якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:32

татарстан

Мостафин үз хакыйкатен таләп итә

Нацизм һәм Һитлерның фашистик идеяләрен тарату бөтен дөньяда тыелган хәзерге чорда татар җәмәгатьчелегендә сугыш чорының катлаулы тарихы кызу бәхәсләр уята. Рафаэль Мостафин үзенең Гариф Солтанны яратмавын "ул Русияне таркату өчен эшли", дип аңлата.

Рафаэль Мостафин

мультимедиа

аудио
текст зурлыгы - +
Капма-каршы фикерләр хәлне катлауландыру өчен түгел, ә хакыйкатьне тулырак чагылдыру максатында әйтелә. Җәлил иҗатын гомере буе өйрәнгән Рафаэль Мостафин фикеренчә, Фәүзия Бәйрәмова язмалары, Әхмәт Сәхапов “Барбаросс” инкыйразы” драмасы өчен рухи яктан җинаять эшләүче булып санала ала.

“Сезгә яла ташласалар, җинаять эшләгәнсез дип әйтсәләр, сезнең мәхкәмәгә бирергә хокукыгыз бар. Без дә шулай итеп Җәлилнең абруен, дәрәҗәсен саклыйбыз. Яланы фаш итәргә тиешбез дип саныйбыз”, ди Мостафин.

“Мирас” журналының 6-7-нче саннарында басылып чыккан “Барбаросс” инкыйразы” драмасында Муса Җәлил образы бөтенләй булмаса да, әлеге әсәрдә Һитлер Муса Җәлилне үтереп мактый, аңа нәшрият һәм башка мөмкинлекләр бирүен әйтә. Мостафин исә бу сүзләрне Җәлилгә ягылган зур яла дип бәяли.

"Мин мондый ялага кискен рәвештә каршы. Фәүзия Бәйрәмовамы, Әхмәт Сәхапов булсынмы – Муса Җәлилнең исемен пычраталар икән, мин ялганга каршы чыгарга, фаш итәргә кирәк дип саныйм", диде Мостафин.

Шушы әсәре өчен “Мирас” журналы мөхәррире Сәхапов Татарстан Язучылар берлегеннән дә чыгарылды. Мостафин сүзләренчә, язучыны берлектән чыгару демократия принципларын бозмый. 

“Идарә уставында кеше җинаять эшләсә, аны берлектән чыгару турында турыдан-туры язылган. Монда демократияне бозу юк”, ди Рафаэль Мостафин.

Бу очракта җинаять сүзе туры мәгънәсендә кулланылмаган дип уйларга кирәк. Чөнки җинаять бары тик мәхкәмә эшендә генә ачыклана.

Эзтабар әдип Җәлил намусын гына саклап калмый, Русия дәүләтен, аның бөтенлеген дә кайгырта. Фәүзия Бәйрәмованың “Ватаным Татарстан” газетында басылган  язмасында, Германиядә яшәүче Гариф Солтанның татарларның барыбер тиздән дәүләт алачаклары турында әйткән сүзләре дә бар иде.

“Фәүзия Бәйрәмова Гариф Солтан сүзләрен генә кабатлый. Солтан Русияне таркату, көчсезләндерү өчен эшли. Аның фикеренчә, Русия барыбер бетәчәк. Ерак Көнчыгышны кытайлар, японнар, кореяләр басып алачак. Гариф Солтан татарлар да дәүләт алырга тиешләр дип уйлый”, ди Мостафин һәм моны татарлар өчен яман бер нәрсә итеп сүрәтләргә тырыша.

Язучы шулай ук, "Гариф Солтанның сугыш вакытында алманнарга әсирлеккә эләгеп, аларга хезмәт итүен барыбер кичерә алмыйм. Ә инде аның сугыштан соң татар милләте өчен эшләвен мин өйрәнмим", ди.

Советлар берлегендәге югары хәрби һәм дәүләт җитәкчелегенең икенче дөнья сугышы алдыннан да, сугыш вакытында да җибәргән хаталары аркасында әсирлеккә эләккән Кызыл армия солдатлары һәм офицерларының саны берничә миллион булган. Генерал Власов җитәкчелегендәге Русияне азат итү армиясендә генә дә бер миллион совет солдаты исәпләнгән. Аларның күпчелеге руслар. Сугыштан соң исән кайтканнары төрмәләрдә, лагерларда газапланган. Кайберәүләре әле дә исән.

Җәлилне яклау, аның батырлыгын исбатлау үзеннән-үзе шул миллионлаган ватандашны җинаятьчелектә гаепләүне аңлатамы? Татар җәмәгатьчелегендә барган бәхәс шуны ачыкларга тырыша. 



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр бите: (3)
    алга 
кем: Nur Tatar кайдан: Tatarstan
21.09.2009 10:30
Мостафин - үзе сатлыкҗан ул! Аңа Россияне таркатырга вакыт икәнен аңларга кирәк! Татарлар рус илендә яши алмый! Азатлык өчен!!!

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
13.09.2009 02:46
Рэхмэт, Мохаммэт дус. Эйе, анын исеме Мобина апа иде. Э Шамиль дуснын фамилиясы Бахтияров иде. Бик татар жанлы кеше, узэшмэкэр тугэрэклэрдэ дэ уйный иде.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
12.09.2009 21:59
Виль ул молаем ханым Мобинэ Тагирова иде, узе шагыйрэ, 1998 елда вафат булды, анын М.Жэлил турында язмалары да чыккан иде, узенен дэ китапчыгы чыкты улэр елы, ул аны курде, китапларын таратты. Без анын белэн бер 20 ел элемтэдэ идек. Бик зарлана иде, анын Муса турында истэлеклэрен чыгармыйлар, Эминэ ханымнан куркалар, диэ торган иде. 2011 елда Мобинэ Тагировага да 100 яшь тумышыннан булачак. Бик актив карчык иде, узэшчэн тугэрэу йорде, шигырльэр, фельетоннар укый иде, барчасын узе яза торган иде.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
12.09.2009 17:05
Искиткич яхшы материал. И эчтэлеге, и язылуы, барысы да дэллиле рэвештэ ышандырылгыч. Мин узем дэ куптэн инде М.Жэлилне КГБ кешелэре зурлаганына бик шик белэн караган кеше. Бик зур рэхмэт Р. Жэмдиханга. Ул куп кешенен кузен ача. Минем кэрдэшем Фазыл Ногманов М.Жэлилне сонгы кургэн кешелэрдэн. Немец ботенлэй чорнап алып, методик рэвештэ Власов армиясын туздыра башлагач, котылырга бер дэ рэт калмаган чагында, анын землянкасына бер кеше килеп керэ. Ул узен "мин газетчик" ди. Фазыл абзый анын татар икэнлеген анлый хем ашата, чэй эчертэ. Муса ана "эшлэр бик хорти" ди. Минем абзый Мусаны уз топчанына яткырып тон уткэрергэ момкинчелек бирэ. Иртэн иртук Муса Фазыл абзый кырыннан китэ. Минем абзыйга форсат чыга: анын участогында миномет атуы бераз йомшагырак була хем шуна курэ берничэ солдат чолгаудан чыгу бэхетенэ ирешэлэр. Менэ шундый булды минем мэрхум абызыемнын хикэясе. Аннан сон, мин башка Мэскэу татарлары белэн очрашкан чагында алар арасында бер молаем татар хатыны бар иде. Минем мэрхум дустым Шамиль анын турында, менэ бу апа Мусага кияугэ чыгунын кичендэ качкан кеше булган, дип эйткэне бик хэтердэ.

кем: Дусты кайдан: Казан
12.09.2009 15:37
Ф. Байрамовалар эле башкалар турында китаплар язганда, Р. Жэмдихан Муса Жэлилне яшьлэргэ ачып салган иде инде. Интернетта анын Муса Жэлил турындагы язмасы бер 5 ел гизэ инде. Татар гэзитлэре бастырмаган иде ул язманы.
тулысынча менэ моннан да укый аласыз
http://bulmas.ru/?act=news&id=237&all=1

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
10.09.2009 02:09
Менэ бер яналык. Чит иллэрдэге урыс чиркэуе синоды генерал Власовны хыянатче дип тапмый, э киресенчэ, ул аны большевик режимына каршы корэшуче корбан, дип таный. Хэбэр менэ монда: http://lenta.ru/news/2009/09/09/patriot/
Э бу Мостафин кебек большевик хем суык сугыш калдыгы тагын урыс чиркэуенен яки Путиннын безнен Гариф Султаныбызны пычратмаска карар кабул итуен котэме?

кем: mujahid кайдан: ilden
09.09.2009 18:59
ager russia munihta yashawche 85yashlek aghayneng eshchenlegennen tarqala iken, andey il kemge kirek? chuqensen! byugen russia tatarlargha "sezneng telegez,dinegez,mektebegez,medeniateghez,ghomumen uzegez bulergha tiesh tyugel"dip torghanda,bu ilne faqat mazoxistlar ghena yaqlar.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
09.09.2009 16:36
Сеясетче кайдан РФ:
Менэ сез узегез уйлап карагыз, ни очен хэзер мэктэплэргэ А. Солженицыннын "Архипелаг Гулаг" дигэн ботен большевик диктатурасын фаш итэ торган эсэрен кертэлэр? Бу бит урысларнын урыслар була торып, бераз уткэн вэхшилеклэреннэн ваз кичу билгесе тугелме сон? Дистэлэгэн миллион халыкны бит шушы, алланын кэхэре, большевик режимы ГУЛАГ тормэлэрендэ черетте, атты, кисте, мораль яктан юкка чыгарды. Кызганычка каршы, кайбер татар ялчы язучылары урыслардан да артта калып, энэ шул мораль яктан тэмам юкка чыккан эдэмнэрдер. Иптэш Мостафин шуларнын берсе. Мина Мостафин, кеше буларак, таныш тугел, эммэ анын ультра-большевик фэлэсэфэсе кешелек жэмгыяте кабул итмэслек кэбэхэт нэрсэ. Ул тик М.Жэлил белэн маска астында. Аны ул узенен шул кэбэхэт большевик карашларын эле булса халыкка тагырга омтылуынын билгесе. Заманалар узгэрде. Энэ А.Солженицын, большевикларнын ачы дошманы, хэзер мэктэплэргэ утеп керде. Э Мостафиннар, шаймилар - хаман элеккечэ...

кем: Мәүлет кайдан: Татарстан
09.09.2009 15:39
Бар язганнар да дөрес, кызганычка каршы...

кем: iklil kurban кайдан: Torkiye
09.09.2009 12:10
Tatarlar ruslar tarafınnan basıp alıngan xalık ul. Tatarlarnıng xezerge ruslarga karshı köreshe azatlık-beysezlek köreshe bula.Ber millet öchen azatlıktan-beysezlekten tagın da kaderlerek nerse yuk. Eger ber tatar bu köreshke karshı chıga iken, dimek ul tatar tügel- urıs. R.Mostafin urıs ul.
фикерләр бите: (3)
    алга