якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 01:16

дөнья

Польша президенты очкыч казасында һәлак булды

Смоленски янында Польша президентының очкычы казага очрады. Президент Лех Качинский һәм очкычтагы барлык 96 кеше һәлак булды. Очкычта Польшаның Катынь корбаннарын искә алырга баручы рәсми вәкилләр булган.

текст зурлыгы - +
Польша президенты Лех Качинскийның очкычы Смоленскига килеп җиткәндә куе томан сәбәпле казага юлыкты. Смоленски өлкәсе губернаторы Сергей Антуфьев әйтүенчә, очкычта булган кешеләрнең берсе дә исән калмаган.

Очкыч төшкән урын
Очкыч "Северный" һава аланына төшәргә җыенганда 10:50дә Смоленски өлкәсенең Печерски шәһәре янында казага юлыккан.

Очкычтагы барлык 96 кеше, шул исәптән президент Качинский һәм аның җәмәгате һәлак булган.

10 апрельдә Катыньдагы поляк хәрби зиратында 1940 елда НКВД тарафыннан атып үтерелгән 22 меңләп поляк хәрбиен искә алу чаралары үтәргә һәм анда президент Качинский да катнашырга тиеш иде.

Президент һәлак булу сәбәпле илбашы вазифалары вакытлыча парламент рәисе Бронислав Коморовскийга йөкләнде.

Премьер-министр Дональд Туск Варшауда хөкүмәтне ашыгыч утырышка җыйды.



Казага юлыккан очкычта президент карамагындагы министрлар, Үзәк банк рәисе, дәүләт башлыгы вазыйфасына намзәт Ежи Шмайдзинский, Дәүләт хәтер институты башлыгы Ян Куртыка, барлыгы 15-ләп парламент әгъзасы да булган.

Русия президенты Дмитрий Медведев казаны тикшерү өчен Владимир Путин җитәкчелегендә хөкүмәт комиссиясе төзеде.

Польша телевидениесе белдерүенчә, очкыч һава аланына төшеп утыру өчен 4 омтылыш ясаган, шуларның соңгысы һәлакәт белән тәмамланган. Ул һава аланына 1 чакрым кала урманда табылган. Тикшерүчеләр очкыч агачка бәрелү сәбәпле һәлакәткә юлыккан булырга мөмкин дип исәпли.
 
 



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: шамил баһаутдин кайдан: samar
11.04.2010 23:33
Полша дәүләтенең иң -иң түрәләрен бер очкычка утыртып җибәрү башка сыймаган ахмаклык түгел, ә бик тә мәкерле планнарның берсе. Бүгенге түрәләр генә түгел, алдагы елларга якын нәмзәтләр дә юк ителде. Бу сер Бермунд почмагыннан да сәерлерәк.Дәүләт кадәр дәүләтнең куркынычсызлык хезмәте кая караган? Әллә анда башкалар оялаганмы? Эш томанда түгел, ни өчен 90 түрә бер очкычта? Безнең буын бу серне ишетмәячәк.

кем: Muslim кайдан: Tatarstan
11.04.2010 05:34
Kachinski'gha qarata Russia jitakchelege doshmani monasabatta ide . Yawez Putin bu waqighaneng berar charasen kurgander , moghayen . Shigem yuq , ul laxlar fajighasena chenleqta bik quana . Laxstan xalqe qayghesen urtaqlasham .

кем: татар улы кайдан: татар иле
10.04.2010 23:08
Ә бит, Рәсәй хакимиятенең Польша президентын Катыньга чакырмаганын онытмагансыздыр.

кем: тархан кайдан: илдән
10.04.2010 18:24
"Катынь" фаҗигасы 70 ел буе СССР-Польша,Россия-Польша мөнәсәбәтләрендә кан саркыган яра иде.Ниһаять,бер көн элек В.Путин бу коточкыч җинаятне Сталинга сылтады.Мондый чишелешне дөньяда күпчелек уңай кабул итте.Ә бүген мәрхүмнәрне искә алырга килүче Польша президенты бөтен делегациясе белән һәлак булды.Хәзер бөтен дөнья Польшаның чиксез кайгысын уртаклаша.Авыр туфракларыгыз җиңел булсын изге юлда һәлак булган поляк кардәшләр...

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
10.04.2010 18:13
Очкыч Ту-134. Аны декабрьдэ генэ Русияда ремонтлаганнар. Яна, юньле Боинг алырга Польша хокумэтенен акчасы булмаган.
җавап

кем: Булат/ Мишәбаш
13.04.2010 11:09
Гафу АКШ тан икән сез. Ләкин бу да сезгә безнең илдән көлергә хокук бирми
җавап

кем: Булат/ Мишәбаш
13.04.2010 11:02
Ә при чем монда ремонтлау. Ул бит ватылу сәбәпле фажигагә юлыкмаган. Аннары әзрәк патриот булып кала белегез инде. Һаман илебез продуктын мыскыл итүдән ни файда . Әллә башка очкычлар юлыкмыймы фаҗигагә. Русиядә яшибез,яхшымы начармы ул безнең илебез, димәк аны якларга кирәк. Китте хәзер әллә нинди мода. Никадәр яманлыйсың илеңне, шулкадәр авторитетың зур була. Безнең очкычларга да берни булмаган, менә дигән. Диспетчерларның сүзен тыңларга кирәк. Үлем үкенечсез булмый инде. Һәлак булганнарның якыннарына ходай сабырлык бирсен.
җавап

кем: Мансур кайдан: Татарстан
13.04.2010 15:50
Патриут агайне ! Сезнен туган илегез Русия нишлэп сон без татарларны шул хэтле кыерсыта , басымчак итэ , мэгариф сисемыбызны максатчан жимерэ , телебезне кысрыклый , дин кардэшлэребезне зинданнарга утырта , узебезгэ житэкчелэр сайлау хокукыннан мэхрум итэ , табигый байлыкларыбызны талый ( 1триллион $-лык нафта чыгарылды , э безгэ пычрагы-авырулары гына калды) ? Шулай итеп , Сезнен туган илегез Русия безнен туган илебез Татарстанны колониал коллыкта тота . Без монын белэн хич килешэ алмыйбыз хэм Ватанбызнын ирекле , бэйсез дэулэт булувын телибез ! Безнен максат шул .
җавап

кем: Булат/Мишәбаш
15.04.2010 22:46
Ә Сез менә шул Татарстаныбызны яклап шәхсән ни эшләдегез. Сезне кайчан килеп әле Мәскәүдән кысып йөрделәр соң? Белмим , әле минем татар булганым өчен беркайчан да кимсетүле сүз ишеткәнем юк. Армия сафларында вакытта да беркеше дә миңа син татар -фәлән дип әйтмәде. Ә инде хәзер нидә булса кычкырырга соң, дуслар. Суверинететны ала алган кадәр алыгыз дигәндә авыз ачып йөрисе түгел иде. Телгә карата да , әле бер кешегә дә татарча сөйләшкәне өчен авызына сукканнарын күргән юк. Безнең Россия уртасында урнашуыбыз, менә монысы кызганыч ,әлбәттә. Чөнки без беркайчан да мөстәкыйль ил була алмабыз. Безгә бит экономик блокада ясап куялар да, без шул нефтебезне зинһар алыгыз дип чиләкләп өләшеп йөриячәк. Объективрак булырга кирәк, һәр Республиканың үз байлыгы бар. Татарстанны гына дөнья кендеге итеп күрү гадәтен ташлыйк инде. Сүз дә юк, телебезне, динебезне сакларга кирәк. Әмма аны үзебез югалтабыз, аны белмәүдә рус халкының тамчы да габе юк.

кем: Зөлфия Кадыйр кайдан: Казан
10.04.2010 18:08
Нинди зур фаҗига! Нинди зур кайгы Полша халкына! Илнең бөтен югары хәкимият башлыклары Русия сазлыкларында хәләк булды. Мындый хәлнең сугыш вакытында да булганы юк иде әле. Коточкыч һәм бик сәер фаҗига.