киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


төркия

Израил Төркия көймәләрен кайтарды

07.08.2010

Израил 31 майда Газзә Сызыгында кулга алынган Төркия ярдәм көймәләрен бу атнада Төркиягә кире кайтарды. Израил узган атнада көймәләргә булган һөҗүм турында БМО карамагында бәйсез тикшерү комиссиясен төзү тәкъдиме белән килеште.

31 майда Израил хәрбиләре блокадада калган Газзәгә ярдәм ташырга теләгән Төркия көймәләренә һөҗүм оештырып, көймәләрне кулга алды. Анда 9 кешенең үлүе Төркия-Израил мөнәсәбәтләренә зур зыян салды.

Ираил бу атнада кулга алынган бу көймәләрне Төркиягә кайтаруын игълан итте. Көймәләр 8-9 августта Төркия портына барып җитәр дип көтелә.

Көймәләрне кайтару белән бергә Төркия рәсмиләренә хат юллаган Израил Тышкы эшләр министрлыгы Төркиядән Газзәгә моннан соң көймәләр җибәрүне туктатырга кушты.

Хатта Израил ягының Газзәгә кирәк әйберләрне үзе җибәреп торуы язылган.

Израил Төркия тәләбе белән ризалаша


Израил хакимияте 23 июльдә көймәләрне кайтаруы турында карарны Анкараның дипломатик тырышлыкларыннан соң  кабул итте.

Һөҗүмнән соң Төркия ягы Тел Авивга кисәтү җибәреп, һөҗүмнәрне тикшерәчәк халыкара бәйсез бер комиссия төзелүен һәм Газзәгә оештырылган блокаданы туктатырга чакырган иде.

Төркияннең бәйсез тикшерү уздыру карарына озак вакыт каршы булган Израил узган атна ахырында һөҗүмне тикшерү өчен БМО тарафыннан комиссия төзү фикере белән ризалашты.

Израилнең тәүге тапкыр хәрбиләренең гамәлләре турында БМО тикшерүен кабул итүе Төркиянең зур дипломатик казанышы дип аталды.

Израил 31 майда көймә юлчыларын берничә сак астында тотып, соңыннан аларның күпчелеген Төркиягә кире кайтарды.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
07.08.2010 22:32
Берәр сүз язмакчы идем Төркия- Израил мөнәсәбәтләре турында, юк булмый икшн. "Бу форум ябык" дип язылган. Димәк яһудиләр бар форумнарны тикшереп бара һәм татарларның шушы темага кысыласын теләми. Менә шулай, "ябык" һәм шуның белән вәссәләм!

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
07.08.2010 22:04
Нык булсаң үз позициәңдә дошман чигенә, чигенми мөмкин түгел, чөнки заклык Төркия ягында.