якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:27

татарстан

Миңнеханов Тәһранда Әхмәдинеҗат белән очрашты, хезмәттәшлек итәргә килеште

Иран тирәсендә киеренкелек арта барган сурәттә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 17-18 декабрь көннәрендә Ислам республикасына барып, хезмәттәшлек итәргә килешеп кайтты.

18 декабрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Иранга сәфәре кысаларында Тәһранда Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗат белән очрашты. [tatarstan.ru видеосы]

текст зурлыгы - +

Иранның бәхәсле атом програмы, илнең үзендә һәм дөньядагы соңгы вакыйгалар сәбәпле, Тәһран белән Көнбатыш арасындагы киеренкелек бу көннәрдә иң югары дәрәҗәсенә җитте. Русия матбугаты Израил һәм Кушма Штатларның якын арада Иранга хәтта һөҗүм башлау ихтималы турында кисәтә. "Независимая газета" язуына караганда, Русия хәрбиләре мондый тәрәккыяткә инде әзерләнә дә башлаган, бу мәсьәлә шушы атнада Русия президентының Брюссельгә сәфәре вакытында да күтәрелгән.

Татарстан президенты Иранга сәфәрен менә шундый вакыйгалар сурәтендә башкарды. Сәфәр алдыннан аның Твиттер хисабында бер кулланучы "Рөстәм әфәнде, анда хәзер куркыныч, бомба астына эләгүдән курыкмыйсызмы?" дип сораган. Миңнеханов кыска гына итеп: "Барысы да яхшы булыр", дип җавап биргән.

Татарлар Тәһранда

Татарстан президенты Иранда эш сәфәрендә

x
йөклә

Татарстан президенты Иранда эш сәфәрендә

​​Миңнеханов белән Иранга Татарстан президентының тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстанның инвестиция үсеше идарәсе җитәкчесе Линар Якупов, Татнефтехиминвест-холдинг җитәкчесе Рафинат Яруллин, Татнефть җитәкчесе урынбасары Наил Маганов, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров барган.

Татарстан вәкилләре Тәһранда Иран президенты идарәсе каршындагы Инновация һәм технологик хезмәттәшлек үзәге белән танышкан. Татарстанның да яңа технологияләрне үстерү белән шөгыльләнүен әйтеп, Миңнеханов ике тарафның инновация үзәкләре арасында туры элемтәләр булдырырга чакырган.

Татарстан президенты Иран белән конкрет проектлар башкарып, ике арадагы тарихи бәйләнешләрне яңа дәрәҗәгә чыгарырга, берүк вакытта мәдәният, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында онытмаска чакырган.  

Сәер килешү

Килешүне имзалау
​​Рөстәм  Миңнеханов һәм Иранның нефть министры Рөстәм Касими катнашында Иранның көньягындагы Загы нефть ятмаларын бергәләп эшкәртү турында меморандум имзаланган. 

Татарстан ягыннан килешүне Татнефтехиминвест-холдинг җитәкчесе Рафинат Яруллин, Иран ягыннан Иран дәүләт нефть компаниясе башлыгы Али Галибани имзалаган.

Килешү имзаланган көнне кайбер мәгълүмат чаралары, Татнефть ширкәте Иран белән бер миллиард доллар күләмендә килешү имзалады, дигән хәбәр таратты. Бу турыда Иран мәгълүмат чаралары гына түгел, икътисад өлкәсен яктыртучы Bloomberg кебек абруйлы агентлыклар да хәбәр итте.

Әммә икенче көнгә әлеге хәбәр кире кагылды. Дүшәмбедә Татнефть ширкәте үзенең интернет сәхифәсендә Татнефть төркеме Иран белән бер килешү дә төземәде дигән рәсми аңлатма урнаштырды.

Загы ятмалары

Иранның Загы  ятмаларында өч миллиард мичкә авыр нефте бар дип исәпләнә. Килешү имзаланган көнне Иран дәүләт телевидениесе нефть министрының, бу ятмалардан биш ел дәвамында көненә 55 мең мичкә нефть чыгарылачак, дигән сүзләрен китерде.

Өч ай эчендә тәгаен килешү имзаланырга тиеш. Ул килешү нигезендә Татнефть Ирандагы нефть чыгару корылмаларын төзиячәк, әмма аларга хуҗа булмаячак. Татнефтькә ул корылмаларның бәясе һәм алдан килешенгән керем түләнәчәк, диде Иранның нефть министры.

​​BBC мәгълүматына күрә, Татарстан вәкилләре шулай ук Иранның көньягындагы Бүшәр вилаятендә булып, Асалуя янындагы Көньяк Парс газ ятмасы, Борзуя һәм Арья Сасол нефть һәм газ сәнәгате корылмалары белән дә танышкан. 

Әхмәдинеҗат белән очрашу 

​​​Сәфәрнең ахырында Миңнехановны Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗат кабул итте.

Әхмәдинеҗат Татарстан белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләрне “туганлык бәйләнешләре” дип атады һәм ике арадагы хезмәттәшлекне арттырырга чакырды. Бу бәйләнешләренең ныгуы ике якка да файдалы булыр, аларны үстерүгә берни дә комачауламый, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов үз нәүбәтендә Татарстанның Иран белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә теләген белдерде. Иран әзер булса, Татарстан аның белән нефть һәм газ тармагында гына түгел, фән, мәдәният өлкәсендә дә хезмәттәшлекне арттырырга ниятли, диде Татарстан президенты.

​​



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр бите: (3)
    алга 
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
06.01.2012 22:08
"Нигә бүген путинга каршы пикетта урыслар әз , продаҗный мәскәү татарлар чыгалар? шул ук ватан фиркасе дә байрак күтәреп чыккан .Әйдәгез без арбага тагылган дегет бидрәсенә ошамыйк кеше сүкмичәгенә фикеләшик" -шушы сүзләрне Сабит исемле кардәшем язган. Кемне сатты мәскәү татары? Ник шундый сүзләр язасың? Әйе "Ватан" фиркасы чыкты шушы гөмүм митинга. Сезгә карыйм, Путин бик кадерле икән, бәлки Путин белән бергәләп шушы ФЗ № 309 бергәләшеп кабул иткәнсез? Сез аңа теләктәшлек күрсәтәсез бит. Менә бу адым тулысынча урыска сатылу була, аны шулай кабул итәләр бар җирдә.

кем: Суфиян кайдан: Владимир
25.12.2011 21:02
Татарстан кешеләренең Иранга баруы якшы күренеш.
5:44 .... кешеләрдән курыкмагыз, Миннән (Алладан) куркыгыз ....
Ираннар Алладан курка.
11:2 Алладан башка бер кемгә дә буйсынмагыз ....
Мынысын Ираннар азагына хәтле башкармый ахырсы, чөнки аларда үлгәннәргә бераз табыну бар, алар шигыйлар.
Без татарлар аларга аңнатырга тиеш Алладан башка беркемгәдә буйсынмау кирәк икәнен. Безгә бу эштә Алла ярдәм итсен.

кем: Солтан кайдан: татар иленнән
23.12.2011 19:24
Татарстан "президентларының" ни яңасының, ни искесенең үз башлары белән бер эштә эшләгәннәре юк. Кирәк иде Дудаевны (урыны җәннәттә булсын) юк итәргә, Елсин башта аның янына разведкага шәймине җибәрдеЮ кирәк иде путинга ислам оешмасына керергә, алдан ул анда ашыныч рәвәштә намаз уку тәртипләрен өйрәтеп тагы шәймине җибәрде, кирәк иде путинга ПРО мәсәләсе буенча Полшаны куркытырга, анда ул miniханны җибәрде. Хәзер менә путяның эшләре хөрти булгач, берәр этлек эшләргә булгандыр, шул этлекнең берәр өлешен miniханнан эшләттерер өчен бу мәхлүкне Иранга җибәргәндер, минемчә.

кем: Сабит кайдан: уфа
21.12.2011 10:25
Бу очрашудан безнең халыкка зыян яки файда бармы ? Нинди ? Нигә иранга шул хәтле әмрикә +исрәйл ябышканда Путин яклый? Ливияга гаскәр керткәндә Путин очередной крестовый паход диде, Куликовский сугыш булган җиргә барасызмы дигәчтә На стороне руских воевали татары на стороне Мамая руские. Надо сначало выяснет кто за что воевали. Минемхан анда баруы Путин кушуы икәнен беләбез Нигә бүген путинга каршы пикетта урыслар әз , продаҗный мәскәү татарлар чыгалар? шул ук ватан фиркасе дә байрак күтәреп чыккан .Әйдәгез без арбага тагылган дегет бидрәсенә ошамыйк кеше сүкмичәгенә фикеләшик

кем: Сабит кайдан: уфа
21.12.2011 08:09
2 мең ел элек ташка язылган татар алфабите белән шуңардан өзек китерәм Көл -Тиген исеменә куелган О, тюрский народ когда идеш в ту страну, ты становишся на краю гибели ; когда же ты находясь в Отюкенской стране, лиш посылаешь караваны за подарками т,е за даньюу у тебя нет совсем горя , когда ты остаюшся в Отюкэнской черни,ты можеш жить , созидая свой вечный племенной союз , и ты тюрский народ сыт, когда ты тощ и голоден /но тем не менее / ты не понимаешь / состояния / сытости / т,е ,истинных причин сытости / и, раз насытвшись, ты не понимаеш ь состояния голода . Вследствия того , что ты таков / т. е .НЕРАСЧЕТЛИВ , НЕДАЛЬНОВИДЕН /.- Менә кайдан килә безнең бердәм булмаганлык кеше сүгү үз халкыңны намусын таптау тагын 2 мең ел үтсә дә үзгәрмәс кавем ,

кем: Исламнур
21.12.2011 08:05
tamir, ихтирам итәм, әлбәттә. Әмма, беренче чиратта, мөселманнарны һәм иманы көчлеләрне. Синең тәкъдимең белән 100% килешәм һәм бүгеннән минем ник - Исламнур. Кайвакыт озын итеп язарга туры килә. Ул теманың әһәмиятлегенә дә бәйләнгән була. Башка сәбәпләр белән дә.

кем: Фидаил кайдан: Татар Иле
20.12.2011 22:31
ЛДПР партиясенен, милли республика атамаларын бетеруне кутэргэн хэм урысны дэулэт нигезлэуче боек миллэт дип игълан иткэн сайлау алды программасын куплэр укыгандыр. Жириновскийнын, Путин шамакае булуын истэ тотсак, бу программа кем тарафыннан тудырылуы яхшы ан,лашыла. Путин хакимияткэ килгэч ул тормышка тулысынча ашырылыр. Президент атамасы бетерелэчэк, чонки халык мон,а каршы чыкмады. Димэк, республикага да тотынырлар. Ин, аянычы менэ шулдыр
җавап

кем: камил кайдан: казаннан
21.12.2011 10:11
"Урысны дәуләт төзуче милләт диләр"...Ләкин кем соң алар урыслар?Моны бит урыслар узләре дә анык кына белми.Аджи Мурад язды алар турында- урыслар "это бред" дигәннән башка суз әйтә алмадылар.Шуңа курә Мурад әфәндегә ышанырга ярый дисәк урыс дәуләтен төзучеләр шул ук татарлар һәм кыпчаклар булып чыга.Урыс иле һаман кыргый ил булып кала бирә - урмандагы кебек кем көчле шул теләсә ни эшли ,теләсә нинди юл белән.

кем: tamir кайдан: tufraktan
20.12.2011 21:00
Төшендем җәмәгат.
"гали"="Muslim Tatarstan"="Мифтахетдин Чистай" дигән зат күземне ачты.
Монда сүз бер татар малаеның кайда дыр барып чын (настоясчий) дәүләт башлыкларының кулларын тотып карап кайтканы турында икән.

Азатлык ялгыштырды:
"Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 17-18 декабрь көннәрендә Ислам республикасына барып, хезмәттәшлек турында килешү төзеп кайтты." -диеп.

Һаман сүз куертып яткан булыр идек , ярый әле хөрмәтле Вил абый ачыклык кертте:
"Азатлык радиосы безне копэ кондез алдаган. Оят! Монын турында буген Нью-Йорк таймс гезите язып чыкты. Ул, Татнефть сайтына сылтанып, бернинди дэ миллиард долларлык контрактка кул куелмады, дип раслый."

Алда әйтелгән фикерләрнең юк нәрсә турында булуы сәбәпле әңгәмәнең мәгнәсе югалды.
Булмаган нәрсә турында фикер алышканбыз җәмәгат.
Обидно, однако ;-((((.
җавап

кем: Әхтәм абзагыз
21.12.2011 00:44
хөрмәтле Виел абыегыз Миңнихан исемен күреп дулаган бит, аңа булган ни ул килешү, ни булмаган барыбер, лишь бы тавышы чыксын. Бичара халык исә Татарстанның Иран белән сөйләшүенә шатлана, шуны тикшерә. Так что бәхәсне дәвам итәргә кирәк, Тамыр брат. Или Миңнихан анда бармагандамы? Нью Йорк газетасын яхшырак укысын әле Вил, соңгы битенә кадәр!! Ату иртәгә сәяхәт булмаган дип язырлар.

кем: гали
20.12.2011 18:05
Зөбәер үзең хайран яштәге кеше,Миниханның нигә барганын белү өчен,халыкара делегация протоколларының кагыйдәләрен уку кирәк сиңа!
Үзаңны киңәйтергә кирәк сиңа,халыкара мөнәсәбәтләр тәртибе турында!

Татарстан хуҗасына,өйрәнә торырга кирәк бу протоколларга!
Молодец Рөстәм!!!

ТАМЫР,тылмачысы татар телен белсә, кәнишне татар телендә инде.Ә юк икән урыс теле кала.
Кем әзерләргә тиеш соң ул тылмаччыны?
Татарстанда ишеткәнем юк әле андый уку йортын.
җавап

кем: Зөбәер Мифтахов кайдан: Чаллы
22.12.2011 01:22
Бизнес килешүләре төзү өчен президент өстерәп йөртмәсәң дә була, әгәр дә бик зур бюджет акчалары эшкә салынмаса...
...Мин Президентның Иранга баруына каршы түгел болай, түбәндә сорау гына биргән идем, бюджетның катнашы турысында.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
20.12.2011 18:38
Сез кайда укыдыгыз халыкара протоколларны? Минихан бит Кримл тарафыннан куелган Татарстан колониясы наместнигы. Путин ана боерган, Иранга очкан. Белмим, анда ни эшлэгэндер, эммэ Татнефть берниниди дэ, баксан, килешу тоземэгэн икэн. Азатлык радиосы безне копэ кондез алдаган. Оят! Монын турында буген Нью-Йорк таймс гезите язып чыкты. Ул, Татнефть сайтына сылтанып, бернинди дэ миллиард долларлык контрактка кул куелмады, дип раслый. Димэк, Минхиан тик бары Путин кочеге булып чыкты. Радиога, курэсен ул шапырынды, фотларын куйдырды (Римзил бар анын очен), э икенче конне ук куркуыннан ыштанынын да пычратып олгергэн икэн. Бу турыда Азатлыкта фото куелмаячак, хичшиксез.
җавап

кем: гали
20.12.2011 20:14
халыкара мөнәсәбәтләрне әзрәк өйрәнгәнием шул... Вил әфәнде.
Заносит вас иногда на паваротах...
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
21.12.2011 02:45
Гали эфэнде, борчак яру ирлэр эше тугел бит.
җавап

кем: Azatliq.org
20.12.2011 20:01
Өстәмә: Килешү имзаланган көнне кайбер мәгълүмат чаралары, Татнефть ширкәте Иран белән бер миллиард доллар күләмендә килешү имзалады, дигән хәбәр таратты. Бу турыда Иран мәгълүмат чаралары гына түгел, икътисад өлкәсен яктыртучы Bloomberg кебек абруйлы агентлыклар да хәбәр итте.
Әммә икенче көнгә әлеге хәбәр кире кагылды. Дүшәмбедә Татнефть ширкәте үзенең интернет сәхифәсендә Татнефть төркеме Иран белән бер килешү дә төземәде дигән рәсми аңлатма урнаштырды.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
20.12.2011 20:31
Сон, шундый тантаналы хэбэр таратканда сезнен чыганагыгыз кем булды? Куренеп тора: Казан наместнигы. Нигэ радио Татнефтенын халыкара санкциялардан оркеп "имза куелмады" дигэнен шунда ук бирмэдегез? Мин язганны коттегезме? Римзил белэн сез кэтер китерсез ахырыда.
җавап

кем: Мирзаян Вилетдинов кайдан: Каракош куле
20.12.2011 19:06
Вил абзый, ничек син уз халкынны кимсету, тубэнсету, пычратудан туймыйсын? Эгэр сина Татарстан-Иран монэсэбэтлэре ошамый икэн, татар-фарсы монэсэбэтлэре дип кабул ит. Минем Ростэм Миннихановтан бер зыян кургэнем юк, ник аннан дошман ясарга? "Не стреляйте в пианиста, он играет как может!". Аннан купкэ яманрак адэмнэр хакимияткэ омтыла, ачнын хэлен тук белми шул, Эмрикэдэ яшэп акыл ойрэту жинел ул.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
20.12.2011 20:26
Минихан татар халкына хезмэт итеп Иранга бармады, э Путин кушуы буенча. Сез якты конгэ кулэгэ салмагыз. Минихан бейсез рэвештэ чит иллэргэ йори алмый. Рохсэт белэн генэ. Бейсез рэвештэ ул тик Азатлык мэйданындагы яшьлэрне генэ тукмый ала, студиннарны эзэрлекли, татар мэктэплэрен яба. Курэсен, сезгэ ул зыян тугелдер, эммэ татар халкына бу фэжигале зыян. Казан колониаль администрациясын фаш иту - татарга зыян тугел, э анын кузен ачу. Татарнын килэчэге тик конбатыш иллэре хэм Русиядагы демократик хэрэкэт кочлэре белэн союз ясап корэштэ. Миниханнар урыс тарафыннан куелганнар, урыс файдасына эш итэлэр хэм итэчэклэр. Киресенчэ булса, анын кутенэ тибэрлэр.

кем: Зөбәер Мифтахов кайдан: Чаллы
20.12.2011 17:03
Татнефтехиминвест холдингның килешүен аның җитәкчесе Рафинат Яруллин имзалаган, – ә Рөстәм Миңлеханов анда нигә кирәк булган икән соң? Бу холдинг һәм Татнефть Татарстан юрисдикциясендә түгел, акцияләрен Мәскәү контрольли, Татарстан халыкара политика алып бармый... Кунакка йөрешү генә микән шулай?..
җавап

кем: Мифтахетдин кайдан: Чистай
20.12.2011 18:29
"Татарстан халыкара политика алып бармый..." - Ә татар халкы, татар кешеләре барыбер халыкара мәйданда хәрәкәт итә, телисеңме син моны, юкмы. Тимер пәрдәләр ишелгәч бу тагы да яхшырак күренә башлады. Әгәр Иран рәисе Татарстан президентын югары дәрәҗәдә кабул итә икән, димәк, бу татарга да, анын иле Татарстанга да хөрмәт күрсәтү дигән сүз. Мондый "кунакка йөрешүләр" бик тирән мәгънәгә ия.
җавап

кем: tamir кайдан: tufraktan
20.12.2011 17:41
"Кунакка йөрешү генә микән шулай?.."
Нәк шулай...
Тик мәскәү рөхсәте белән генә.
Мескен татар малайлары күреп кайтсыннар әле дин кәрдәшләрен дигәннәр дер.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
20.12.2011 18:30
Кай тоше белэн кэрдэшлэр? Иранда суннитларны суялар. Иракта да.
җавап

кем: Muslim кайдан: Tatarstan
21.12.2011 21:52
Шөкераллаһ, Иранда беркемне дә суймыйлар! Уйдырмаларыгызны үзегездә генә тотыгыз.
фикерләр бите: (3)
    алга