якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:24

ҡырым

Кырымда урыс оешмалары кырым татар оешмаларын тыярга тели

Кырымдагы Мәскәү яклы сәяси төркемнәр Украина президенты Виктор Януковичка мөрәҗәгать итеп кырым татарларының Милли Мәҗлесе һәм Корылтае эшен тыюны сорады.

мультимедиа

аудио
текст зурлыгы - +

Кырым урыслары блогы җитәкчесе, Кырым парламенты әгъзасы Олег Радивилов Милли Мәҗлес белән Корылтайны оешкан җинаятьчел төркем дип атады һәм аларны конституциягә каршы эшчәнлектә гаепләде.

Радивилов “Русиядәге кебек террор һөҗүмнәре булмасын өчен Мәҗлес-Корылтайның экстремистик эшчәнлеген туктатырга кирәк”, - диде.

Кырым урыслары блогыннан тыш, Кырым урыслары җәмгыяте һәм Таврия берлеге дә Мәҗлес һәм Корылтай эшчәнлекләрен тыюны сорап Януковичка ачык хат юллады.

Кырым татарларының Милли Мәҗлесе һәм Корылтае 1917 елда оештырылган иде. Сталин хакимияте чорында алар тыелды. Әмма Советлар Берлеге җимерелгәндә кырым татарларына кире үз ватаннарына кайту рөхсәт ителгәндә Мәҗлес һәм Корылтай үз эшен яңартып җибәрде.

Мәҗлес әгъзасы Али Хәмзин Кырымдагы Мәскәү яклы оешмаларның мондый белдерүләрен провокация дип атады һәм Мәҗлес белән Корылтайның Украина конституциясе нигезендә эш иткәнлеген белдерде.  

Хәмзин бу төркемнәрне Кырымдагы вәзгыятьне тотрыксызландырып Грузиянең Көньяк Осетия төбәгендәге кебек хәл чыгарырга маташуда гаепләде.

“Мәҗлесне тыю бары тик Кырымдагы хәлне тотрыксызландырачак кына. Кырым татарларын совет репрессияләре куркытмаган кебек Мәҗлесне тыю да куркытмаячак. Һәм кырым татарларының милли үзидәрәсен тыю Украинаның коммунист системага охшаш расистик хакимият урнаштыруын аңлатачак”, - диде Хәмзин.

Авылларга элекке татар исемнәрен кайтару турында


Милли Мәҗлеснең Кырымдагы авыл һәм районнарга элекке татар исемнәрен кайтару тырышлыгына да рус оешмалары кискен  реакция белдерә.
 

Кырымда татар авылларының исемнәрен кире кайтару таләпләре кырым татарларының сөргеннән кайта башлавыннан соң ук куелган булса да - әлегә бер нәтиҗә дә юк. Кырым татарлары да үзләренең гаебен таный, чөнки авыл һәм шәһәр атамаларын кире кайтару өчен бер нинди хокукый адымнар әле ясалмаган. Менә тиздән бу мәсьәлә белән шөгыльләнәчәк махсус комиссия төзелә. Кырым татарлары шуннан соң вазгыят үзгәрер дип өмет итә.

Дилявер Османның бу хакта Милли Мәҗлес вәкилләре белән әңгәмәсен тыңлагыз.




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: татар улы кайдан: татар иле
07.04.2010 19:44
Җәмәгать, барыгыз да күреп торасыз, бөтен җир шарында *террор* арта, көчәя. Нишләп шулай соң? Элек моны - азатлык өчен сугыш бара, дип аңлаталар иде. Дөрес түгел мени? Америка Якын-Көнчыгышны кысты, террор килде; Израиль - Палестина; Россия - Кавказ; Испания, Франция, һ. б.ка кем генә булса да башкаларны җәберли, көлә - йөгереп террор килә.
Бу инде, *Глобаль климат җылыну * әкияте генә түгел, планетаның (җир) глобаль үзгәрешләр алдында торганлыгын күрсәтә. Бөтен халыклар, бөтен кешеләр өчен уртак-гадел яшәеш кануннарсыз яшәп булмаячагын күрсәтә. Ул кануннарның күбесе инде язылган, кабул ителгән, үтәлми генә.

кем: тархан кайдан: илдән
06.04.2010 21:48
ХХ-нче гасырда Мәскәү Кырымны-татарсыз,Кырым татарларын-ватансыз калдырган иде инде.Кем инде бер кергән утка яңадан керергә теләр икән?Украина бәйсез дәүләт итеп игълан ителгәч Кырым кардәшләребез киләчәккә өметләрен менә шул яңа дәүләт белән бәйләделәр,сайлауларда тавышларын бәйсез,демократик Украина тарафдарларына бирделәр."Кырым-Россия җире,Хрущев аны Украинага законсыз бүләк итте" дип кычкыручы кара көчләр ике ил,Россия белән Украина арасында дөнья күләмендә куркыныч низагъ чыгармакчылар.Безнең Кырым кардәшләребез,билгеле инде,аларның кара эшләренә зур комачау тудыралар.Икенче яктан бу провокация белән империя тарафдарлары яңа президент В.Януковичны да сынап карамакчылар."Безнең кеше микән,юк микән?.,"янәсе.
җавап

кем: Гранит кайдан: Актаныш
09.04.2010 00:18
Маладис, татар тарханнар! Дөрес юлдан барасыз, иптәшләр!Так держать!!!

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
06.04.2010 16:58
Кар син аны, Милли Межлис тыючы золымлар Татарастанда да, Кырым да бер узэктэн идара ителэлэр икэне хэзер хэрбер кешегэ дэ ап-ачык.
җавап

кем: Вахит кайдан: Казан
06.04.2010 18:00
Урыс оккупантлары кайда да шулай котыра...Алар басып алган территорияләрне, талап алган малларны үзләрнеке итеп хис итәләр. Нәкъ бандитларча! Ләкин аларның койрыклары кысыла бара. Балтыйк буенда ничек котырганнар иде! Хәзер - шыпырт. Кавказда ничек кыландылар 10-15 ел элек. Ләкин качып беттеләр. Алар анда юк диярлек... Мондый мисаллар күп. Элекке СССРдагы илләрдә дә аларны санга сукмыйлар. Дөньялары шигрин тире кебек куырыла, тарая бара. Килер бер көн, Кырымдагы милләттәшләребез дә үзләренең АЗАТ дэүләтләрендә яши башларлар! Анда да этләшүләре бетәчәк! Кырымдагы милләттәшләргә шул бәхет хакына чыдамлык, түземлек телибез!!!