торгызу омтылышлары күзәтелә. чөнки аларда православие - урыслашуга алып барганын һәм бүгенге милли мескенлекнең бер сәбәбе икәнен аңлау бар. шул нугайбәкләр үз телләрен авыллары өчендә генә саклый алалар. шәһәрләрде күчеп бер 20 ел өчендә урыслашып бетәчәк. ә хәзерге урбанизатсия чорында авыллардан халык китеп бара. шуның өчен нугайбәкләрнең милли киләчәге юк.

кем: Юныс кайдан: Ырынбур
05.08.2010 21:35
Күңелдә бер тиен барлыкка килде , тизкәре фикерләр, уйлар...Без урыслашабыз дигән халыкның киләчәге юк инде. Көчләп чукындырылган халыкның төрки-татарлыгы аерылып тора, урыс көйләре яннарына сөңсәдә. Биргән антыңа тугры булып калу, аклар ягында сугышу, әйтерсеңлә Ырынбур татар авыллары турында сүз бара. Төркилегеңне бер читкә куеп, праваслау динеңнән тайпылмый, ана телеңдә нагайбәк булып үлсәңдә - бу батырлык микән туганнар?

кем: Тегермәнче Гөрөй кайдан: Эзей Казан арасы
05.08.2010 18:36
Нугайбәкләр үзләренең Арча төбәге морзалары һәм нугай бийләре булганлыкларын онытмыйлар. Туган телләрен (нугайбәк шивәләре төрләрен) өзелеп яраталар, сакларга тырышалар. Алар күңелләре белән Казанга тартылалар. Аны хәзер дә күрү авыр түгел. Әстерхан нугайлары да шулай ук. Аларны кан да тарта, җан да тарта. Әмма дөнҗә өзгән безнең араны. Бигрәк тә нугайбәкләр белән. Аларның татар цивилизациясеннән өзелеп, һаман ераклаша барганын да күреп була. Моның өчен сәбәп һәм вазгыятьләр бер төрле генә түгел. Һәм дә православ-ортодокс динендә булулары төп сәбәп түгел. Төп сәбәп нәрсәдә соң? Күрәбез ич, тора бара Татарстан эчендә крәшеннәр белән мөселман төркемнәре арасында уртак тел табылды бит. Беренче президентыбыз крәшен белән мөселман арасын уңай җайга иңдереп беркетте. Бүгенге президентыбыз һәм җитәкчелерәбез шушы ук перспектив юнәлешне, милли бердәмлекне ныгыталар. Шөкер, без моңа хәзер сөенеп туялмыйбыз. Һәркем күрә - төрле диндә булу безнең бер үк телдә аралашу мөмкинлекләрен өзмәде. Моның беренчел сәбәбе нәрсәдә – Татарстандагы мәктәпләрдә туган телдә укыту нигезләрен саклап калуда булды. Нугайбәкләр исә 1960 елларда Никита Хрущев чыгарттырган указлар нигезендә туган телдә уку хокукларыннан мәхрүм булдылар. Милли телдә алып барылган мәктәпләрдә белем бирү мөмкинлекләре түбән була, дип, андый балалар тормышта авырлыклар кичерә дип, акландылар ул заман җитәкчеләре. Хәзер беленде инде, бу сәясәт – милли үзаң нигезләрен какшату, туган телдән яздыру өчен сылтама гына булган.
Бүген нугайбәкләр 50 елдан артык рус телендә генә укыйлар. Нугайбәкләрне, тик торганда, әйдәгез, туган телегездә укыгыз дип өндәү – ул бер нигезсез, беркатлы сантый булып бушка акыл сату гына булыр иде. Күпчелек ата-аналар балалар бакчаларында, мәктәпләрдә туган тел дәресләрен кертүгә уңай карыйлар. Тик андый карарны кабул итәргә һәм уку мөмкинлекләрен бирергә канунларга таянган хәлдә тик Чиләбе хөкүмәте генә бирә ала.
Әлбәттә, Татарстанның крәшен җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгресы, аның Чиләбе өлкәсенең шөгъбәсе, Татарстанның Урал буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиллеге кебек оешма җитәкчеләре мөрәҗәгате бу эшне уңай хәл итә алыр иде.
Җәмәгать, хәзер хокук сферасында гыйлеме, аек гакылы булган белгечләр кирәк.

кем: Былтыр
05.08.2010 16:16
Тиз арада урыслашачак алар. 9,6 меңле халыкның киләчәге юк.