якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:27

дөнья

YouTube-тагы видео "фиргавен арбаларын" тәртипкә өнди

«Лукойл» ширкәте җитәкчеләреннән берсе Анатолий Барков утырган машинаның юл казасында 2 кешене үтерүе интернетта та чагылыш тапты: тәнкыйти рэп җырлары белән танылган MC Noize кушаматлы Иван Алексеев видеоклип ясап, югарыдагы түрәләрнең юлларда башка кешеләр иминлегенә төкереп каравы белән көрәшергә өнди.

текст зурлыгы - +


25 февраль көнне Мәскәүдә Анатолий Барковның Мерседес машинасы каршы юлга чыгып, Ситроен С3 белән бәрелешә. Шул машинадагы 36 яшьлек Олга Александрина һәм аның 72 яшьлек кайнанасы, танылган доктор Вера Сиделникова һәлак була. ГАИ каза өчен Александрина гаепле дип чыкты. Каза шаһитлары исә "Лукойл" түрәсе шоферын гаепли - каршы юлга ул чыга. Видеога шушы каза күренешләре дә кертелгән. Түрәләрнең махсус маяклар куеп йөрүе, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуы һәм гади халык иминлегенә төкереп каравы күпләрдә протест уята.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
05.03.2010 19:00
Искиткич фажигэ бара Русияда. Турэлэр чашкан тэмэм. Мин 15 ел АКШ юлларында машина белэн йорим, эммэ эле бер тапкыр да шундый утлы турэ машиналарынын каршы юлга чыгып йоргэннэрен кургэнем булмады. Сиреналы полиция машинасы яки "Скорая помощь" каршы юлдан килгэндэ хэрбер машина йортуче ун якка посылырга тиеш. Арттан килсэ дэ шулай. Тегелэй-болай, курми калсан, сирена тавышын ишетмэсэн, сине барыбер тапамыйлар, урап китэлэр. Э бу кыргый, хата белэн туган илдэ, халык шулай кырыла гына бара. Мескен халык...