якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:31

шәлкемнәр / тарих битләре

Молотов-Риббентроп килешүенә 70 ел: Русиялеләр үз карашыннан чигенми

Молотов-Риббентроп килешүенең 70 еллыгы уңаеннан Русиянең мәгълүмат чаралары бу килешүне Икенче дөнья сугышы алдыннан Европада барган сөйләшүләренең табигый сөземтәсе итеп күрсәтергә тырышты. Бүгенге Русиядә халык бу мәсьәләдә икегә бүленгән – бер өлеше наци Германиясе белән төзелгән килешүне хуплый. Икенче өлеше бу килешүгә яшерен беркетмә өстәлгәнен белми дә.

Совет һәм алман хәрбиләре Молотов-Риббентроп килешүендә каралган ''солых сызыгында''
текст зурлыгы - +
Русиядә тарих һәрвакыт каршылыклы мәсьәлә. Молотов-Риббентроп килешүе дә чыгарма түгел.

1939 елның 23 августында совет һәм Германия тышкы эшләр министрлары Йоахим фон Риббентроп белән Вячеслав Молотов имзалаган үзара һөҗүм итмәү турындагы килешүгә яшерен беркетмә өстәлгән була.

Бу беркетмәдә наци Германиясе һәм Советлар Берлеге Үзәк һәм Төньяк Европа илләрен “мәнфәгать төбәкләре” дип үзара бүлешеп чыга.

Шушы килешүнең 70 еллыгы Балтыйк буе илләре, Польша һәм башка илләр өчен ачы юбилей. Бер төн эчендә бу халыкларның язмышы дистә елларга советлар карамагына тапшырыла.


"Бу сәяси уеннар"

Мәскәү урамнарында исә бу килешүгә башкача караш. Җавап бирүчеләрнең күбесе бу килешү Советлар Берлегенә Һитлер белән котылгысыз булып күренгән сугышка әзерләнү өчен вакыт оту булган дип саный.

Ләкин килешүгә өстәлгән яшерен беркетмә турында мәскәүлеләрнең күбесе белми. Белгәннәре дә ул документның корбаны булган халыкларны кызганырга җыенмый.

Балтыйк буе илләре Молотов-Риббентроп килешүенең 50 еллыгы уңаеннан каршылык чарасы үткәрә
– Балтыйк буе илләре безне басып алучы дип санаса, ялгыша. – ди 32 яшьлек Алексей. – Без, киресенчә, аларны саклап калдык, ул хәерче илләрне аякка бастырдык. Бу бары тик сәяси уеннар, аларны җитдигә алып булмый.

Ул арада Советлар Берлегенең “мәнфәгать төбәкләре” арасына кертелгән илләрдә, бигрәк тә Эстония, Латвия, Литвада, яшерен беркетмәгә карата нәфрәт хисларе әле дә тирән. Соңгы елларда бу илләрдә Мәскәүгә карата каршылык артканнан арта бара.

2007 елда Эстониянең совет солдаты һәйкәлен Таллинн үзәгеннән башка урынга күчерү карары Русия белән дипломатик низагка китерде. Советлар Берлеге Икенче дөнья сугышында иң зур югалту кичерде. СССРның наци Германиясен җиңүдә ролен киметеп күрсәтү тырышлыкларына Русия рәсмиләре катгый рәвештә каршы чыга.

Молотов-Риббентроп килешүе харитасы
Балтыйк буе илләренең Молотов-Риббентроп килешүенә ярсулы карашы 55 яшьлек музыка белгече Татьяна Никитинаның да күңелен тырный. Ләкин ул да бу илләр белән килешеп эшләргә кирәк булган дигән фикердә.

– Әгәр алар [килешүгә кертелергә] теләмәгән икән, башта үзләреннән сорыйсы иде, – ди Татяна. – Ләкин алар да хәзер үзләрен дөрес тотмый. Үзләре турында гына уйлап, тар фикер йөртә.


"Караңгы битләргә күз йома"


Фикер белешүләргә караганда, русиялеләрнең яртысы диярлек яшерен протокол турында берни белми. Шушы елның июлендә Левада үзәге үткәргән белешүгә күрә, русиялеләрнең 61% совет гаскәрләренең 1939 елның сентябрендә көнчыгыш Польшага басып керүе турында белмим, дип җавап биргән.

Левада үзәге белгече Денис Волков фикеренчә, бу саннар русиялеләрнең тарихның караңгы битләренә күз йомарга теләвен күрсәтә.

Яшерен беркетмә, рус телендәге өлге
– Бу саннар шуны күрсәтә, кешеләрнең күпчелеге, берьяктан, бу турыда берни белми, икенче яктан, моның белән кызыксынмый, – ди Денис Волков.

Яшьрәк буын вәкилләре үзләренең “хәтерсезлеген” бу вакыйгаларның инде күптән булганы белән аңлата. Ләкин хәтта өлкән буын вәкилләре дә ул турында тәфсилләп белми.

– Польшаның яртысын ничек басып алганнардыр, бу турыда берни белмим, - ди Руфинә Галиуллина. - Без бик кечкенә идек. Сугыш башланганда миңа ни бары өч яшь иде. Ул вакытта нәрсә аңлап була. Соңыннан гына газеталар бу турыда яза башлады.

Бүгенге көндә русиялеләрнең күбесе мәгълүматны дәүләт телевидениесеннән ала. Рәсми мәгълүмат чаралары совет чорының кытыршы сәхифәләрен шомартып күрсәтергә тырыша.

Молотов-Риббентроп килешүенең 70 еллыгы уңаеннан бу килешү совет җитәкчеләренең Германия белән сугышны кичектереп тору максаты белән ясалган акыллы адымы дип тасвирлады.

Русия телевидениесендә күрсәтелгән тапшыруда Молотов-Риббентроп килешүе 1938 елда Мюнхенда ирешелгән килешү белән чагыштырылды. Ул килешү нигезендә Британия белән Франция Һитлерга Чехословакияне басып алуга үзенең фатыйхасын бирә.

Русиянең тышкы күзләү хезмәте (СВР) тарихчылары узган атнада Молотов-Риббентроп килешүен яклаган китап бастырып чыгарды.

Авторларның берсе генерал-майор Лев Соцков, "Комсомольская правда" газетына сугышны кичектереп тору өчен Мәскәүнең башка чарасы юк иде дип сөйләде.

Соцков шулай ук, Балтыйк буе илләре хөкүмәтләре совет гаскәрләрен үзләре чакырып алды дип сөйләде, ләкин моның алдыннан бу совет тарафлы хөкүмәтләрнең анда Мәскәү тарафыннан көчләп утыртылганы турында берни әйтмәде.


"Сталинны аклау нигә кирәк?"

Русия рәсмиләре соңгы елларда илнең тарихын шомартып күрсәтүгә аеруча зур игътибар бирә. Тарихның хәтта иң шикле сәхифәләренә дә дан җырлау өчен “дөресләп” язылган китаплар чыгара, моның өчен медианы куллана, рәсми чаралар оештыра.

Оппозициядәге сәясәтче Владимир Рыжков бу кыланышларны аңларлык түгел, ди.

Латвия, Литва һәм Эстония "Балтыйк Юлы" дигән каршылык чарасы үткәрә
– Сталинны аклау безгә нигә кирәктер, мин аңламыйм, - ди Рыжков. - Молотов-Рибентроп килешүенең Икенче дөнья сугышы башлануда төп роль уйнаганын кире кагу нигә кирәктер. Моның сәбәпләрен аңламыйм. Бәлки бу Сталинны, аның режимын яратудан киләдер.

22 яшьлек Вадим Веретков, Кремль тарафлы “Наши” яшьләр төркеме әгъзасы, Молотов-Риббентроп килешүе тормышка ашмаса да, сугышны кичектереп нияте булган дип саный.

– Бу килешү Европага Мюнхен килешүеннән соң үзеңне алдап булса да, тынычлык саклап калу өчен бердәнбер юл булгандыр, – ди Вадим. – Ләкин тарих күрсәткәнчә, ниятләр уңай булса да, мәгълүм сәбәпләр аркасында тормышка ашмаган.

Левада үзәге үткәргән фикер белешүгә күрә, русиялеләрнең нибары 6% гына Молотов-Риббентроп килешүенә тәнкыйть белдерә. 36 яшьлек музыкант Валерий Волков, килешүнең үзен хупласа да, яшерен беркетмәгә тәнкыйть белдерә.

– Килешү булырга тиеш иде, ләкин килешүнең шартлары гына дөрес булмаган, – ди Валерий. – Чөнки бу килешү Русиягә империя рәвешендә тәрәкъкый итәргә мөмкинлек бирде. Бу дөрес булмаган, Русиягә башка юл белән китәсе иде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: min кайдан: watannan
27.08.2009 04:57
russianeng we urus xalqeneng ul waqighalargha qarashe bilgele. alar ele de imperialistlar. emma tatar xalqeneng yazmeshe da bit bik uzenchelekle reweshte shul waqighalar belan beile. min idel-ural daghwase turenda eyterge telim. ul waqetta warshawda tatar myoxajirlereneng idel-ural komitete eshlep kile. molotov-ribbentrop pakte nigezende tatar myojahitleren nazilar sovetlargha tapsherergha tiesh bula. beznekeler turkia ilchelege yardeme belan lexstannan kyochke cheghep ochqenalar. mone azatleq radiose 70che yellarda syoylegen ide. arxiveghezdan tabep ul tapsherune qabatlap bulmeyme? e urus turenda inde qezek tyugel. tuydeq!

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
25.08.2009 22:19
Молотов-Рибентроп килешуе большевиклар режимы очен дэ, фашистик Германия очен дэ кирэкле иде. Чонки бу ике ил, хыялландылар Ботен Жир Шары дэулэтлэре белэн идарэ итэргэ, большвикларнын нияте иде большевизымны жэелдерергэ ботен доньяга. Э фашистлар Германиясенэ килгэндэ, алар шулай ук ботен доньяны басып алырга хэм анда уз идеологиясын таратырга хыяллана иде. Бу ике явыз коч, яшерен планнарын тормышка ашырыр очен, бере-берен алдарга тырышып, яшерен коралландылар, иллэрен моблизация ясап, милитаристик юлга бастылар. Европа да, Америка д, бу ике тоталиттар илне дощман курделэр, эммэ кочлэре житэрлек булмаганга (1940 ел), котэргэ булдылар. Чынлакта исэ, бу ике явыз ил сугышы, бернинди Ил-Ватан сугышы булмыйча, кайсы яктан азрак зарар килер икэн дип, Конбатыш иллэре котсэ, э инде сугышта бере жинэргэ тьиеш иде, хэм жинде СССР. Чонки СССРга бар донья иллэре булышты, чонки Европа хэм Америкага СССР килэчэктэ ул кадэрле куркыныч куренмэгэн, Гитлер Германиясе шикелле. Хэттэ, шушы ике фашистик ил (кызыл-корэн тослэрдэ) аермалары шакты иде, Алман фашистлары шэхсэн иктисадны калдырып, шактый гына ирек бирелде (йортлары таланмады, колхозлаштыру булмады), э большевиклар илендэ, шэхсэн хужалык тыелган иде, биредэ раскулачивание уткэрелде, халык таланды, продразверстка авылларда хужалыклардан игеннэрен кырып-сеьереп алды, э мондый эшлэр фашистик Германия дэ булмады. Жинде СССР, эйтем буенча жинуче хэр вакыт гадел, хэм дорес юлда булган (победителя не судят). Европа Парламенты нихаять шушы ике тоталитар илне (фашистик Германияне хэм СССРны) бер баскычка бастырды, монысы бэхэссез, биредэ артык суз булырга момкин дэ тугел, сон булса да ун булсын дияргэ генэ кала. Менэ ССРнын жинуе, безнен илне хэм Кончыгыш Европа, Балтик буе иллэрен техник хэм жэмгыять усешендэ бер гасырга артка калдырды бутэн ирекле иллэрдэн. Монысы шулай ук факт. Хэттэ Япония белэн шул ук Германия, СССР-га карата ин алдынгы иллэр булдылар, хэттэ эле буген дэ хэллэр щундый.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
25.08.2009 17:08
Бик яхшы хэбэр. Путин Рэсэйе идеологик рэвештэ урыс халкын фашизмнын яна бер торенэ эзерли. Бу - формаль большевик идеологиясы тугел, э шунын нигезендэге православ хем урыс шовинизмы белэн сугарылган урыс милли остенлек идеясын кеше миенэ утырту. Аларнын патриарх, КГБ генералы Гундяевтан башлап шул ук урамнарда сорауларга жавап биргэн урыслар - энэ шуна бик яхшы мисал. Идеологик сугарудан сон, логикалы рэвештэ, Русия империясы тагын узенен агрессиясын читкэ юнэлтэчэк. Грузияга бэреп керу - энэ шуна ачык мисал. Чиратта хэзер Украина. Башта урыс Кырымны басып алачак. Нэкъ Абхазия хем К.Осетия урнэклэре буенча. Татарнын сатлык элитасы, кызганычка каршы, шушы жинаять эштэ актив рэвештэ катнаша. Шул ук Разил Валеев, мэсэлэн, АКШ та бик куп узэклэр Русияга карата мэкерле планнар този дип эйтте узенен бер интервьюсында. Анын мондый сузлэре, хичшиксез, остэгерэк утырганнарныкы икэненэ бернинди дэ икелек юк.

кем: Фэузия Бэйрэмова кайдан: Чаллы
25.08.2009 15:26
Эйе, Россиянен хэм урыс халкынын беркайчан да кылган эшлэре очен укенгэннэре хэм явызлыклары очен тэубэ иткэннэре юк эле. Хэм булмас та. Ул очракта алар ин беренче булып татарлардан кичеру сорарга тиеш булырлар иде - татарларнын голбакчадай дэулэтлэрен юк иткэннэре очен, татарларны терелэй утларда яндырып, кочлэп чукындырганнары очен, буген дэ татарларны рэнжетеп, татар хисабына яшэгэннэре очен... Явыз Иванны бирмэгэнне, алар Сталинны бирми дэ бирми инде! Курегез сез - Россиянен символы, йозе итеп шушы ике явызны да тэкъдим иткэннэр иде бит! Шуларны яклап, купме кеше тавыш бирде!
Сталиннын хэм анын тарафдарларынын ни кылганнарын белучелэр куп, эмма шуларны аклаучылар хэм яклаучылар да куп эле. Еллар уткэч, Путинны да шулай яклаячаклар - ул канга батырган Чечняны да дорес эшлэде, диячэклэр, демократиянен юкка чыгуын, диктатура янадан кайтуны да акларга тырышачаклар, чонки тэубэ итеп, чеченнардан гафу утенэ алмый бит инде боек урыс халкы!
Алай да, тарихта аларнын уз-узлэрен фаш иткэн чорлары да була, бу - илдэ хакимият итуче режимнар алмашынган чакта булып ала. Эйтик, хакимияткэ большевиклар килгэч, патша режимын бик каты тэнкыыйтьлэделэр, бигрэк тэ 30нчы елларда элеккеге Россиядэге шовинизмны хэм колониячел сэясэтне фаш иткэн фэнни хезмэтлэр, китаплар басылып чыкты. Сугыш башлангач исэ бу шаукым тынды, колония сузе "ирекле кушылуга" эйлэнде. Шушындыйрак фаш иту узган гасырнын 80нче еллар азагында, 90нчы еллар башында булып алды, ул чагында инде большевиклар режимы, сталинизм каты тэнкыйтьлэнде. Менэ-менэ Россия тэубэ итэр, узе жэберлэгэн бар халыклаардан гафу утенер, дип коттек. Эмма хакимияткэ Путин килгэч, бу тэнкыйть туктатылды, киресенчэ, Сталинны хэм анын жанкыярларын аклый башладылар. Шул сэясэт буген дэ дэвам итэ.
Россия тэубэгэ килмичэ, беркайчан да бэхетле булмаячак, чонки анын остендэ кеше каны, кеше хакы, кеше рэнжеше бар...