якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:26

дөнья

2009 елда матбугат иреге торышы

Дөньядагы кеше хокуклары тoрышын күзәткән "Freedom Housе"ның соңгы хисабында, күпчелек илләрдә узган ел матбугат иреге кысылган, диелә. Хисапка караганда, 2009 елда матбугат иреген иң күп бозу очраклары Төркмәнстан, Үзбәкстан, Беларус һәм Иранда булган.

текст зурлыгы - +
Глобаль тикшеренү дөньядагы 6 кешенең берсе генә матбугат иреге булган илдә яши, дигән нәтиҗә чыгарды.

"Freedom Housе" оешмасының, 196 илдә матбугат иреге торышын күзәтеп чыкты.

Хисапка караганда, элекке Советлар Берлеге илләрендә матбугат иреге кысыла. Русия исә бу илләрнең башында. Кыргызстанда да вазгыять әкренләп начарая бара.

Гомумән алганда, 2009 елда Африкадан алып Үзәк Азия илләренә кадәр булган киңлектә матбугат иреге кысылганнан кысыла бара.

Мисал өчен, Иранда инде 1982 елдан бирле матбугат иреге дигән төшенчә юк диярлек. Быелгы күрсәткеч узган 30 ел белән чагыштырганда иң аяныч буларак теркәлде. Каршылыклы узган президент сайлавы һәм аннан соң оппозиция ризасызлыгының артуы сәбәпле, Иран быел дөньяда иң күп матбугат иреге кысылган ил исемлегендә беренче дистәгә керде.

Иранда узган елның икенче яртысында дистәләгән журналист, хәбәрче, блогчы һәм матбугат мөхәррире төрмәгә ябылды, кайберләре үлемгә хөкем ителде.

Моннан кала Иран хакимияте иярчен каналларны тоткарлады, интернет һәм кесә телефоннарында хәбәрләшүгә чикләүләр кертте.

Русиядә исә хакимият матбугат чараларына карата контрольне арттырды. 2009 елда Русиядә матбугат иреге элекке еллар белән чагыштырганда артка чигенә.

Русия матбугат иреклеге булмаган илләр категориясенә кертелде. 196 ил исемлегендә Русия 175 урында тора.

"Mәгълүмат төрлелеге юк"

Элекке Совет илләре арасында урын алган Балтыйк илләрендә матбугат торышы "бәйсез" дигән категориягә кертелде. Украина белән Грузия исә "өлешчә" ирекле матбугаты булган илләр сафында.

"Freedom Housе" башлыгы Валкер сүзләренә караганда, Балтыйк илләреннән кала элекке совет илләрендә хәбәр һәм мәгълүматлар дәүләт яисә хаким көчләр кулында булуы күзәтелә, шулай ук кайбер шәхси журналистларга да янаулар бар.

"Бу илләрдә матбугатта мәгълүмат төрлелеге юк", диде ул.

2009 елда хакимият контроленә каршы иреклек сугышы интернет кырында дәвам итте.

Интернет басма язмаларга караганда, бик күп илдә хакимият контроленең интернетка да килеп җитүе күзәтелде. Кайбер хакимиятләр басымны арттырды. Интернеттагы цензураның иң җанлы мисалы Кытайда. Моннан кала хакимиятнең интернеттагы күзәтүне арттыру максатын куйган канун өлгесеннән соң Казакъстанда да интернетка цензурасы арта.

Скандинавия илләре матбугат иреклеге иң югары дәрәҗәдә булган илләрнен башында.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Сафул кайдан: Җирдән, әмма канатлы да
03.05.2010 22:32
Интернет мәсьләсендә мин чи надан. Интернетка кереп булмас ахры дип борчылуым, "интернетны чикләп була, Иранда, Кытайда чиклиләр" дигәнне укыгач булды. Русиядә дә чикләрләр ахры, Вил Мирзаяновның Россиядә яшәүче тел белмәгән татар егетләре үтеп керә алмаган җирдән җыйган яңалыкларын башка укып булмый икән дип уйлаудан шундый аңлаешсыз җөмлә язып куйганмын.
Дөресен әйтим, татар милләтенә бүгенге көн киң күңелле кешеләр җитмидер кебек. Тимер мичкәгә бикләнгән күселәр кебек бер-беребезне ашамыйбызмы икән?! Миңа Муса Җәлил дә аның белән бәхәсләшкән Гариф Солтан да кадерле. Алар үз-үзләре булып калалган. Икесе дә татар милләтенә хезмәт иткән! Бүген инде бездә Сөембикәне дә хурлау бара. Янәсе Казанны басып алырга килгән... Татарның Идегәй кебек алтын баганасын кисәргә маташулар да булды. Милләттән аны башта Сталин тартып алырга маташты, аннары үзебезнең татарлар да Сталинга булышырга көчәнеп карады: Янәсе Идегәй уңай герой түгел икән! Гаҗәп бит, ә! Әйтерсең дөньяда фәрештәләр генә яши!. Миңа калса, бик теләгең булса теләсә кемгә бәйләнергә була.
Шуңа Римзил Вәлиевка бәйләнүчеләрне күңел тарлыкларыннандыр дип уйлыйм. Ни өчен, чөнки элек "Азатлык"ны өйдә дә яратып тыңлый ала идек. Мәскәү бетертте. Бер мәҗлестә "Их, "Азатлык"ны рәхәтләнеп тыйлый идек" дип кайгыручыга Римзил Вәлиевның: "Азатлык"ны интернеттан да тыңлап була" дип әйтүен ишеткәч колак торды. Башка кеше сөйләсә әле игътибар итмәс идем. Интернетлар куйдырып маташып йөрергә болай да вакыт юк. Тукта, мәйтәм, Римзил юкны сөйләмәс. Ул элек латин-яңалиф белән "Дөнья" газетасы чыгарган иде. Аннары "Идел" журналын нигезләде һәм бер ел җитәкләде. Укып туймаслык җурнал иде. Вәлиевтән соң килгән мөхәррирләр журналның Римзил тапкан образын дәвам генә иттерделәр. Ә интернетка керсәм шул кешене сүгү бара. Кем сүгә диген син! Әлбәттә Римзилнең Мирзаҗанов кебек үк гадәттән тыш батырлык эшләгәне юк, шулай да аңа бәйләнерлек нәрсә күрмим! Артык сактыр бәлки. Әмма безнең Россиядә хәзер сектотлар гына бик кыю кылана. Үзләренә кушылып кычкыручыны тотып биреп үз рәхәтен озынайтыр өчен!.

кем: Roza Kurban кайдан: Ankara
03.05.2010 12:01
Tatarstanda süz irege, matbugat irege turında süz alıp baru mömkin tügel. Eger tatar xalkın yaklap ber süz eyteseng iken, yeki ruslarnıng kırın eshen urtaga chıgarasıng iken sine sud zalı hem törme köte. Bu problemalarnıng dönyaga isheteluwe bik yaxshi.

кем: Сафул кайдан: Җирдән, әмма канатлы да
03.05.2010 00:17
Димәк, бик тиздән интернетка да керә алмыйбыз! Солтан улы Владимир Ильич Ленинны уку кызык иде! Китап та язмас инде. Гел "Вызов"ны гына укып торып та булмый. Язса да Америка турында гына язар, әмма ансы инде кызык түгел. Америка турында укыганчы компромис белән яшәгән Шәймиев китапларын уку күбрәкне бирә. "Вызов" китабының герое үкенә, янәсе, профессор Соколовка каршы торалмадым, компромисска бардым дип, ә миңа калса ул искиткеч акыллы эшләгән. Әнә кар көрте чыршы ботагын баса башлагач тегесе иелә дә өстендәге карны аска мәтәлдереп төшереп җибәрә. Аны нигә гаепләргә – иелмичә сынып калсын идеме?! Иң мөһиме, Солтан улының, миңа калса намусы белән компромисска кермәве!. Шуның аркасында "Вызов"ны яза алган. Шулар нәтиҗәсендә, иң-иң мөһиме, үз мәнфәгатьләре өчен бөтен җир шарын ЗЗ белән агуларга җыенучыларны фаш итәрлек урынга үтеп кергән!
Шуңа башкаларны да сынган чыршы ботагы булырга үгетләмәгез. Сез бөркеттер, югарыдан Сезгә күбрәк күренәдер, әмма бөркетнең үткен күзенә күренми торган нәрсәләр дә күп! Бабагыз яшәп алган якларда патшалык иткән Һарун әл Рәшид ( бер үк вакытта яшәгәннәр димим) халык арасында хәерче киеме киеп чыгып халыкның тормышын якыннанрак күреп белергә тырышкан.Россия шартларында яшәүчеләрне ашыгып судить итү кирәкмәстер. Тормыш күпкырлы. Кешеләр төрле.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: сафулга
03.05.2010 18:32
"Димәк, бик тиздән интернетка да керә алмыйбыз!"
- Аптыраш, нигэ шундый нэтижэ? Кем эйткэн, Азатлык радиосын янадан уз эшенэ кайтару татарны интернеттан мзхрум иту дип? Минемчэ, монда я анлашылмаулык, я шэхси интерес кебек нэрсэ булмагае. Киресенчэ, укып карагыз, мин китергэн пунктларны, анда интернетка керуне тэмин иту каралган. Монда берсе шыкшына, имеш, Мирзаянов радиода эшлэмэячэк дип. Мин анда бервакытта да эшлэргэ хыялланмадым, чонки бу минем эшем тугел. Хэзер минем эшем Татарстаннын соргендэге хокумэтен халыкара аренага чыгару, аны таныту. Икенчедэн, миннэн торса, мин шул радио белэн житэкче хэм анын топ хезмэткэрлэре итеп Америка гражданлыгында торган татарларны тэкъдим иту.
Журналистларга зур ярдэм. Буген халыкара "Чик танымый торган репортерлар" дигэн оешма ирек матбугатнын ин ачы дошманнары итеп Путин белэн Рамазановны билгелэгэн.
Тагын. Мин язучы тугел, шуна курэ китаплар язып булашмаячакмын. "Вызов" - ул автобиографик китап, уземен башымнан уткэннэр турында. Анда мин ничек итеп ботен хэрби-химик комплекска каршы чыгу дэрэжэсенэ кэдэрле олгергэнем турында яздым. Куп хаталар, куп киртэлэр аша утеп чыгарга туры килде. Хэзер чиратта куренекле немец галиме Маенхен-Хельфеннын "Мир гуннов" дигэн китабын урыс телендэ Казанда чыгару тора. Бу китап фундаменталь тикшерену хэм барлык тарихчыларга да, ничек итеп мэсьэлэне детальлэп ойрэнеп, гуннарнын чыгышы буенча торки халыклар икэнен зур ихтималлык белэн исбат иту. Минемчэ, шул китапны тэржемэ итугэ тоткан 4 елым юкка буламагандыр.

кем: İklil Kurban кайдан: Ankara
02.05.2010 21:25
Tatarlar dönyadagı ing bexetsez xalık. Monıng sebebe tatarlar 500 eldan birle kollıkta yeshiler, anıng öchen bu kollıkka karshı - AZATLIK öchen armıy-talmıy axırga kader köresherge kirek. Bexetneng nigezende AZATLIK yata ul.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
02.05.2010 01:44
Азатлык радиосы Русияда дин иреклеге кысылу турында АКШ хокумэте каршында булган комииссия (Commission on Intrernational Religious Freedom) доклад буенча резюме урнаштырды. Эйбэт эш. Эммэ, менэ анын хокумэткэ кинэш итеп карар проектын курсэтмэгэн. Жэл Э бит анда шулай ук матбугат буенча да тэнкыйть куп, шуна курэ Азаталык радиосы буенча да ул карар проекты узгэрешлэр кертуне сорый. Менэ нэрсэлэр анда куз алдында тотылган. Татарстаннын соргендэге хокумэтенен бу проектта олеше бар.
1. Барлык нигезлэрдэ урыс хокумэтеннэн дин иреклеген тэмин иту буенча реформалары тэлап итэргэ.
2. Русияга карата "Смит тозэтмэсен" кулланырга.
3. Русиядагы ситуацияны контроль астында тотырга.
4. Регулярно милли иминлек шурасы белэн Русиядагы дини иреклеклэр буенча тугэрэк остэллэр оештырырга.
5. Русидагы хокумэткэ бэйлэнмэгэн оешмаларны финансларга.
6. Русияда дини эзэрлеклэулэргэ каршы корэш очен Русия адвокатларын укыту программасына ярдэм итэргэ.
7. Халыкара стандартларны урыс теленэ тэржемэ итеп, аны АКШнын Мэскэу илчелеге сайтына хэм юридик департамент сайтына куярга.
8. Русия гражданнарына АКШ тарафыннан финансланган радио хэм ТВ, интернетларга керуне тэмин итэргэ.
9. Тулы кулэм белэн "Голос Америки" радиосын торгызырга.
10. Русиядагы хэллэр турында "Голос Америки", радио "Свобода" ларда яктыртуны элеккеге нигезгэ (СССР вакытындагы кебек) нигезгэ кайтарырга, аларнын сотрудникларын эшкэ алу буенча шулай ук элеккеге нигезгэ кайтырга (узегез анлыйсыз, ФСБ сотрудникары монда инде булмаска тиешле - В.М.).
11. Милли азчылыклар теллэрендэ алып барылган Радио"Свобода" ны, мэсэлэн, татар телендэгесен хэм тонъяк кавказ халыклары телендэгелэрне финанслауны кочэйтергэ.
12. Татарстан хэм башка моселман регионнарында студентлар алышу прогаммасын кинэйтергэ.
13. Рамазан Кадыровка виза бируне тукатырга хэм анын барлык банклардагы акчаларына арест салырга.
14. Русиянын ВТО га керуен кеше хокуклары белэн бэйлэргэ.
15. Барлык Русия белэн уткэрелэчэк сойлэшулэрне Чечнядагы гуманитар кризис белэн бэйлэргэ.
16. Русия хокумэтен ПАСЕ карарларын утэргэ чакырырга.
17. Русия хокумэтен тыелган эдэбият исемлеген бетерергэ чакырга.
18. Русия хокумэтен 280 хэм 282 УК статьяларын тик гэдэттэн тыш вакытларда гына кулланырга чакырырга.
Инглиз теленэге вариантын монда карагыз: http://www.uscirf.gov/images/annual%20report%202010.pdf
җавап

кем: Фәрит кайдан: Чаллы
03.05.2010 18:52
Сөргендәге хөкүмәтең алай бик яхшы эшләгәч, яраткан Шәймиеңә дә америкага виза бирүне тыярга иде. Анысына нәрсә көчәнү җитмәдеме әллә? Куренми карарлар арасында. Ә башкалар эшләгәнне минеке, минем эш бу дип күрсәтү җиңел ул, кешеләрне алдап. Ул правительствоны Татарстанда белмиләр, Амирикасында да шулдыр әле.
җавап

кем: Рамис кайдан: Чаллы
03.05.2010 12:44
Шэп икэн, димэк КГБда эшлэгэн кеше булу сэбэбендэ Мирзаянов узе радио Свободада эшли алмаячак. Американецлар белэ алар кемне алырга, кемне алмаска.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
02.05.2010 00:54
Купме ил хэерче, шул кэдэр анда кеше хокуклары хэм матбугат кысыла. Тик менэ кайчагында, нигэдер шуны кысучылар шушы радио битлэрендэ урын алалар, шунысы анлашылмый. Бит, аларнын кулында барлык 100 процент Татарстан матбугаты. Шул житмиме аларга? Курэсен, кайберлэргэ бал мичкэсенэ кашыклап дегет салу балнын тэмен торлэту дип тоеладыр. Алай булса, бу бозылган тэм тугелме?