якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:32

шәлкемнәр / тарих битләре

Молотов-Риббентроп килешүенә 70 ел: Сталинизм нацизмга тиңме?

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының парламент мәҗлесе Молотов-Риббентроп килешүе имзаланган 23 август көнен бөтен Европа күләмендә сталинизм һәм нацизм корбаннарын искә алу көне буларак билгеләргә тәкъдим итә.

Репрессияләрдә зыян күрүчеләрнең Фәүзия Бәйрәмовага язган хатлары

мультимедиа

аудио
текст зурлыгы - +
Риббентроп-Молотов пактының 70 еллыгы уңаеннан бүгенге коммунистлар фикере нинди? Шуны ачыклау максаты белән “Азатлык” хәбәрчесе Русия коммунистлар фиркасенең Чаллы бүлеге башлыгы Рафаэль Нуретдиновка мөрәҗәгать итте. Нуретдинов әфәнде, “Мин антисовет рухлы “Азатлык” радиосына аңлатма бирергә теләмим”, дип әңгәмәдән баш тартты.

“Совет иле юк бит инде” дигән сүзләрне тыңларга теләмәде ул.

Риббентроп-Молотов пактыннан, сталинизмнан татар-башкорт ни дәрәҗәдә зыян күргән? Хәбәрче бу сорауны берничә кешегә бирде һәм татар-башкорт, мөселманнар күргәнне урыслар да, башка халыклар да күрде, дигән җавап алды.

Тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова башкача фикерли.

“Бу - Гитлер һәм Сталин килешүе иде. Алар астан гына килешеп, Европаны канга батырды. СССР гаскәрләре сафында татар, башкорт, чуаш һәм башка кол ителгән халык булды. Патша заманында да шулай иде. Бу халыклар җирле халыкта нәфрәт уятты. Моңа шушы пакт та сәбәпче. Элегрәк шәхес культы, әлеге пакт турында нык шауладылар. Аннан бу тема юкка чыкты. Язучы, тарихчы буларак монысы борчый. Онытырга ярамый. Алда әйтелгән резолюция бик вакытлы. Монда сталинизм белән фашизм янәшә куела, Сталинның кылган гамәле тагын да явызрак. Аның режимы 60 миллион кешене кырып салган, динне мәсхәрәләгән, халыкларны сөргән. Бу - геноцид.

Фаикъ Таҗиев (с) һәм Тәлгать Әхмәдишин
Европа парламенты мәсьәләне күтәреп дөрес эшләде. Безгә моны 20 ел элек күтәрергә, Сталин чекистларын Нюренберг процессы кебек хөкем итәргә кирәк иде. Алар җәза алмадылар һәм тагын баш калкыта башладылар. Иң куркынычы шунда. Алар ул вакытларын көтте. Хәзер акыллы урыс галимнәре төрмәдә, татар милләтчеләрен эзәрлеклиләр икән, бу сталин заманы кайта дигән сүз. Шуңа күрә, Европа берлеге башлангычын хупламый, аңа ярдәм итәргә кирәк”, ди Бәйрәмова.

Пактны яшереп булмады

Риббентроп-Молотов пакты 1989 елда халыкка мәгълүм була. Ни өчен бу пакт ярты гасыр буе халыктан яшерелә? Милли Мәҗлес рәисе Фаик Таҗиев: “СССРның арбуен саклап калу өчен яшерелгәндер. Ул вакытта да хәзерге кебек безнең ил иң гадел, иң алга киткән, бездә халыклар дуслыгы һәм башкалар. Бу имиджны саклап тоту өчен пактны халыктан яшерделәр булса кирәк”, дигән фикердә.

Күптән түгел генә Кырымда,бөтендөнья төрки яшьләрнең 14 корылтаенда да Риббентроп-Молотов пакты турында сүз булган.
Төрки яшьләр берлегенең шәрәфле президенты Тәлгать Әхмәдишин: “Мин үз чыгышымда бу режимнар беренче чиратта төрки халыкларга зур зыян күрүен әйттем. Кырымда да 23 август көнне кырым татарлары пактны гаепләп чыгачак”, ди ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
24.08.2009 17:04
Бик зур рэхмэт АЗАТЛЫК радиосына хем анын хэбэрчесе Гафиулла эфендегэ шундый профессиональ хем эчтэлекле хэбэр очен. Мин Милли Межлис президенты Фэузия Байрамова хем анын рэисе Фаик Тажиев белэн тулысынча килешэм. Алар шушы кешелеккэ каршы эшлэнгэн Сталин-Гитлер жинаятына дорес бэя биргэннэр. Шушы коннэрдэ барган Татарстандагы Милли Межлис агзаларын эзэрлеклэулэр - Путин диктатурасы тарафыннан яна чорда давам ителгэн большевизм жинаятьлэре. Бу жинаятьны башкаручы Татарстан колониаль администрациясы килэчэктэ хичшиксез шулай ук тарихнын кара тактасына беркетелэчэк.