якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:33

дөнья

Русия энергия проектларын эшкә җигә

Глобаль икътисади кризис сәбәпле, Русия былтыр Европа энергия базарындагы активлыгын бераз югалткан булса, соңгы тәрәккыят белән ул бу аерманы бетерергә омтыла. Кремльнең ике җитәкчесе Европа илләрендә Русиягә зур акчалар китерәчәк энергия өлкәсендә яңа килешүләргә кул куйды.

текст зурлыгы - +
Президент Дмитрий Медведев белән премьер Владимир Путин җитәкчелегендә Русия, Европада энергия базaрындагы үз урынын саклап калырга омтыла.

Русия җитәкчеләре соңгы берничә көндә Европа буйлап аерым сәфәрләр оештырды. Алар барган илләрдә Русия карамагындагы энергия проектлары өчен Европа рәсмиләреннән яклау эзләде. Моның өчен нефть һәм газ резервлары мәсьәләсенә ачыклык кертте.

Медведев кичә ике көнлек Осло сәфәрен йомгаклады. Ике ил җитәкчесе Баренц диңгезендәге чикне билгеләргә килеште. Әлеге карар глобаль җылыну белән ачылган Арктикa төбәгендә энергия чыганакларын эзләүне мөмкин кылачак.

Бу Русия өчен күптәннән көтелгән бер вакыйга иде. 2008 елда Медведев энергия турында ясаган чыгышында, Баренц диңгезе 21 гасырда Русия өчен зур энергия чыганагы булачак, дигән иде. Энергия белгечләре дөнья энергия резервларының 25% Арктикадагы Баренц диңгезе төбендә ята дигән фараз белдерә.

Ләкин Баренц диңгезендәге энергия чыганакларына ирешү өчен Скандинавия иле Норвегия белән диңгез чиге низагын чишү шарт иде. Медведев Осло сәфәрендә бу 40 ел дәвам иткән низагны чишүгә иреште.

"Бу ике ил мөнәсәбәтләрен катлауландырган бер мәсьәлә иде. Низагны бетерү өчен без яңа килешүгә кул куйдык", диде Русия президенты Медведев.

Медведев Норвегия белән Русия арасындагы низагка чишелеш тапканда, премьер Путин Италиядә иде. Путин хезмәттәше Силвио Барлускони белән көньяк агым проекты турында сөйләште. Көньяк агым проекты елына 63 миллиард кубометр Русия газын Европага кудыра.

Европага Көньяк һәм Төньяк агымы

Көньяк энергия үткәргече Кара диңгез аша Болгарстанга килә, монда юл икегә аерыла, газ үткәргеченең берсе Италиягә, икенчесе исә Австрияга тоташачак.

Путин, юлның Италия өлеше Италия башлыгы белән сөйләшү өчен бик зур сәбәп иде, диде.

"Көньяк агымы дигәндә, беренче чиратта Италиянe күз алдында тотабыз. Шул уңайдан бу мәсьәләдә Италия белән якыннан хезмәттәшлек итәбез", диде Русия премьеры Путин.

Италия кул куйган проектка соңыннан Франция дә кушылыр дип көтелә.

Көньяк Агым энергия үткәргече Болгарстан һәм Маҗарстан аша Австриягә килеп җитәчәк. Набукко газын барлык Европага таркатачак Австриядәге Баумгартен үзәге, шулай ук Көньяк агым газын таратуда да кулланылачак.

Набукко VS. Көньяк агымы

Русия шулай ук Төньяк агым проекты белән Германиянең дә газ ихтыяҗын канәгатьләндерергә омтыла. Русия альтернатив юллар тәэмин итү белән генә чикләнми. Путин Русиянең Европадагы мөштәриләрен 100 ел дәвамында өзлексез энергия белән тәэмин итәргә вәгъдә бирә. Путин шулай ук кирәк очракта, еллык газ күләмен арттырыла алачагын белдерде.

Русиянең Европа энергия базарында үз өлешен саклап калу максаты белән башланган Көньяк агым проекты Набукконың төп көндәше.

АКШ һәм Европа яклавындагы Набукко энергия проектын елына 31 миллиард кубометр газны Европага җиткерәчәк.

Энергия өлкәсендә Русиягә булган бәйлекне киметү максатында, булдырылган Набукко проекты, Көньяк агымыннан бер ел алданрак тәмамланыр дип көтелә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
29.04.2010 00:58
"Русия шулай ук Төньяк агым проекты белән Германиянең дә газ ихтыяҗын канәгатьләндерергә омтыла".
- Бик кызык кына мэкэлэ, эммэ, я ул сыйфатсыз тэржемэ, я берничек ихтибарсыз эшлэнгэн. Беренчедэн, автор нигэ сон Европа иллэренен газ мохтажында Русиянын купме олеш алып торганы турында лэм-мим? Юкса, энэ остэге жомлэ кебек нонсенс килеп чыга. Бу Русия пропаганда машинасы очен ярыйдыр, эммэ Азатлык радиосы очен - тубэн дэрэжэ. Эш бит шунда, Русия олеше бары тик 15-20 проценттан узмый. Ялгышсам, тозэтегез.
Икенчедэн, "Проект Кара диңгез өстеннән Болгарстанга килә" дип язу гупче акылга сыя торган нэмэстэ тугел. Проект ул расчетлар, чертежлар, кэгэзьлэр. Шуна курэ проект берничек тэ йори алмый, Кара дингез остеннэн булса да. Торба булса, ул да дингез астыннан утэргэ тиеш. Кунелсез хэл...
җавап

кем: Azatliq.org
29.04.2010 15:21
Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Хата киткән җирләр төзәтелде. Монда сүз фәкать Русиянең соңгы көннәрдә энергия өлкәсендә алып барган эшчәнлегенә игътибар юнәлдерелә. Европаның газ ихтияҗы яисә энергия проектлары турында аналитик язмалар "бәйле язмалар" бүлегендә беркетелгән, ул хакта шактый материаль бар.